Татарстанда бер кешегә мәет яшергән өчен штраф түләтәләр

-- Лэйсирэ

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен, 10 мең штраф түлиячәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Үтерү факты узган ел май аенда Ютазы авылында булган. Хатын-кыз бергә яшәүче ир-ат белән ачуланышып, аңа пычак кадаган. Алган яралардан ир-ат урында ук үлгән.

Шул авыл кешесе ирексездән биредә шаһит булган. Ул бу хакта хәбәр итәсе урында, икенче көнне хатынга җинаять эзләрен яшерергә булышкан. Кан тапларын юганнар. Мәетне ир-ат базга салып күмеп куйган.

Җинаять эшендәге ролен исәпкә алып, Ютазы районы суды ир-атны Россия Җинаять кодексының “Җинаятьне яшерү” маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 10 мең штраф түләү турында карар чыгарган.

Татар-информ

Бәйле