7 яшьлек баланың мәетен суыткычтан табалар

-- Лэйсирэ

29 май көнне Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә югалган җиде яшьлек кызның мәетен урамдагы иске суыткычтан табалар. Бала тәнендә үтерү билгеләре күренми, ләкин соңгы нәтиҗәне суд-медицина экспертизасы ясаячак.

29 майда көндез уйнарга дип кенә чыккан һәм югалган баланы тапмагач, әти-әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Кызны эзләүгә волонтерлар һәм хәтта экстрассенслар кушыла. Баланың мәетен кинологлар һәм эт ярдәмендә бүген иртән табып алалар.

Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсенең беренче фаразлары буенча, кыз бала уйнап суыткычка качкан һәм аннан үзе чыга алмаган. Шулай ук башка вариантлар да карала.

Фото: https://www.kem.kp.ru/daily/26837.5/3878140/

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий