Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенең көндезге бүлеген быел 124 кеше тәмамлый. Яшел Үзән, Биектау һәм башка районнардан килеп гыйлем үзләштерүчеләр арасында Казанда яшәүче сиксән яшьлек Фәния апа Закирова да бар. Фәния апа белән узган ел ук танышып, очрашкаласак та, диплом алмыйча, газетага язуга каршы булды. Башта теләгемә ирешим, ашыкмыйк, дип кырт кисте. Менә, ниһаять…
Сиксән яшьлек әби Мөхәммәдия мәдрәсәсенә ирекле тыңлаучы буларак та йөри алган булыр иде. Тик ул кыен чакларда да бирешми, бергә укырга кергән сабакташларыннан калышмас өчен дәреслекләргә чат ябыша. Дәрестән соң да күп укый, китапханәләргә йөри. Дөрес, яшь үзенекен итә. Соңгы елда уку авыррак бирелә аңа, күрүе дә начарланган. Кесәсендә лупа йөртә башлаган. Дүрт ел дәвамында сабакташларының да ярдәмен күп күрә, укытучылар да мәрхәмәтле була. Үҗәтләнеп, алдына максат куеп, алга барырга, үсәргә тырышкан кешегә ничек булышмыйсың, ди. Дүрт ел буе имтиханнарга әзерләнеп, алны-ялны белмәгән сабакташларын шушы көннәрдә: “Беттедәме, тагын бер ун ел укыр идем әле…” – дип әйтеп, көлдерә һәм таң калдыра Фәния апа.
Ә тормыш дулкыннары аны гомер буе озатып йөри, кайчак шулкадәр китереп бәрә: иркенләп тын алырга да вакыт калдырмый. Мәдрәсәдә уку нәрсә белән истә калды дигәч: “Пәйгамбәрләр тарихына исем китте”, – диде. Бигрәк тә, Әюп пәйгамбәр хакында яратып сөйләде. “Күңелне гел нәрсәдер борчый иде минем. Мәдрәсәгә укырга кергәч кенә тынычландым, сорауларыма җавап таптым”, – ди ул. Дин сабагы өйрәнергә балачактан хыяллана. Фәния апа Ютазыда яшәгәндә Мөхәммәдиягә укырга керергә өч мәртәбә омтылыш ясый. Беренчесендә, читтән торып белем алырга документлар тапшырырга уйлап йөргәндә, кисәк әнисе вафат була. Икенче тапкыр җыйналгач кына, апасы үлүен шалтыратып әйтәләр. Аның гаиләсенә, балаларына булышырга кирәк. Уку теләге тагын артка чигенә. Ютазыдан Казанга китәргә җай чыкмаса да, мәчеткә йөрергә вакыт таба. Ураза вакытында мәчеттә Коръән укучы муллаларга ашарга пешереп тора. Шунда намазга баса, Коръән укырга өйрәнә. Иренә инсульт булгач кына, мәчеткә барулар сирәгәя.
Дүрт ел элек мәдрәсәдә гаризасын, олы яшьтә укый алырсыңмы икән, дип кабул итәләр. Имтиханны җиңел тапшыра. Коръәнне укып күрсәткәч, әйбәт, дип чыгарып җибәрәләр. Ул чагында оныгы белән Казанга күченгән чагы. Ничә еллар мәчеткә йөрүнең дә файдасы тия, анда барган саен күңелгә нәрсәдер салына, бер хәреф булса да өстәлә, ди ул. Фәния апа укырга керергә өлгереп кала. Узган елдан башлап, мәдрәсәгә шәкертләрне көндезге бүлеккә 60 яшькә кадәр генә алалар.
– Көн-төн укыдым, читен иде. Әюп пәйгамбәрнең күргәннәре янында безнекеләр чүп кенә дип тынычлана идем, – ди Фәния апа. – Кешеләрне дәвалаучы әлеге пәйгамбәрне Аллаһы Тәгалә гел сынаган. Ул азаккы чиктә дә бирешмәгән, сынмаган, беркемне дә каһәрләмәгән. Минем дә, тормышымны сөйләсәмме?! Энем китте, әти-әни китте, апа китте… Берничә ел эчендә бер-бер артлы югалтулар. Барысы да минем кул аша узды. Алардан соң иремә инсульт булды, кузгала да алмады, алты ел кашыктан ашаттым. Кияү белән кыз юл һәлакәтенә очрады. Ире үлде, кызым көч-хәл белән аякка басып, ике таяк белән йөри башлады. Ирем – урын өстендә, оныкка яшь ярым, кыз да үзен карарлык түгел. Кызыма, түз, дип әйтәм дә, үзем даруга йөгерәм, хастаханәгә чабам. Кечкенә баланы алдыма утыртып сөям дә, түз, дим. Урын өстендәге иремә дә шул сүзне кабатлыйм. Телемдә һаман бер сүз: “Түз, түз, түз!..” Кызым да, ирем дә китеп бардылар…
Фәния апа шуңа инанган: сынаусыз кеше юк, Аллаһы Тәгалә шулар аша түземлекне сыный. Алда адәм баласын яхшылыклар көтеп тора, сынауларны үтмичә, аларны күрмисең. Сынау вакытында акрып елап, урам буйлап зарланып йөрүдән генә җиңеллек килми. Раббым, түземлек бир, дип сорарга кирәк. Сиксән яшьлек әби булганына шөкер итә. Ике кызы урнашкан, оныгы үз янында, мәдрәсәдә уку хыялы тормышка ашкан.
Шушы көннәрдә генә тәравих намазында бер ел элек улын югалткан ана белән очрашканнар. Фәния апа аны: “Улыңны озатканда ук әйтеп куйдым: йөзәр авырлык күтәргән бәндәләр бар җир йөзендә, түзәләр бит, дидем. Синең беренче сынавың. Калган балаларың, оныкларың, ирең хакында уйла. Ризалаш язмышка. Елама, син елаганга карап берни үзгәрми. Мәдрәсә гыйлемең бар, төркем җый да укыт. Дин сабагында тынычлык табарсың! Тәкъдиргә язылганнан качып булмый…”– дип үзенчә юата.
Тагын бер хикмәтле нәрсә сөйләде әле ул. Берсендә, күрше килене кереп, урын өстендә яткан каенанасының хәле авыраюын әйтеп, үзләренә чакыра. Ясин укый башлагач, хастаның хәле әйбәтләнгәндәй була. Фатирына чыгарга да өлгерми, тагын кереп җитә күршесе. Бергә аралашкан карчык мине танымады, син кем, дип сорады. Әнә күрәсеңме, ишек башында бәп-бәләкәй фәрештәләр утыра, ди бу. Кара әле, син дә бәләкәй бит, ди. Ә Раббым, әнә теге почмакта мине көтә, ди. Киленен дәштем, әйберләрен караштыр, вакыты җитә, дим. Утырган җиреннән шундый җиңел китеп барды.
Ул карчык ятим үскән, бер туганыннан икенчесенә йөргән, ачыккан. Гомер буе беркемнән яхшылык күрмәгән, башкаларны кайгырткан. Аның язмышы минекеннән дә катлаулырак. Күрше карчык мәктәпкә йөрмәгән, Коръән дә укый белми иде, ә кулыннан тәсбих төшмәде. Зекер әйтеп, тәсбих тартты. Аны фәрештәләр алып китеп барды…
“Фәния апа безнең янда үзен олы хис итмәде, иркен тотты, тормышында авырлыклар булса да, аларны бүтәннәргә сөйләп борчымады, мин карт дип, сыкранып йөрмәде. Укуга илһамланып тотынды, ә имтиханнар вакытында аңа түгел, яшьләргә дә авырга туры килгәли иде”, – ди аның белән аеруча якын аралашкан сабакташы Гүзәл Измаилова. Менә шундый ул Фәния апа.
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан