Түбән Кама хакимияте БДИ вакытында укучы кызның лифчигын салдыруларын кире кага

-- Лэйсирэ

Түбән Кама районында чыгарылыш сыйныфта укучы баланы эчке киемнәренә кадәр чишендерү хәбәре социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды. Соңрак ntr-24 корреспонденты мәгълүматның дөреслеккә туры килүен язып чыкты.

«Лифчигын салырга мәҗбүр иткәннәр. Бу нинди хәл инде? Ярдәм итегезче, кая мөрәҗәгать итим?», дип язганнар социаль челтәрдә.

Түбән Кама районы башкарма комитеты исә бу фактны кире кага. Киемендә металлдан эшләнгән кисәкләр металлоискатель аша үтәргә бирмәгәнлектән, кыз үзе мөстәкыйль рәвештә эчке киемнәрен салырга карар кылган дип аңлата хакимияттәгеләр.

Шулай ук укучы кыздан бүгенгәчә бернинди дә рәсми мөрәҗәгать, гариза яисә претензия булмавы да билгеләп үтелә.

Имтихан үткәрүчеләр тарафыннан лифчик һәм эчке киемнәрен салуны таләп итү булмаган, дип китерә Түбән Кама районы башкарма комитетының сүзләрен «Казанский репортер».

Бәйле