Үзем атлыйм, ә башта уйлар: кайчан миңа ташланыр икән?! [килгән хат]

-- Лэйсирэ

Бала вакытта Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтеп аласың бит ул. Балалар өчен аннан да матур, күңелле, яраткан бәйрәм юктыр. Чөнки Кыш бабай бүләкләр, күчтәнәчләр алып килә.

Хәзерге замандагы кебек бик купшы узмаса да, истә калырлык була торган иде чыршы бәйрәме. Белгән шигырьләребезне, кайсыберләрен хәтта икешәр тапкыр да сөйләп, күчтәнәч ала торган идек. Кыш бабайлар һич үзгәрмиләр: хәзерге Кыш бабайлар төсле безнең чорныкы да бик юмарт иде. Безгә күчтәнәчкә ул заманнарда бик кадерле булган конфет бирә иде алар. Их, тәмле булырлар иде ул санаулы конфетлар, хәзер дә тәме авызда торган кебек. Тәмле булмыйча, шикәрне дә ватып, ваклап кына биргән заманалар ич ул.

Кыш бабай килгән саен без дә бер яшькә үсә, олыгая бардык. Һәр Яңа ел үзенчә истәлекле булып хәтердә кала бит. Үсеп, егет булгач каршылаган бер Яңа ел төнен укучыларга да тәкъдим итәм әле.

Армиядән кайткан елны баштан үткән маҗара бу. Чыршы бәйрәмендә җәнлек-җанварлар булып киенеп йөриләр, ә мин ул Яңа ел төнен чын мәгънәсендә җанвар белән үткәрдем.

31нче декабрь көне Кукмара якларында эш белән узды. Эшем соң бетеп, кайтырга чыктым. Узгынчы машинага өметләнәм. Ул вакытта транспорты да бик сирәк йөри иде шул. Шулай да үзебезнең район чигендәге бистәгә кайтучы машина очрады миңа. Бистәдән соң да үзем яши торган район үзәгенә кадәр яңадан егерме чакрым тирәсе кайтасы бар әле. Инде шуларны уйлап, берүзем юл чатында басып калдым. Машина көтеп күпмедер торганнан соң, җәяүләп үзебез яши торган район үзәге ягына кузгалдым. Төн, саран гына булса да ай яктысы да бар. Уйда бер генә теләк: ничек булса да төнге унике тулганчы кайтып җитеп, сөйләшенгәнчә, Яңа елны дуслар белән каршы алырга өлгерергә.

Салкын көн иде ләкин кызу атлап кайткач, туңдырмый. Алда – караңгыда очы-кырые күренмәс юл. Юлларны яхшы беләм, чөнки армиягә кадәр почта таратуда эшләдем. Бу юлларны машина белән дә, йөреп булмас вакытларда ат белән дә күп уздык. Үземчә ничә чакрым юл узганны чамалыйм инде. Урман арасыннан чыккач, ай яктысына кар аклыгы да кушылды – тагын да яктырып киткән кебек тоелды. Менә беренче авылның утлары да якында гына күренә башлады. Ул авылда берәр танышым очрап куяр бәлки, дип, күңелгә җылы керде. Ләкин танышлар очрамады, ә үземнең болай да аз вакытымны әрәм итеп, аларны эзләп йөрисем килмәде, кайда яшәгәннәрен белми идем. Ә машина ул вакытта кешеләрдә юк иде әле. Хәзер генә ул кеше саен машина, ә кайберләрендә хәтта берничә.

Ул авылны үтеп киттем. Чама белән ярты юлны уздым, Яңа елны каршыларга өлгерергә тиешмен. Уң ягымда тагын бер авылның саран гына янган утлары җемелдәшеп калды. Алда текә тау бар. Ул җирләрне халык телендә Бөрә тавы, ә елгасын Бөрә елгасы диеп атыйлар. Үзебезнең якка чыктым дип сөенеп, кызу гына тауга менеп барам. Берәр техника-мазар күренмәсме дип артыма борылып карыйсы иттем… һәм минем артымнан бер утыз метрлар калышып, эт килгән кебек тоелды. Туктап калдым, эт шәүләсе дә тукталды. Тик бу эт түгел, ә бүре иде. Эт белән бүрене яхшы аерам мин, әтием аучы булганлыктан, яшь чакларымда күп йөрелде ул ау сукмакларыннан.

Үзем курыкканны күрсәтмәскә кирәклеген уйлыйм да бит, тик кая ул! Кайда, кайчан ияргән ул минем арттан?! Өлкәннәрдән бу тирәләрдә ялгыз бүре яшәвен ишеткәнем бар иде. Ә менә очрашырбыз һәм шундый вакытта диеп башыма да килмәде. Язмыштыр инде – кесәмдә дә тәмәке белән шырпыдан тыш берни дә юк. Шырпысы да күп булса биш-алты данә генә калган. Һөҗүм итә калса, бүрегә кул белән генә каршы торып булмый.

Салкын канлылык саклап, бүрегә йөз белән борылган килеш, тәмәкемне кабыздым, куллар үзем генә сизәрдәй калтырый, ләкин бүрегә сиздерергә ярамый. Тегеңә тәмәкемнең уты күренә торган итеп юлга кузгалдым. Белә идем, уттан курка алар. Бәләкәй генә булса да саклану чарасы иде бу.

Үзем атлыйм, ә үземнең башта төрле уйлар: кайчан миңа ташланыр икән?! Ташланыр алдыннан сизеп калырга кирәк бит. Ярый кесәмдә тәмәкем күп иде. Аны бер тапкыр да сүндермәдем, икенчесен алдагы тәмәкедән кабызганда бүремә йөз белән борылып туктыйм, ә үзем аны күзәтәм. Ул нишләр икән диеп уйлыйм. Ул да бер 25–30 метр арттан барган җиреннән туктап кала.

Шулай акрын-акрын гына кайттык без. Ул мине соңгы үрне менгәнче озатты. Соңгы тапкыр артыма борылып караганда бүрем басуга таба кереп бара иде. Төш булдымы соң бу, әллә өнме, дип, адымнарымны тагын да кызулаттым.

Мин Яңа ел каршылаучы дусларым янына барып кергәндә төнге унике туларга биш минут калган иде. Соңга калып килүем өчен әрләгәч, аларга үземнең баштан узганны сөйләп күрсәтсәм дә, Яңа елда күзгә дә күренә инде ул, аннан соң бүре булып та, куян, төлке, җен булып та киенәләр, дип, көлделәр генә. Ләкин башымнан узган бу маҗара минем өчен көлке түгел иде шул.

Берәр ел чамасы вакыт узгач, тракторга чана тагып, шул Бөрә дип аталган җирдәге урманнан утын алып кайтырга туры килде. Көн аяз, өстән урыны белән матур гына итеп кар бөртекләре төшкәләп тора. Утынны әзерләп төягәч, кайтыр юлга кузгалдык. Без бер иптәшем белән чанада толыпка төренеп кайтабыз. Әлеге дә баягы, Бөрә дигән җиргә килеп җиткәч, тракторыбыз шып туктап калды. Тракторчы үз янында утырган иптәше белән нәрсәдер кычкырдылар. Алар төртеп күрсәткән якка борылып карасак, бездән утыз метрлар читтә башын күтәреп бүре ята иде. Ул без кычкырган тавышка торып басты. Мизгел эчендә узган ел бәйрәм төнендә арттан озата кайткан бүре искә төште. Мине «саклап» кайтканы өчен рәхмәт тә әйтә алмыйча калдым бит үзенә. «Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтле бүрекәем! Рәхмәт!» – дип кычкырдым. Бүре әллә курыкмыйча, әллә инде чыннан да «таный» идеме, бераз безнең якка карап торганнан соң кирегә борылып, акрын гына елга ягына таба атлады.

Кайткач, утынга бергә барган иптәшләремә үземнең Яңа ел төне маҗарасын сөйләп күрсәттем. Көлешеп кенә куйдылар.

Аннан соң да берничә мәртәбә Бөрә елгасы тирәсеннән җәяүләп кайтырга туры килгәләде. Тәмәке тартуны ташлаган булсам да, андый вакытларда һәрвакытта кесәмдә тәмәке белән шырпы була иде. Ләкин башкача ул бүре белән очрашканыбыз булмады.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Бәйле