Ике ел буе диагноз куя алмадылар [килгән хат]

-- Лэйсирэ

Абыебыз Владимир кисәк кенә әллә нишләде, аппетиты югалды, ябыкты, эче авыртты. Хатыны Анна түтәй аны төрле больницаларга, табибларга күрсәтеп карады. Төрлесе төрлечә диагноз куйды.

Шуннан Тольяттидан кунакка кайткан Виталий абый аны онкологка күрсәтеп карарга кушты. Чыннан да, шул начар авыру булып чыкты бит әй. Мин аптырыйм: элеккеге сәламәтлек саклау министры Адель Вафин газеталарда гел, кеше вакытында табибка күренми, вакытында ачыкланса, яман шешне дәвалап була, дип яза иде.

Безнең абый табибларга ике ел йөрде. Аңа хәтта онкологка юллама бирүче дә булмады. Һәм менә сиңа 3нче стадия! Онкология икәнен белгәч тә, Тольяттидагы Виталий абый ике үләнченең телефонын бирде. Аның берсе инде вафат булып чыкты. Ә икенчесе – Гөлчирә апа белән сөйләшкәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Менәтерә, безнең Арчадан 10 гына чакрымдагы Наласада гына яши икән бит!

Сәгатен-көнен белгәч, Гөлчирә ападан дарулар барып алып кайттык. Виталий абыйның хатыны Лиза бәвел юлыннан таш төшерә торганны, кан басымын көйли торганын, ә Виталий абый үзенә баш авыруын дәвалый торганны алды. Бу даруларны беткән саен барып, яңаларын алып кайттык. Нәтиҗәдә Владимир абый да савыга башлады, хәзер андагы чир инде кимүгә бара, 2нче стадиядән дә азрак куялар. Лиза түтәйнең үт куыгындагы ташлары эреп, ком булып чыгып беткән, кан басымы да бик яхшы.

Виталий абый исә, даруларның үзенә файдасы тигәч, тагын бер туганыбызга да алып кайткан. Гөлчирә апай Нәҗметдинова пенсиядә икән инде. Без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез, һәм озын гомер телибез. Без – керәшеннәр. Ә Гөлчирә апа кешене нинди диндә булса да кабул итә икән.

Серафима АНТОНОВА,

Арча шәһәре, Безнең гәҗит

Бәйле