Бер сумга арзан булуы харап итте [Балтачта булган хәл]

-- Лэйсирэ

Кичә эштән кайтышлый юл өстендәге бер кибеткә керергә туры килде. Миннән алда чиратта торган ике ир-ат сатучыдан сыр сорадылар. Кибетче “Голландский” сортлысын алып, сатып алучыларга тәкъдим итте.

Теге кешеләр безнең районныкы булып чыкмады, алай да Балтачныкымы бу сыр, дип сорадылар. Сатучы юк, әнә тегесе Балтачныкы, анысы “Деревенский” диде, ә монысы Балтаныкы түгел, каян икәнен дә белмим, дип җавабын төгәлләде.

Ә монысы тәмлерәк инде имә, дип сатучы кулында тоткан, билгесез җирдән килгән сырны сорарга булды бер ир-ат. Әйе инде, бәясе кыйммәтрәк бит аның, димәк тәмлерәк дип сүзен бирмәде сатучы.

Ләкин игътибарлы булган ир-атлар ике сыр арасында бер сум аерма булып, Балтачныкы арзанрак булуын әйтте. Тик сатучы һаман да билгесез җирдән килгән сырны аларга сатарга омтылды һәм ниятләгәненә иреште дә. Юлда шушы вакыйга башымнан чыкмады.

Балтачныкын тәкъдим итәсе урынга читтән, хәтта сатучы үзе дә белмәгән җитештерүчедән килгәнен кешегә “ышандыра-ышандыра” сату нигә кирәк икән?!

Балтачныкы район кибетенә килеп җиткәнче, әллә каян килгән кадәр бәя “тагылырга” өлгерми бит… Кайчак бер сумга арзан булу да үз бәяңне төшерүгә сәбәпче була икән җәмәгать. Бәлки гаеп итүчеләр дә табылыр әлеге язмамны, тик мин барыбер дә ул сатучының алымын аңлый алмыйм.

Читтән килгән кешегә “Менә безнеке – Балтачныкы!” дип кычкырып торасы урынга, бетереп атты. Ә бит кибеткә кергәч безнең өчен кибетче фикере соңгы урында тормый. Тәмлеме, иске түгелме дип аннан сорыйбыз, ашаса-ашамаса да тәмле, әле бүген генә килде, диюе йөрәккә сары май булып ята.

Нигә үзебездә җитештерелгән товардан баш тартабыз, оялабыз соң? Юкса бит бик тәмле бездә ипи дә, сыр да, башкасы да, шөкер.

Зәлия Фәйзрахманова, baltaci.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий