Давыл карарга чыгып түбә астында калган хатын-кыз хастаханәдә үлә [фото]

-- Лэйсирэ

Мөслимдә хатын-кыз һәлак булган урыннан фотолар чыкты. Аларны шаһитлар җибәргән. Анда “Находка” кибетенең түбәсе шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче өстенә килеп төшә. Алган җәрәхәтләрдән кибетче үлә.

Хатын-кыз ни булганын карарга урамга чыккан булган, шул вакытта аның өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән. Давыл 450 кв.метр түбәне алып ташлаган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова хәбәр иткәнчә, хатын-кызны Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Ул 17.23 сәгатьтә алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

Татар-информ

Бәйле