Минзәләдә 5 яшьлек сабый батып үлә

-- Лэйсирэ

3 июнь Минзәлә районында 5 яшьлек бала батып үлә, дип яза «Вести КАМАЗа». Сүтелгән күпер янында иптәшләре белән уйнап йөргән малай елгага егыла. Иптәшләре аны коткарырга тырышса да, үзләре генә булдыра алмыйлар — олыларны чакырырга йөгерәләр.

Ләкин соң була инде, килеп җиткән әтисе чумып улын эзли, тик таба алмый.

Сабыйның үле гәүдәсен Яр Чаллының водолазлары 18:59 сәгатьтә бала егылган урыннан 15 метр ераклыкта, 3-4 метр тирәнлектән табып ала.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий