Бала туу шатлыгыннан исереп йөргәндә, табиблар чын дөреслекне ача [язмыш]

-- Лэйсирэ

Биектауда яшәүче 3 яшьлек Ильяска әнисен, абыйсын, әтисен һәм дөньяны күрү өчен 800 мең сум акча кирәк.
Израилдәге танылган клиникага барып, улларының күзләренә операция ясату өчен Галиевларга нәкъ шуның кадәр сумма җитми. Нәни Ильяска — “блефарофимоз, колобома сосудистой оболочки, радужки” диагнозы куелган.

“Йөклелек чорымда авырып та карамадым”

Ильяс – Ләйсән белән Алмазның икенче баласы. Алдан планлаштырылган, көтеп алынган бала. Абыйсы Кәримгә иптәш итеп алып кайтылган сабый ул.

“Йөклелек чорым бик әйбәт узды. Тыныч кына, рәхәт кенә күтәрдем. Икенче бала булгач, әллә ни куркытмый да бит. Рәхәт йөклелегемнең кадерен белеп, балам туасы көннәрне түземсезлек белән көттем. Бер тапкыр да авырып карамадым”, – диде Ләйсән ханым.

“Балагыз күрми”

Әмма йөклелелеге 32 атналык чакта, УЗИ баланың башы тиешле нормадан зуррак булуын ачыклый.

– Шул вакытта күңелгә шик-шөбһә кереп оялады. Йөкле чакта инфекция кергән өчен (внутриутробная) шундый кимчелек бар дип әйттеләр. Соңыннан тикшерүләр узгач, минем “цитомегаловирус” һәм 1, 2 тип герпес белән авыруым ачыкланды. Ул һәр кешенең организмында бар ди. Нәрсәдер йогынты ясап, үсә башлый икән. Табиблар әлегәчә вирусның ни сәбәпле үсүен белми.
Әмма балам үз вакытында туды һәм башы нормаль формада иде. Тик аның күз кабаклары ачылып бетмәве билгеле булды. Тора-бара кылыйлыгы да сизелде. Бала тудыру йортыннан безне туры ДРКБга җибәрделәр. Бала туу шатлыгыннан исереп йөргәндә, табиблар безгә чын дөреслекне ачты: “Балагыз күрми”. Биш айда тагын тикшеренү үттек. Өметләнеп бардык. Әмма безгә тагын: “Улыгыз күрми һәм гомерен шулай үткәрәчәк. Берни дә эшләп булмый, андый кешеләр дә дөньяда яши”, диделәр, — дип сөйләде әни кеше.

“Башкорстан табиблары өмет уятты”

Әмма кул кушырып утырырга теләми Галиевлар. Махсус клиника барлыгын ишетеп, белешеп, Башкортстанга юл тота.

– 1 яшь тулгач, Башкорстанның Уфа шәһәренә Бөтенроссия күз һәм пластик хирургия клиникасына бардык. Ниятебез – Ильясның күзен ачтыру, күз кабакларын тарттыру иде. Әмма мондый төр операцияне клиника Ильяска 7 яшь тулгач кына ясый алуын әйтте. Шулай да анда без ярты ел саен дүрт операция кичердек. Соңгы баруда: “Авыр операцияләрне ясадык, инде хәзер әлеге халәтне тотып кына тора алабыз”, диделәр.

“Өйдә үзе генә хәрәкәтләнә башлады”

Һәр тикшеренү гомуми наркоз астында үтә. Наркозлар нәни Ильясның сәламәтлегендә тирән эз калдырган. Бүген аның баш мие үсеше тоткарланган.

– Ильяс өч яшенә кадәр сөйләшмәде дә, йөрмәде дә. 3 яше тулгач, йөреп китте. Теле ачылмады әле, бер сүз дә әйтми. Күзе дә чак кына ачылып киткән күк. Моңа инде шул операцияләрнең файдасы булгандыр. Ул хәзер яктылыкны тоя, ишекләрне белә. Без бу казанышлар өчен Уфа табибларына рәхмәтле. Өйдә үзе генә дә хәрәкәтләнә ала. Урамда, чит пространствода, чит биналарда мөстәкыйль хәрәкәт итә алмый”, – ди Ләйсән ханым.

Галиевлар Мәскәү, Питер табибларына да бара, алардан консультация ала. Әмма алар “Ильяска ярдәм итәрлек операция ясамыйбыз” дип кырт кисә.

“Израил табибларына өметебез зурдан”

– Шуннан соң без әлеге проблемалар белән җентекле шөгыльләнүче клиника барын эзләп таптык. Казанда яшәүче танышыбыз шунда барып, улына операция ясаткан. Ахыры уңышлы булды. Без дә шунда мөрәҗәгать иттек. Хәбәр бер ай эчендә килде. Израилнең Хадасса клиникасы сүнеп барган күңелләребездә өмет учагы кабызды. Без инде анда ике тапкыр консультациядә булдык. “Мондый операцияне балагызга бер ай чагында ясарга кирәк булган”, диде алар. Әмма әле дә соң түгел икән”, – ди Ләйсән ханым.

Нәни Ильяска Израилдә ике операция ясатырга кирәк булачак: күз кабакларын тарттыру һәм күзнең кылыйлыгын бетерү өчен. Чит ил клиникасындагы әлеге хезмәтләр млн ярым сум белән бәяләнә.

– Сумманың 700 меңен, ничек булдыра алдык, шулай җыйдык. Бер хәйрия фонды да хәлебезгә керде. Тиешле вакытка кадәр 100 мең сум җыеп бирербез дип ышандыралар. Тагын 700 мең сумны ничек җыярга белмибез. Декретка кадәр үзем казначылыкта эшләгән идем, Ильяска 3 яшь тулгач, эштән китәргә туры килде. Ирем ГАИда эшли. Әмма аның хезмәт хакы гаилә чыгымнарына кереп китә. Өстәмә акча чыганакларыбыз юк”, — ди Ләйсән Галиева.

Ә бүген якты дөньяны, әнисен күрүдән мәхрүм булган Ильяс бик тиздән матур дөньяны үз күзләре белән күрергә хыяллана. Әлегә исә, нәни башына килгән зур йөкләмәләрдән, һава торышы бозылган көннәрдә аеруча да борчыла. Елый, көйсезләнә. Мондый вакытта әнисе аны көннәр буе күтәреп йөрергә мәҗбүр. Тик Галиевлар бу караңгы көннәргә бик тиздән нокта куелыр һәм якты, бәхетле киләчәк килеп дип өметләнә.

“Кайгы агач башыннан йөрми – кеше башыннан йөри” ди татар халык мәкале. Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр калды, фитр сәдакасы бирә торган көннәр. Әйдәгез, нәни Ильяска кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик. “Минем 100 сумымнан файда булмас” дип уйламагыз берүк. Галиевларга бүген һәр тиен – зур ярдәм.

Израилнең Хадасса клиникасында 1 июль көнне Ильяс Галиевка операция билгеләнгән. Алар анда 27 июньдә ятарга тиеш. Шуңа кадәр аз да түгел, күп тә түгел 700 мең сум акчаны, безнең ярдәм белән, җыеп бетерергә өметләнә гаилә.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Получатель:ГАЛЕЕВА
ЛЕЙСАН НУРУЛЛОВНА (әнисе)
Банк получателя: Сбербанк России
БИК:049205603
Коре. счет: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП:165502001
Номер счета карты: 40817810262001360385
Номер карты: 42766200 2293 5070 Привязан к номеру: 89033406245
Счет Сбер. книжки:
42307810862164001279

Банк получателя:
Филиал № 6318 Банк ВТБ
БИК Банка получателя: 043601968
ИНН Банка получателя: 7702070139
К/С Банка получателя: 30101810422023601968
Счет получателя :
40817810533644005417
Номер карты: 4893 4702 5407 2363

ПАО «АК БАРС»
БАНК БИК 049205805 ИНН 1653001805 КПП 165601001 Корр.счет30101810000000000805

Расчетный счет 30232810600192250001

Для зачисления на лицевой счет №40817810400195393761 Номер карты: 42443695 1072 3478

Автор: Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Бәйле