Татарстанда кар кайсы районда күбрәк яуган? [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Татарстан халкы җәйнең беренче көнендә яуган карның фотолары һәм видеолары белән уртаклашты. Җәйнең беренче көне Татарстанда яшәүчеләр өчен күңелсез сюрприз әзерләгән. Төнлә һәм иртән республикада кар яуды.

Социаль челтәр кулланучылары шәхси хуҗалыкларындагы кечкенә кар көртләре, кар белән каплаган машина фотоларын интернетка урнаштырды.

Синоптиклар да республика халкын сөендерми. 1 июньдә термометр күрсәткечләре +7 градустан югары булмаячак.

Татар-информ

Бәйле