Мин алтын көз көнендә, әти-әниемнең көтеп алган баласы булып дөньяга килгәнмен. Тик шатлыклы көннәр озакка бармаган, әтиемне көтмәгәндә паралич сугып, ул бик озак аңсыз килеш чирләп яткан. Аннары әти кая киткән – мин бу хакта берни дә белмим. Терелеп, исән-сау булса да, безнең янга башка әйләнеп кайтмаган ул. Фронтка да алмаганнар аны.
Миңа 2 яшь тулганда энем Сәгадәт туган. Әниемнең кулында ике ятим калганбыз. Безне әнинең карт әти-әнисе үстерешкән. Бу өйдә ятимнәр бер без генә булмаганбыз әле, әниемнең энесе 1941нче елда сугышка китә, шул китүдән хәбәрсез югалды дигән кайгылы хәбәре генә килә. Салам түбәле бәләкәй генә шушы өйдә өч бала белән җиңги, ике бала белән безнең әни, әби белән бабай – барлыгы 9 кеше яши.
Миңа – 9, энемә 7 яшь булганда әни авырып китте. Әнинең: «Гөлсинәне әтисенә бирегез, авыр булса да, Сәгадәтне үзегез үстерегез», – дип әйткән сүзен әле дә хәтерлим. Мине әтигә бирмәделәр, әнинең бертуган сеңлесе Зәйтүнә апага илтеп бирделәр. Ул Ютазы районының Алма-Ата дигән авылында укытучы булып эшли, үзенең дә 2 яшьлек Ирек исемле улы бар иде.
Балачагымның газаплы чоры шул еллардан башланды. Апа – коммунист кеше. Төрле иҗтимагый эшләрдә катнаша, эше күп, өйгә кайтып та керә алмый. Җизни колхозның хуҗасы – хисапчысы. Бөтен хокук үз кулында булгач, көн дә исерек, үзен бик тәртипсез тота, йодрыкларын да уйната. Берсендә җизни исереп кайтты да апа кайтканчы ишекне эчтән бикләп куйды. Гыйнварның өздергән суык киче иде бу. Апаны кертми торгач, мин барып, ишекне ачкан өчен, мине – 9 яшьлек баланы бер кат эчке күлмәктән урамга чыгарып аткан иде. Шунда соң чиккә җитеп туңганымны, өй эчендә бик каты сугышкан тавышлар килгәнен хәтерлим. Ә ничек өйгә керткәннәрен хәтерләмим. Шуннан соң салкын тиеп, бик каты авырган идем. Мине, үлә, дип, әбием белән бабамнарга илтеп ташлаганнар. Ике ай ятканнан соң, тәмам ябыгып, коры сөяккә калсам да, акрын гына торып йөри ала башладым.
Шуннан тагын апа килеп, мине озын тагаракка салып, үзләренә алып китте. Бу вакытта инде ул икенче баласын көтә иде. 1947нче елда Нилны тапты. Көчем, хәлем булмау сәбәпле, бала карау минем өчен аңлата алмаслык газап иде. Җизнинең миңа күз карашы үзгәрде, аннан куркып, урамга чыгып йөгерә торган идем. Өйдәге хәлне беркемгә дә сөйләмәскә, дип, мине бик нык кисәтеп куйганнар иде.
Балачагым шулай бернинди җылы, наз күрми, кадерсезлектә узды.
Бала чакларымда
Җырладым да җырладым.
Әнкәемне сагынып,
Чирәмнәргә ятып еладым.
Күңелемнең моңнарын
Беркем дә аңламаган.
Башларымнан сыйпап,
Беркем дә назламаган.
Кагыласың, сугыласың
Үз әнкәең булмагач.
Бер кем күрми, ишетми,
Үз башына төшмәгәч.
Еракта, бик еракта
Калды сабый чак моңнарым.
Сәламәтлектә, бәхеттә
Булса иде киләчәк көннәрем.
Гөлсинә ӘХМӘТХАНОВА, Бөгелмә шәһәре