Алабуга укучысының БДИда ни өчен эчке киемен салуын Федераль басма яза

-- Лэйсирэ

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучының лифчигын салдыру очрагы турында сөйләгән. Бу турыда «Вести» каналы «Интерфакс» агентлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Түбән Кама районында БДИ биргән вакытта чыгарылыш сыйныфында укучы кызны эчке киемнәренә кадәр чишендергәннәр. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты.

Имтиханга керер алдыннан эчке киемнәрен салган кыз металлодетектордан узу өчен шулай эшләгән икән. Баланы шуннан соң гына имтиханга керткәннәр.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова сүзләре буенча, бала үзе шундый карар кабул иткән.

Метталл эзләгеч эшләгәч, балаларны кырыйга җибәреп торалар, кесәләреннән акча, булавка ише әйберләрне алалар.

«Бу кыз, мөгаен, хисләренә бирелеп, үзе карар кабул иткән: ул сак бүлмәсенә кереп эчке киемнәрен салган, кабат киенгән һәм чыгып киткән. Оештыручылар аның болай эшләгәнен белмәгән», — дип сөйләгән Наталья Гречанникова «Интерфакс» агентлыгына.

Шулай да министр урынбасары оештыручыларның бу очракка мөнәсәбәтле булуын әйткән. Бала белән аерым эшләргә кирәк булган, аның өчен кулда тота торган металл эзләгеч файдаланып булуын искә төшергән.

Интертат

Бәйле