Бала калдыкларын чыгарып салгач, аналар аңын җуя [серле фаҗига]

-- Лэйсирэ

Быелның 25 мартында Кемерово шәһәрендәге сәүдә үзәгендә янгында 64 кешенең гомере өзелде. Аларның күбесе, ягъни 41е балалар иде. Әгәр әле һаман да Советлар Союзында яшәвебезне дәвам итсәк, бу фаҗига турында белми дә калыр идек, мөгаен, чөнки СССРда мондый гайре хәлләр хакында ил җитәкчелеге беркемгә дә берни дә белгертмәгән, аларны сер итеп саклаганнар.

Без хәзер соңгы вакытларда самолетлар күп шартлый, теплоходлар бата, поездлар бәрелешә, зур янгыннар чыга дибез, элек мондый хәлләр булмый иде дибез. Булган алар, тик без генә белми калганбыз. Түбәндә менә шуларның берсе.

…1972 елның 16 маенда 16.00 сәгатьтә Мюнхенның “Ирекле Европа” радиостанциясе мондый хәбәр җиткерә: Калининград өлкәсенең Светлогорск курорт шәһәрендә балалар бакчасы өстенә Балтфлот диңгез авиациясенең Ан-24 хәрби-транспорт самолеты төшкән. Барлыгы 35 кеше үлгән: 6 яшькә кадәрге 22 бала, тәрбиячеләр һәм самолет экипажы.

Немец радиостанциясе моны кай арада белеп өлгергәнме? Балтыйк диңгезендәге Борнхольм утравында НАТОның радиокүзәтү станциясе эшләгән һәм аларның радиодулкыннары безнең хәрбиләрнең сөйләшкәнен эләктереп алган. Ә СССРның матбугат чаралары бу турыда ләм-мим.

1972 елның 16 маенда 12.30 сәгатьтә Ан-24 самолеты, тирә-якны әйләнеп күзәтеп чыгу максаты белән очканда, начар һава торышы шартларында (нык томан була), ялгыш бер агачны эләктерә. Нәтиҗәдә, канатына зыян килгән самолет 200 метр чамасы очып барып, балалар бакчасы өстенә төшә. Шундук янгын чыга һәм ул бөтен бинаны чолгап ала. Фаҗига урынына тиз арада милиционерлар, янгын сүндерүчеләр, шул тирәдәге хәрби частьтән хәрбиләр, Балтфлот диңгезчеләре килеп җитә.

Санаулы минутлар эчендә кораллы солдатлар, өч катлы булып тезелеп басып, шул тирәне әйләндереп алалар. Алар кулга-кул тотынышып, чылбыр ясап, коточкыч утта, янгында балалары үлгән бәхетсез аналарны якын җибәрмәс өчен тырышалар. Аларны көчкә тыеп торалар.

Юл буена, сөремнән каралган газонга хәрбиләр ак җәймәләр җәяләр. Шунда коткаручылар хәрабәләр астыннан табылган балалар калдыкларын чыгарып сала башлыйлар. Күпләр бу хәлне күреп күзләрен йома, читкә борыла, кемдер аңын җуеп егыла.

Светлогорск шәһәрендә 24 сәгатькә гадәттән тыш хәл кертелә. Халыкка шәһәрдән генә түгел, хәтта өйләреннән дә чыгу тыела. Электрны һәм телефоннарны сүндерәләр. Шәһәр тынып кала, анда тормыш туктала. Кешеләр сугыш вакытында фашистлардан качкан кебек, караңгы өйләрендә утыралар.

Хәрабәләрне чистарту, гәүдә калдыкларын эзләү төн уртасына кадәр дәвам итә. Бөтен чүп-чарны, соңыннан билгеле булганча, шәһәр читендәге чүплеккә чыгаралар. Ул тирәдә әле бик озак вакыт янган балалар китаплары һәм уенчыклары, хәрбиләрнең кием-салым, техника калдыклары табыла.

Җыештырылган чүпне төягән соңгы машина чүплеккә юл алуга әле яңа гына балалар бакчасы бинасы торган урынны җир белән тигезлиләр. Фаҗига эзен чит-ятлар күзеннән яшерү өчен, бу урында зур клумба төзергә дигән карарга киләләр. Иртәнгә әйтерсең лә биредә беркайчан да балалар бакчасы булмаган кебек була, аның урынында клумба чәчәк атып утыра! Нәрсәгәдер өмет итеп килгән әти-әниләр үз күзләренә үзләре ышанмыйлар.

Янган җир кисеп алынган, аның урынына чиста туфрак китереп салынган, кызыл кирпечтән сукмаклар ясап куйганнар. Сынган һәм янган агачларны кисеп юк иткәннәр. Бары тик керосин исе генә калган, бу ис әле тагын ике атна тора.

Үлгән балаларны һәм тәрбиячеләрне барысын да бергә тимерьюлдан ерак булмаган зиратка туганнар каберлегенә күмәләр. Күмгән көнне, имештер ашыгыч рәвештә ремонтларга кирәк дип, шәһәрдән чыга торган бөтен автомобиль юллары ябыла, Калининградтан бирегә курортка пассажирлар йөртүче дизель поездлар йөреше туктатыла. Светлогорскидагы авиаһәлакәт буенча җинаять эше кузгатылмый. Бары тик саклану министры фәрманы белән 40лап хәрби чин вазыйфаларыннан азат ителә. Фаҗигадә пилотларны гаеплиләр, имештер аларның канында алкоголь табылган диләр. Шул сәбәпле, мәрхүм балаларның һәм тәрбиячеләрнең якыннары очучыларны шул зиратка күмүне тыялар. Шул ук сәбәп белән, чиркәүдә аларга дога да укылмый. Әмма чынлыкта гаеп хәрби җитәкчелектә була: алар томан көнне самолетка очарга рәхсәт бирәләр.

Бары тик күп еллар узгач, 2010 елда гына очучылар гаепсез дип табыла.

Татарстан яшьләре

Бәйле