Телемдә һаман бер сүз: “Түз, түз, түз!..” [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Казандагы Мөхәммәдия мәд­рәсәсенең көндезге бүлеген быел 124 кеше тәмамлый. Яшел Үзән, Биектау һәм башка районнардан килеп гыйлем үзләштерүчеләр арасында Казанда яшәүче сиксән яшьлек Фәния апа Закирова да бар. Фәния апа белән узган ел ук танышып, очрашкаласак та, диплом алмыйча, газетага язуга каршы булды. Башта теләге­мә ирешим, ашыкмыйк, дип кырт кисте. Менә, ниһаять…

Сиксән яшьлек әби Мөхәммә­дия мәдрәсәсенә ирекле тыңлаучы буларак та йөри алган булыр иде. Тик ул кыен чакларда да бирешми, бергә укырга кергән сабакташларыннан калышмас өчен дәреслек­ләргә чат ябыша. Дәрестән соң да күп укый, китапханәләргә йөри. Дөрес, яшь үзенекен итә. Соңгы елда уку авыррак бирелә аңа, күрүе дә начарланган. Кесәсендә лупа йөртә башлаган. Дүрт ел дәва­мын­да сабакташларының да ярдәмен күп күрә, укытучылар да мәр­хә­мәт­ле була. Үҗәтләнеп, алдына мак­сат куеп, алга барырга, үсәргә тырышкан кешегә ничек булышмыйсың, ди. Дүрт ел буе имтиханнарга әзер­ләнеп, алны-ялны белмәгән сабакташларын шушы көннәрдә: “Бет­тедәме, тагын бер ун ел укыр идем әле…” – дип әйтеп, көлдерә һәм таң калдыра Фәния апа.

Ә тормыш дулкыннары аны гомер буе озатып йөри, кайчак шулкадәр китереп бәрә: иркенләп тын алырга да вакыт калдырмый. Мәдрәсәдә уку нәрсә белән истә калды дигәч: “Пәйгамбәрләр тарихына исем китте”, – диде. Бигрәк тә, Әюп пәйгамбәр хакында яратып сөйләде. “Күңелне гел нәрсәдер борчый иде минем. Мәдрәсәгә укырга кергәч кенә тынычландым, сорауларыма җавап таптым”, – ди ул. Дин сабагы өйрәнергә балачактан хыяллана. Фәния апа Ютазыда яшәгәндә Мөхәммәдиягә укырга керергә өч мәртәбә омтылыш ясый. Беренчесендә, читтән торып белем алырга документлар тапшырырга уйлап йөргәндә, кисәк әнисе вафат була. Икенче тапкыр җый­нал­гач кына, апасы үлүен шалтыратып әйтәләр. Аның гаиләсенә, балаларына булышырга кирәк. Уку теләге тагын артка чигенә. Ютазыдан Казанга китәргә җай чыкмаса да, мәчеткә йөрергә вакыт таба. Ураза вакытында мәчеттә Коръән укучы муллаларга ашарга пешереп тора. Шунда намазга баса, Коръән укырга өйрәнә. Иренә инсульт булгач кына, мәчеткә барулар сирәгәя.

Дүрт ел элек мәдрәсәдә гаризасын, олы яшьтә укый алырсыңмы икән, дип кабул итәләр. Имтиханны җиңел тапшыра. Коръәнне укып күрсәткәч, әй­бәт, дип чыгарып җибәрә­ләр. Ул чагында оныгы белән Казанга күченгән чагы. Ничә еллар мә­четкә йөрүнең дә файдасы тия, анда барган саен күңелгә нәрсәдер салына, бер хәреф булса да өстәлә, ди ул. Фәния апа укырга керергә өл­гереп кала. Узган елдан башлап, мәдрә­сәгә шәкертләрне көндезге бү­леккә 60 яшькә кадәр генә алалар.

– Көн-төн укыдым, читен иде. Әюп пәйгамбәрнең күргәннәре янында безнекеләр чүп кенә дип тынычлана идем, – ди Фәния апа. – Кешеләрне дәвалаучы әлеге пәй­гам­бәрне Аллаһы Тәгалә гел сынаган. Ул азаккы чиктә дә бирешмә­гән, сынмаган, беркемне дә каһәр­лә­мә­гән. Минем дә, тормышымны сөй­ләсәмме?! Энем китте, әти-әни китте, апа китте… Берничә ел эчендә бер-бер артлы югалтулар. Барысы да минем кул аша узды. Алардан соң иремә инсульт булды, кузгала да алмады, алты ел кашыктан ашаттым. Кияү белән кыз юл һәлакәтенә очрады. Ире үлде, кызым көч-хәл белән аякка басып, ике таяк белән йөри башлады. Ирем – урын өстен­дә, оныкка яшь ярым, кыз да үзен карарлык түгел. Кызыма, түз, дип әй­тәм дә, үзем даруга йөгерәм, хас­таханәгә чабам. Кечкенә баланы алдыма утыртып сөям дә, түз, дим. Урын өстендәге иремә дә шул сүзне кабатлыйм. Телемдә һаман бер сүз: “Түз, түз, түз!..” Кызым да, ирем дә китеп бардылар…

Фәния апа шуңа инанган: сынау­сыз кеше юк, Аллаһы Тәгалә шулар аша түземлекне сыный. Алда адәм баласын яхшылыклар көтеп тора, сынауларны үтмичә, аларны күрмисең. Сынау вакытында акрып елап, урам буйлап зарланып йөрү­дән генә җиңеллек килми. Раббым, түземлек бир, дип сорарга кирәк. Сиксән яшьлек әби булганына шөкер итә. Ике кызы урнашкан, оныгы үз янында, мәдрәсәдә уку хыялы тормышка ашкан.

Шушы көннәрдә генә тәравих намазында бер ел элек улын югалткан ана белән очрашканнар. Фәния апа аны: “Улыңны озатканда ук әйтеп куйдым: йөзәр авырлык күтәргән бәндәләр бар җир йө­зендә, түзәләр бит, дидем. Синең беренче сына­вың. Калган бала­ларың, оныкла­рың, ирең хакында уйла. Ризалаш язмышка. Елама, син елаганга карап берни үзгәрми. Мәд­рәсә гыйлемең бар, төркем җый да укыт. Дин сабагында тынычлык табарсың! Тәкъ­диргә язылганнан качып булмый…”– дип үзенчә юата.

Тагын бер хикмәтле нәрсә сөйләде әле ул. Берсендә, күрше килене кереп, урын өстендә яткан каенанасының хә­ле авыраюын әйтеп, үзләренә чакыра. Ясин укый башлагач, хас­таның хәле әйбәтләнгәндәй була. Фатирына чыгарга да өлгерми, тагын кереп җитә күршесе. Бергә аралашкан карчык мине танымады, син кем, дип сорады. Әнә күрә­сеңме, ишек башында бәп-бәләкәй фәреш­тәләр утыра, ди бу. Кара әле, син дә бәләкәй бит, ди. Ә Раббым, әнә теге почмакта мине көтә, ди. Киленен дәштем, әйберләрен караштыр, вакыты җитә, дим. Утырган җиреннән шундый җиңел китеп барды.

Ул карчык ятим үскән, бер туганыннан икенчесенә йөр­гән, ачыккан. Гомер буе бер­кемнән яхшылык күрмәгән, башкаларны кайгырткан. Аның язмышы ми­не­кеннән дә катлаулырак. Күрше карчык мәктәпкә йөр­мәгән, Коръән дә укый белми иде, ә кулыннан тәсбих төшмәде. Зекер әйтеп, тәсбих тартты. Аны фә­реш­тәләр алып китеп барды…

“Фәния апа безнең янда үзен олы хис итмәде, иркен тотты, тормышында авырлыклар булса да, аларны бүтәннәргә сөйләп борчымады, мин карт дип, сыкранып йөрмәде. Укуга илһамланып тотынды, ә имтиханнар вакытында аңа түгел, яшьләргә дә авырга туры килгәли иде”, – ди аның белән аеруча якын аралашкан сабакташы Гүзәл Измаилова. Менә шундый ул Фәния апа.

Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Бәйле