Татарстан мөфтиен ни өчен “Идәнне чылатып бетерәсез!” дип ачуланганнар?

-- Лэйсирэ

29 май Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини теманы яктыртучы журналистларны ифтарга җыйды. Авыз ачу мәҗлесе шатлыгын уртаклашырга иллегә якын мәгълүмат чарасы вәкиле килде. Ахырда мөфти хәзрәт журналистларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Шул сорау-җавапларның аеруча кызык, әһәмиятле тоелганнарын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

– Беренче тапкыр ураза тотканыгызны хәтерлисезме?

– Беренче мәртәбә уразамны 9 нчы сыйныфта укыганда тоттым. Кыш көне иде. Уразаны хәзерге кебек 19 сәгать түгел, 6-7 сәгать кенә тотасы. Беренче мәртәбә авыз ачканда 15 сәгать 20 минут иде. Инде X-XI cыйныфларда Казанда укыдым. Намаз укыр алдыннан тәһарәт аласы, пакьләнәсе бар бит. “Идәнне чылатып бете­рәсез!” – дип директордан “эләгә” иде. Ул вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсә­сендә укучы шәкертләр белән якынаеп киттем. Бергәләп ураза тоту күңелле булды.

– Сез җәмгыятебездә татар теленең дәрәҗәсен күтәрү буенча эзлекле эш алып барасыз. Бу эш киләчәктә дә дәвам итә­чәкме?

– Татарстанның барча мәчет­ләрендә җомга намазларын татарча сөйли башлау әлеге эшнең башы булды. Аннан килеп, ре­спу­бликабызның 13 мәчетендә – Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чис­тайда “Татар теле, тарихы һәм ислам нигезләре” дигән өч айлык бушлай курслар оештырдык. Халыкка ошады. Хәзер, моның белән генә канәгатьләнмичә, әлеге эшне алты айлык курслар итеп оештыруыбызны сорыйлар. Шәт шулайдыр. Шуңа күрә хәзер яңа дәрес­лекләр язарга, әлеге курслар уздырыла торган мәчетләр исемлеген арттырырга булдык. Россия Ислам институты мөгаллимәләре башлап өйрәнүчеләр өчен “Татар теле” дигән дәреслек әзерләгән иде. Тәкъдим-киңәшләрне, укыту барышындагы тәҗрибәне исәпкә алып, әлеге дәреслекне киңәйтеп язу белгечләргә кыен булмастыр. Төзекләндерү эшләрен тәмамлап өлгерсәк, яңа уку елыннан башкалабызда кыз балаларга исәплән­гән урта гомуми белем бирүче “Мозаффария” мөселман мәктәбе ачып җибәрергә исәп. Бинасы зур булмаганга, башта ул башлангыч мәктәп буларак эшләячәк. Быел Балтач районының Бөрбаш авылында исә ир балалар өчен мө­селман мәктәбе-пансионат ачып җибәрербез дип торабыз. Быел анда бишенче сыйныфларны алырга җыенабыз. Якын елларда, бәлкем быел ук Әлмәт районында да мөселман мәктәбе ачылыр дигән өмет бар.

– Елдан-ел республикакүләм ифтарга килүчеләр саны арта бара. Шул ук вакытта бу күмәк ифтар дөньявиракка әйләнә, күңел ачуга охшап бара дигән тәэсир калды. Килешәсезме?

– Килешмим. Барыбер намаз укыйбыз, дога кылабыз, авыз ачабыз. Инде ураза тотмаучылар да килә икән, беркемне дә тикшереп карап, син ашап килмәдеңме, дип сорап булмый. Кем белә, авыз ачучылар белән бергәләп тәгам җыйгач, бәлкем моңарчы уйлап карамаганнар, тәвәккәллеге җит­мәгәннәр дә, кызыгып, ураза тота башлар. Татарстан районнарыннан гына түгел, башка республика-өлкәләрдән дә Казанга килеп, кү­мәк ифтар мәҗлесендә катнашырга теләүчеләр елдан-ел ишәеп тора. Аннан килеп, күмәк ифтарда әллә кайчан күрмәгән таныш-бе­лешләреңне, дус-ишләреңне кү­рәсең икән, ничек шатлан­мый­сың?!

– Нарасыен мөселман балалар бакчасына йөртергә телә­гәннәр күп. Әмма республикабызда андый бакчалар юк диярлек.

– Ни кызганыч, андый проблема бар. Берничә хосусый балалар бакчасын исәпкә алмаганда, чынлап та, андыйлар юк. Сабыйларыбызны хәләл ризык белән тукландыру да мөһим. Әмма бу гына аз. Бакчаларда мөселман тәрбиясе дә бирелергә тиеш. Тик мондый тәрбия-укыту программасы әле бездә эшләнмәгән. Һәрхәлдә миңа мәгълүм түгел.

– Яулыклы кызлар күбәеп бара. Киләчәктә көнкүре­шебез­дә аларга кыенлык тумасмы?

– Мәдрәсәләр эшләп торганда, мөселман мәктәпләре барлыкка килгәндә, мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә гыйлем эстәүчеләр елдан-ел күбәйгәндә, һәрхәлдә Татарстанда мондый борчылу артык, минемчә. Аннан килеп, башка милләттән булып та, ислам дине кабул итүчеләр, җәм­гыятебездә динебезгә уңай караучылар арта бара дип беләм.

– Спортка битараф булмавыгызны беләбез. Диния нә­зарәте дә футбол, хоккей ярышлары уздырыйк әле дип торучыларга хәерхаһлы, булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Спортка мәхәббәт кайдан килде?

– Дөресен әйткәндә, мин үзем спортның команда төрләренә караганда бергә-бер көч сынашуны өстен күрәм. Чөнки команда җи­ңелгән очракта бер-берсеннән гаеп эзли, тегеңә, моңа дәгъва бел­дерә башлыйлар. Бергә-бер сынашканда үзеңне күрсәтү мөмкин­леге бар. Беркемгә дә салын­мый­сың. Егылсаң да, җиңсәң дә, үз кө­чеңә генә ышанасың. Дөрес, Пәй­гамбәребез һәрвакыт Аллаһ­тан яр­дәм сорый торган булган. Пәй­гам­бәребез көрәшкән. Бервакыт аңа Мәккә батыры, әйдә, сынашабыз, мин сине ә! дигәнче аркаңа салам, дип тәкъдим итә. Пәйгам­бәребез тиз арада җиргә сылый моны. Теге кеше, дөрес булмады, очраклы хәл генә бу, дип көрәшне дәвам итәргә чакыра. Ике, өч, дүрт тапкыр бил алышалар. Һаман Пәйгамбәребез ота. Шуннан соң теге мәҗүси батыр, хәйран калып, сиңа Аллаһ ярдәм итәдер, ул булышмаса, ота алмас идең, дип үзе дә ислам дине кабул итә. Атаклы галимебез Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә оста көрәшче булган. Тирә-якта аны җиңүче табылмаган. Бу уңайдан Мөхәммәд пәй­гамбәребез: “Көчле мөселман зә­гыйфь мөсел­манга караганда Раббыбызга якынрак”, – дип әйтә торган булган.

– Футбол чемпионатына чит илләрдән бик күп спортчы, җа­натар киләчәк. Читтән килгән мөселманнарга ураза тоту өчен шартлар тудырылачакмы?

– Дөньякүләм спорт ярышлары Казанда беренче тапкыр гына уздырылмый. Безнең тәҗрибә бар. Спортчыларга яшәгән урыннарда тәһарәт алу, намаз уку, сәхәр ашау, авыз ачу өчен барча мөмкинлек булдырылачак. Бу –­­ беренчедән. Икенчедән, сәфәрдә булгач, бу көннәрдә спортчыларга ураза тоту мәҗбүри түгел.

Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Бәйле