Газ белән уйнау аркасында укучы бала һәлак була

-- Лэйсирэ

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә кичә кич 14 яшьлек малай үлгән, тагын бер 13 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Ике укучы малай көнкүреш кирәк-яраклары өчен билгеләнгән газ баллоны сатып алганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, әти-әнисе өйдә булмаудан файдаланып, бер малайның өендә аны кулланып карарга булганнар. Берсенең хәле начарлангач, дусты ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Зыян күрүче газ пары белән агуланган булырга мөмкин.

Табиблар 14 яшьлек үсмернең үлүен раслаган. Икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрәчәк.

Татар-информ

Бәйле