Хаҗдан барып кайтучының башыннан кичкәннәре [хат]

-- Лэйсирэ

Узган елгы хаҗдан кайтуыбызга күп вакыт узды, инде кемнәрдер быелгысына әзерләнәдер. Хаҗга барып кайтучы апаларның елый-елый сөйләгәннәрен авыз ачып тыңлыйм, килешүемне белдереп, баш селкеп утырам, ләкин күңелем белән аңлап бетермим: барганнар-күргәннәр, мөселман өчен фарыз булган изге хаҗ гамәлен үтәгәннәр, шулай булгач, нигә күз яше түгеп утырырга инде? Киресенчә, канәгать елмаерга кирәк бит. Шатлык күз яше булуын да аңлыйм, ләкин күңел һаман карыша…

Хаҗ гыйбадәтен бик үтисем килә, ләкин, бердән, мөмкинлек булмады, икенчедән, күңелдә курку. Дөньясы да тәмам чуалып бетте, әле тегендә, әле монда атыш-үтереш. Самолет мәтәлеп төшә, поезд рельстан чыга, машиналар бәрелешә, пароход комга утыра… Ә йөрәк боларны кире кага: ниятең изге булса, Аллаһ юлы чиста булыр. Менә шундый каршылыклы уйлар белән изге сәфәргә мая туплый башладык. Баш тагын ашыктыра: «Тизрәк бул, хаҗ вакыты ел саен елның кызу чорына күчеп бара». Калеб әйтә: «Ашыкма, Аллаһ Белүче, Ул сиздерер». Һәм Ул белдерде дә. Алдагы елгы хаҗ өчен ташламалы бәя белән түләп куюның соңгы көнендә, юк, хәтта сәгатендә: «Барабыз!» – дидек. Шулай итеп, беренче адым – ният ясалды. Алда бер елга якын вакыт, ә күңел инде ашкына.

Хәстәрлеккә иртәрәк булса да, башлап җибәрергә туры килде. Әни әйтмешли, хөкүмәт хезмәтендәге кеше бит әле без. Чираттагы ял бер ел алдан ук планлаштырыла. Үч иткәндәй, соңгы елларда аны икегә бүлеп, икешәр атна бирү модага керде. Ә миңа тулы ял кирәк булачак. Икенче проблема – китү көнен бер ел алдан билгели алмыйлар, ә монда датасы белән сорыйлар. Өченчедән, синең урынга эшләп торачак коллегаңның ризалыгы булу мөһим. Менә никадәр киртә узасы бар.

Әлхәмдүлилләһ, килештек, җитәкчебез дә ризалыгын бирде. Хәзер инде үзебезне рухи яктан әзерли башларга кирәк. Монысы иң кыеныдыр. Күпме генә карышма, шайтан итәккә ябышкан, артка сөйри. И, саный китсәң, гөнаһлар җитәрлек лә ул. Ә хаҗга чиста күңел белән барасы килә.

Хаҗга баручылар өчен укулар оештыру кагыйдәгә әйләнде. Безнең төркемне дә бер-ике тапкыр җыеп, юлга хәстәрлек, хаҗ тәртибе белән кыскача таныштырдылар, калган мәгълүмат телефон аша бирелде. Ә инде юл хәстәрлегенә килгәндә, хаҗда булган һәркем үзенчә аңлатты. Берсе: «Үзегез белән тушенка, ярмалар алыгыз», – дисә, икенчесе: «Берәү дә ачка үлми, кибеттән алырга була», – диде. Өченчесе: «Анда ипи юк, сохари алырга онытмагыз», – дип өстәде. Шунысында гына уртаклык булды: автобуста тәүлектән артык барасы – ашарга кирәк. Юлга тиз пешә торган токмач, бәрәңге алдык. Чәйсез дә булмый.

Ерак сәфәргә даруларсыз чыгарга ярамый. Телефон аша кул астында булырга тиешле дарулар һәм материаллар исемлеген җибәрделәр. Аптекада шундук аңладылар: «Хаҗга җыенасызмы?» – дип сорый сатучы. Шуларга үз чирең буенча куллана торганнарын да өстәгәч, алдан әзерләп куйган савытка сыймады да.

Киемне артыгын алмаска киңәш иттеләр. Согуд Гарәбстанында эссе, кер тиз кибә, алмашка ике күлмәк җитә икән. Бу чынлыкта шулай. Тик менә киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәк бик уңышлы түгел, тирләгәч дымлана һәм тиз генә кипми. Урамнан кондиционерлар эшләп торган мәчет эченә кергәч, дымлы күлмәкнең сәламәтлек өчен файдалы булмавын аңлатып торасы юктыр. Шуңа күрә составында синтетика булганы уңайлырак, әмма йөз процентлысы түгел. Мәчет эчендә кияр өчен җылы носки да кирәк.

Мин кызу һаваны авыр кичерәм, шуңа да урамга бик чыкмаска тырыштым. Ә хаҗ көннәрендә холык күрсәтеп, әем-мәемләп булмый шул, бар да үз тәртибе буенча барырга тиеш. Минада адашып каласың килмәсә, беренче көнне үз төркемеңнән бер адым да читкә тайпылмаска тырышасың. Хәтта аяк бармагындагы сөялнең тишелеп каный башлавына да игътибар итмисең.

Кызу кояш астында тирләп-пешеп ничәдер километр йөреп кайтканнан соң, чират торып душ керүнең рәхәтлеген әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Палаткада бергә торган үзбәк апа-әбиләр белән гөр килеп сөйләшү, гореф-гадәтләр темасына сөйләшүләр… Бу юлларны язганда мин аларны күргәндәй булам. Әнә, дүрт яшьлек малай уянды да як-ягына карана башлады. Әнисе су алырга дип чыгып киткән иде. Сөбханаллаһ, елау түгел, шыңшымый да. Ә бит иртәгә аны сынауларның тагын да катлаулырагы – Гарәфәгә бару, аннан Мөздәлифә үзәнендә төн куну көтә. Сумкада булган байлыктан малайга өлеш чыгарабыз. Елмаеп, баш селки. Рәхмәт әйтүе.

Хаҗ гыйбадәтен үтәгәндә мин бер нәрсәгә инандым: ният нинди – гамәлең шундый. Каршыга килгән уңайдан, җилкә аша эленгән кечкенә сумканы тартып алучының нияте белән, инвалид коляскасында утырган олы яшьтәге авыру әтисен этеп йөрүченең ниятен чагыштырып булырлыкмы соң?

Сабыр бул: аяк астына, як-ягыңа каран, тик күпне күрмә һәм ишетмә; ашыкма да, артта да сөйрәлмә; шыңшыма, зарланма; игътибарлы-ихтирамлы бул; нәфесеңне тый, башкаларга комачаулама… Сабырлык янына, һичшиксез, сәламәтлекне куяр идем. Юкка гына белешмәләрдә хаҗ сәфәренә киртә булган авырулар исемлеге бирелмидер. Ләкин моңа артык игътибар итмәүчеләр бар икән. «Хаҗ-фонд» җәмгыяте табиблары белән шул хакта фикер алышырга насыйп булды. Бу вазыйфаны Уфа шәһәреннән Әдип Мөэминов башкара. Ул беренче хаҗын алты ел элек кыла. Шул вакыттан башлап ел саен хаҗ вакытында табиб буларак эшли. Алай гына да түгел, табиблар бригадасы оештыра. 2017нче елда фонд җитәкчелеге аңа баш табиб урыны тәкъдим итә. Ни өчен шушы катлаулы юлны сайлаган ул? Югыйсә, Уфада танылган хөрмәтле белгеч була. Җавап гади: Аллаһы ризалыгы өчен. Укучыларга аның белән әңгәмәне тәкъдим итәм.

– Әдип әфәнде, шактый вакыт чит илдә яшисез. Якыннарыгыз моңа ничек карый?

– Уңай. Мин бит ял итү максаты белән яшәмим бу илдә, гаиләмне туендырам. Икенчедән, улым да үз янымда.

– Үзегез хаҗ кылырга өлгерәсезме?

– Әлбәттә. Безнең бригадада 8 ир-ат һәм 4 хатын-кыз. Алар ЛОР, невролог, гомуми практика табибы, хирург, гинеколог, анестезиолог, кардиолог. Эш тәүлек әйләнәсендә оештырыла.

– Ә хаҗ вакытында?

– Медикаментлар тутырылган рюкзакны аркага асып, хаҗилар белән Минага юнәләбез. Анда безнең өчен махсус палатка корыла. Аннан Гарәфәгә, Мөздәлифәгә барабыз. Кыскасы, хаҗилар янында. Безнең максат – кешегә хаҗ гамәлен үтәргә ярдәм итү.

– Монда килү белән, кеше берничә көннән авырый башлый. Сәбәбе нидә?

– Беренчедән, климат үзгәрә. Шуңа юл авырлыгын өстәргә кирәк. Бу челләдә кондиционерсыз мөмкин түгел. Үтәли җилгә ияләшмәгән организм тиз бирешә, күпләргә салкын тия. Салкын су эчәләр – тамак шешеп чыга. Шуңа күрә күбрәк салкын тиеп мөрәҗәгать итәләр. Икенче чир – аякка сөял чыгу. Монысы, нигездә, аяк киеме уңайлы булмау белән бәйле. Биредә гел җәяү йөрергә туры килә. Согуд Гарәбстанында, гомумән, җәмәгать транспорты йөрми. Бары тик таксилар гына.

Йөрәк-кан тамыры белән бәйле авыруларга зарланучылар күп. Кыскача әйткәндә, шушы еллар дәвамында шактый тәҗрибә тупланды. Дөрес, хастаханәдәге кебек дәвалау курсы оештыру мөмкин түгел, шулай да беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган дару, медикаментлар һәм аппаратлар бар. Шулай да хаҗилар үз сәламәтлеге турында алдан кайгыртырга, ягъни үзләренә кирәкле даруларны алып килергә тиеш. Аэропортта проблема килеп чыкмасын өчен, һәр даруны үз савытында һәм инструкциясе белән алырга кирәк. Кайбер хасталарга кунакханә шартларында ярдәм итү мөмкин түгел. Узган ел, мәсәлән, бөере авырткан бер кеше килде. Аның бөерен ясалма бөер аппараты ярдәмендә чистарту таләп ителә икән. Хаҗга баруы турында табибка әйтеп тә тормаган. Аның ягыннан бу зур хата дияр идем. Аллаһының шәфкате киң, Мәккә хастаханәсендә ярдәм күрсәтелде, һәм ул хаҗ кылып, исән-сау кайтып китте.

– Кеше хаҗга үзен ничек әзерли башларга тиеш?

– Ният кылу белән үк, сәламәтлекне ныгытуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта участок терапевты белән киңәшләшергә. Күбрәк җәяү йөрергә. Хаҗ сәфәрендә киячәк аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Нигездә, бу – сандали. «Яңа аяк киеме белән килмәгез», – дип күпме кисәтелсә дә, колак салмый кайберәүләр. Өс киеме дә уңайлы, иркен, «сулый» торган тукымадан булса яхшы. Икенчедән, монда даими чирләр баш калкыта. Моңа әзер булырга кирәк.

– Практикагызда үлем очрагы булдымы?

– Әлхәмдүлилләһ, юк.

Гомер булмаганны, ике аякның бармаклар арасына сөял чыкты. Махсус пластырь белән ябыштырып куйдым. Тик файдасы юк. Мондый чакта аякны юарга ярамаганлыгын беләм, тик тән душ таләп итеп тора. Бер көн түздем, икенче көнне түзә алмаслык итеп сызлый башлады. Бәхеткә, табиблар без яшәгән кунакханәгә урнашкан.

– Башта ук киләсең калган. Аякларыңны суга тыга күрмә. Үзең белән алып килмәгән булсаң, мазьны даруханәдән алырга туры килер. Кисәтеп куям: монда дарулар бик кыйммәт, – дип табиб ханым миңа рецепт сузды. – Бүген менә моны сөртеп, бәйләп куйыйк.

Наилә исемле икән. Акушер-гинеколог. Ел саен отпускысында килә. Ә гомрә вакытында ялны үз хисабына ала. Аңа да сорауларымны яудырам:

– Наилә ханым, кеше күп мөрәҗәгать итәме?

– Көненә җитмеш тирәсе, дисәм, азмы-күпме? Без кешегә рухи яктан да ярдәм итәргә тырышабыз. 2016нчы елда сигез айлык авыры булган хатын килгән иде. Үзенә сиздермәсәк тә, күңел тыныч түгел. Шундый ерак сәфәргә алып чыккан иренә дә сабырлык кирәк. «Әллә соң быелга хаҗ гамәлен кылмаска инде?» – ди ул. Башка шартларда бу сүзләрне мин үзем әйтер идем, ә монда ситуация башка. «Аллаһы Тәгалә Үзе китергән икән, ярты юлда туктамагыз. Коляскада тартып йөрерсең хатыныңны», – дим. Хаҗ вакытында күз гел шуларны эзләде. Җәмәратка барганда (таш ату урыны) очраттым. Талчыгулары йөзләренә чыккан, ләкин икесе дә шат елмая. «Аллаһы рәхмәте булсын сезгә. Барысы да әйбәт», – дип, кулымны кыса хатын. Шатлыктан еладым.

Бераз гына алга китеп, шушы урын турында язып китим әле. Хаҗдан кайткач: «Таш атканда кысылып үлмәсәләр ярар иде дип кайгырдым», – диючеләр булды. Хак булса, узган ел хаҗ кылучылар саны биш миллионнан артык булган. Тәваф кылганда, Әл-Хәрам мәчетендә халыкның күплеге сизелде. Ә менә Җәмәратка бару, таш ату бөтенләй катлаулы булмады. Сабырсызланып, алга ыргылмаска гына кирәк.

Инде таныш табиблар белән, очрашкан саен, хәл-әхвәлләребезне белешеп тордык. Ә теге сулы сөялгә сөртә торган мазьга килгәндә, бүлмәдәшләрнең берсе һөнәре буенча табиб булып чыкты. Даруханәгә баруның кирәге калмады – Лилия бирде. Язып куегыз һәм үзегез белән алырга онытмагыз: Д-Пантенол (декспантенол) дип атала. Гомумән, антибиотикның да көчлерәген, ашказаны, баш авыртуын баса торган даруларны да күбрәк алыгыз. Бер дә дарусыз килүчеләр дә булырга мөмкин.

Гомумән, хаҗга баручылар алдан ук сәламәтлеген ныгыта башласа яхшы. Күп итеп җәяү йөрергә, акрынлап тизлекне арттырырга, туклануга игътибар итәргә. Тазалар бераз ябыкса, зыян булмас. Сәфәргә бозылмый торган ризык алу хәерле. Үзара сөйләшеп, берничә кеше кул багажы итеп мультиварка алса, бигрәк тә яхшы. Икенчеләре электр чәйнеге алыр.

Анда акча күп кирәкми, ләкин аз да булмасын. Юл бит, төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, багаж югалырга. Алмаш киемсез калдым дип уйла.

Бер-ике сүз белән сәүдә мәсьәләсенә тукталыйм әле. Безнең халыкның канына сеңгән гадәт: кая гына бармасын, беренче эш итеп, кибет күзли башлый. Мәккәдә сәүдә рәтләренең очы-кырые юк сыман. Ашыкмаска кирәк, чөнки аларда товарлар сыйфатлы ук түгел. Сату-алу эшен Мәдинә шәһәренә калдырсагыз да була.

Бу сәфәрдән үзем өчен шундый нәтиҗә белән кайттым: хаҗ кылу өчен матди яктан мөмкинлек булу гына аз. Сәламәтлек һәм рухи әзерлек тә бик зур роль уйный.

Һәм соңгысы: Согуд Гарәбстанында якташларыбыз күп укый. Алар хаҗ көннәрендә эшли. Үзләренә кунакка да чакыралар. Ә анда, әлбәттә, буш кул белән бармыйлар. Күчтәнәч туган яктан алып киленгән булса… Әйтик, аларда карабодай юк. Карлыган кайнатмасы да бозылмады. Кыскасы, аңладыгыз инде.

Изге сәфәргә әзерләнүчеләргә изге теләкләр белән,

Нурисә ГАБДУЛЛИНА, Безнең гәҗит

Бәйле