Дилә Нигъмәтуллина: «3 бала әнисе булсам да, каршы килмәс идем»

-- Чулпан

1 июнь — балаларны яклау көне уңаеннан Инстаграм сәхифәләрендә күпләр балаларга кагылышлы уйлары, фикерләре, теләкләре белән уртаклаша. Эстрада вәкилләре дә искәрмә түгел. Дилә Нигъмәтуллина, әнә, 3 бала әнисе булырга хыяллана. //Tatar today//

Җырчының фикерләре (үзгәртмичә бирәбез): «Минем якыннарым арасында төрле гаиләләр бар. Күп балалылар да, бердәнбер балалы( икенчене табарга җыенмаганы) да. Ничә бала кирәк икәнен — һәр әти-әни үзенчә карар кыла, һәр кешенең үз фикере. Кем дер бер баланы гына табып, шуңа бөтен көчне түгеп, үз тормышы турында да онытмыйча, рәхәтләнеп эшләүгә, ял итүгә өстенлек бирә. Кемдер балалардан гына тәм табып, бөтен тормышын 4-5 баласына багышлый. Кайсы әти-әни: «Үсәләр алар шунда,һәр бала үз ризыгы белән туа»,- дигән уй белән, бер-бер артлы табырга дәвам итә. Мин инде хәзер, нинди дер сәбәпләр аркасында бала таба алмый торган кешеләр турында сөйләмим (бәлкем кемгә дер бу бөтенләй авыр тема дыр….?) Минем шәхсән , үзем әни булганчы , гомүмән балаларага караш үзенчәлекле иде. ?Материнский инстинкт юктыр минем дип уйлый идем?. Ә хәзер инде рәхәтләнеп ,бер 3 бала әнисе булсам да, каршы килмәс идем?. Ни дисән дә , ничә бала булса да, баланы тудырып, тәрбияләп, кеше итү -зур көч тәлап итә! Бәйрәм белән , хөрмәтле подписчиклар! ??‍?‍?‍?Балаларыбыз исән-сау булып , бу тормышта рәхәт яшәсеннәр иде».

Бәйле