Татарстанда юл һәлакәтендә 9 айлык сабый могҗиза белән исән кала [фото]

-- Лэйсирэ

Юл һәлакәте кичә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында килеп чыккан. 38 яшьлек «ВАЗ 21123» йөртүчесе югары тизлектә каршы як полосага чыгып, «Исузу» йөк машинасы астына килеп керә, аннан Kia Rio автомобиленә бәрелә.

«ВАЗ» йөтүчесе урында ук һәлак була, Kia Rioдагы пассажир хатын-кызны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар. Салонда аның белән бергә 9 айлык сабый була. Махсус балалар өчен утыргычта утыруы, һәм, әнисеннән аермалы буларак, каешлар белән каптырылган булуы кечкенә баланың гомерен саклап калган, дип хәбәр итә Татастанның ЮХИДИ идарәсе.

Фото: ГИБДД РТ

Бәйле