«Казан килене» җырчы Нюша бәби көтә [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Элеккеге Казан шәһәре башкарма комиттеты аппараты җитәкчесе, бүгенге көндә Халыкара студентлар спорты федерациясе президентының киңәшчесе Игорь Сивовка кияүгә чыккан җырчы Нюша әни булырга әзерләнә. 

«Баштарак сөйләмәсәк тә, хәзер инде яшереп йөреп булмас — гаиләбез тулылану көтә», дип китерә Нюшаның сүзләрен super.

Моны инстаграмдагы фотолары аша да күрергә мөмкин.

Игорь Сивов Нюшадан ун яшькә олы. Яшь пар берьюлы өч шәһәрдә: Халыкара студентлар спорты федерациясе урнашкан Лозаннада да, Мәскәүдә дә, Казанда да яши.

Бәйле