Гает намазына Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр улы белән килде [фото]

-- Лэйсирэ

Бүген Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие катнашында Ураза гаете булды. Иртәнге намазда Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Гаеткә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр улы Искәндәр белән килгән иде.

Гает намазы ике рәкәгатьтән торды. Намаздан соң өч тапкыр тәкъбир әйтелде һәм бәйрәм хотбәсе укылды.

Фото: Наил Зыятдинов, Инстаграм

Бәйле