Майкага төрелгән сабый пакет эчендә җан бирә

-- Лэйсирэ

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу хәлгә Салават шәһәрендә җир казу эшләре барышында 18 майда тап булганнар. «Бала хатын-кыз майкасына төрелгән һәм полиэтилен пакетка салынган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай бер ай чамасы элек һәлак булган», — дип сөйләгән агентлыкка үз чыганагы.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсендә бу табылдык буенча тикшерү баруын хәбәр иткәннәр.

Судмедэкспертиза баланың ни сәбәпле үлүен ачыклаячак.

Интертат

Бәйле