“1900 грамм булып туган бала суламый да» [ярдәм кирәк]

-- Лэйсирэ

Сабыеңны якты дөньяга китергәннән соң, аның авыру булуын әйтеп, бер-бер артлы диагнозларын санап китсә­ләр… Әни кеше өчен моннан да авыр хәл бармы икән? Барлык матур уй-хыяллар бер мизгелдә чәлпәрәмә килсен әле! Әмма әниләр бирешми, куркыныч сүзләр белән килешми, ничек тә яшәргә тырыша. Озакламый ике яшен тутырачак Әминә Шиһапо­ва­ның әти-әнисе дә шундыйлардан. Әмма аларга да ярдәм кирәк.

Балтач районының Көшкәт­баш авылы егете Ильяс Шиһапов белән Чистай кызы Алсу матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бала туарга 7 атнадан артык вакыт булса да, Алсуның эче авырта башлый, тулгагы башлана.

“Бер кило 900 грамм авырлыкта булып туган балам суламый да, еламый да иде. Кызымны реа­нимациягә урнаштырдылар, туган вакытта асфикция булып, бө­тен организмына һәм шул исәп­тән баш миенә көчле зыян килгән иде”, – дип сөйли Алсу.

Бала башта үзе сулый алмаганлыктан, аппаратка тоташтырыла, аннан соң махсус бүлеккә күчерелә. Алсу белән Әминәне хастаханәдән бер ай узгач кына чыгаралар. Кулларында ДЦП һәм тагын бик күп санап һәм аңлап бетерә алмаслык диагнозлар язылган кәгазьләр дә була. Шул көннән алып яшь әти-әни, кызла­ры­ның сәламәтлеген яхшырту өчен, бөтен көч­ләрен куя. Йөр­мә­гән, күренмәгән табиблары калмый. Үзлә­ренең хә­леннән генә килмәгәч, якыннарына, дусларына, райондашларына мөрә­җәгать итеп, кирәкле сумманы җыялар.

Дәваланганнан соң, Әминәдә үзгәрешләр сизелә башлый. Шуңа да Шиһаповларның ярты юлда туктап каласылары килми. Алар август башында тернәкләндерү үзәгенә барырга акча җыя.

– Хәзер дә Казанда төрле тер­нәкләндерү үзәкләренә, белгеч­ләргә йөрибез. 23 апрельдә Әми­нәбезнең йөрәгенә операция ясап, кардиостимулятор куйдылар. Операцияне сабыебыз авыр кичерсә дә, шөкер, бүген хәле яхшы инде. Холтер куеп, табиблар йөрәгенең нәкъ менә төнге вакытта начар эшләвен ачыклап, чиратсыз гына операция ясадылар. Ә бүген инде баш миен һәм калкансыман бизне эшләтеп җи­бәрү өчен бөтен мөмкинлектән дә файдаланабыз. Балабыз карап торышка җитлекми туган кебек тә түгел. Әмма кулларын, аякларын селкетүдән һәм борылып ятудан тыш башканы эшли белми. Үзенчә сөйләшкән дә була. Якыннарын таный, елмая. Киләчәктә без дә балабыз терелер, аягына басар дип бик өметләнәбез, – ди Алсу.

Гаиләне туендыру – бары тик Ильясның җилкәсендә. Әнә шуңа да алар, кызлары кечкенә вакытта дәвалап булыр дигән өмет бе­лән, ярдәм эзлиләр.

Әминәнең язмышына битараф калмаган кешеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Шиһапов Ильяс Идрисович исемендәге
Саклык банкы картасы номеры: 5469620015665753
Шул ук исемдәге “Ак Барс” банкы картасы номеры: 5209351229765222
Яндекс кошелек
№ 410015686890639
Киви кошелек
+7950 321 79 97
https://vk.com/club163818477

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Бәйле