Чаллы хастаханәсендә бала үлә

-- Лэйсирэ

8 июнь Чаллы шәһәренең бер хастаханәсендә 7 яшьлек кыз бала вафат булган. Әлеге факт буенча Татарстанның тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү эше башланган, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.

chelny-biz.ru язуынча, бала хастаханәгә бер көн алдан «клиник үлем» кичергән хәлдә китерелә. Реанимациядән соң бала аңына килә, ләкин икенче көнгә янә һушын югалтып вафат була.

Медицина тикшерүе кызның тумыштан килүче баш мие авыруы аркасында үсеш алган дистрофия хәлендә булуын ачыклаган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерү дәвам итә.

Бәйле