Казанның җимерек мәчетендә милли ифтар: татар кемгә кирәк тә, мәчете кемгә кирәк?

-- Лэйсирэ

Изге Рамазан ае тәмамланып килгәндә, ифтар уздыручы мәчетләр саны да артты. Казанда аларның ниндиләре генә үтмәде инде: хәтта вегетарианнар (ит ашамыйча, үсемлек белән генә тукланучылар) өчен дә аерым ифтар үткәрделәр. Ә менә милли ифтарның башкалада гына түгел, гомумән, Татарстанда моңа кадәр узганы булмады әле. Мәҗлеснең мондыен милләт өчен җан атучылар: «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары оештырды. Анда татар телен ихтыяри укытуга каршы чыккан Татар ата-аналар комитетындагылар һәм татар журналистлары да килгән иде.

МӘЧЕТ БЕЛӘН МИЛЛӘТ ХӘЛЕ БЕР ТИРӘ…

Милли ифтарны уздыру өчен яхшы урын сайлаганнар – Казанның елга порты янындагы автовокзалыннан ерак урнашмаган Иске Таш мәчеттә үтте ул. Милләтебезнең хәле бүгенге көндә нинди – мәчетнеке дә шундый. Эчтән ялтырап, тыштан калтырап тора.

Иске Таш мәчет турында газетабызның узган санында язган идек инде. («Казанны басып алучылар һәйкәленә акча бар, шәһәрне саклап шаһит киткәннәргә – юк» язмасы). Шулай да, кабатланыйк: бу – тарихи мәчет. Аның җирлегенә, Явыз Иван 1552нче елда Казанны яуларга килгәч, һәлак булган 10 мең татар көрәшчесе җәсәде күмелгән. Мәчет кенә түгел, бабаларыбыз зираты да әле бу. Каберлекләрне карап тору мөселман кешесенә шарт гамәл булса да, республика җитәкчелеге үзләре үк мөселманнар, татар кешеләре булса да, «Иске Таш» турында әллә ни хафаланучы юк. Нибары бер кеше – мәчетнең имам-хатыйбы Надир Шәйморатов «өстерәп» барганга гына яши әле ул.

Башта күңеллерәк вакыйгалардан башлыйк инде. Менә мәчетнең эченә керәбез. Идән такталары шыгыр-шыгыр ук килеп тормаса да, «ремонтлагыз безне» дигән кебек, баскан саен аваз чыгара. Ләкин иман йортының эчке ягындагы калган урыннарына алай тел-теш тидерерлек түгел кебек. Чөнки монда 1,5 миллион сумга ремонт ясалган. Стеналарны яшелсу төскә буяганнар, утыздан артык тәрәзәне алмаштырганнар, берничә дистә җылыткыч торбасын матур итеп каплатып эшләгәннәр, җимерек һәм куркыныч хәлдә булган ашханәне төзекләндергәннәр. Моннан тыш, затлы пәрдәләр эленгән, хатын-кызларның намаз уку бүлмәсенә өр-яңа келәм җәелгән. Бу әйберләргә акча күктән, ягъни бюджеттан төшмәгән, барысы да имам-хатыйб Надир Шәйморатовның бизнесы аша килгән. Надир хәзрәтнең шәхси эшеннән алган табышы бөтен килеш үк булмаса да, шушы Аллаһ йортына кереп бетеп бара. «Әле күптән түгел генә видеокамералар куйдырттык», – дип таныштыра ул мине ишек өстендә торган җайланма белән. Алары – 30 мең сумга төшкән. Аның ай саен мәчетне җыештыручыларга, сак хезмәтендәге кешегә, ягъни «Иске Таш» персоналларына хезмәт хакы түләвен, утына, җылысына 20-30 мең сум чыгарып баруын исәпкә алсак, шуны әйтеп була: ярый әле Надир хәзрәтнең үз бизнесы бар, юкса бу тарихи мәчетнең ишегенә күптән амбар йозагы элеп куярлар иде. Кыскасы, бизнес китергән акчаны берәү булса өенә ташыр иде, Надир хәзрәт мәчеткә ташый. Чөнки аңлый: кемгә кирәк соң бу мәчет? Милли җанлы халыкка кирәк тә, мәчет хуҗаларына кирәк. Ә югары урында утырган җитәкчеләрнең һәм мөфтияттәгеләрнең изге йорт турында ишетәсе дә күрәсе дә килми. «Беләбез без проблемаларыгыз барын. Акча юк бит әле…», – соңгы елларда түрәләр авызыннан иң еш яңгыраган җавап шушы булган. Акча юк. Әйбәт җавап. Кыска да, оста да, «булышырга тырышасы килми», дип, кырт кисү дә түгел. Татар халкының тарихын саклап калу, бөек шәхесләрен күтәрү өчен ул акчаның булганы да, буласы да юк инде. Әллә бездә Сабантуйдан башка берәр милли бәйрәмне зурлап уздыралармы? Бөек сынчыларыбыз, композиторларыбыз һәм җырчыларыбыз алтын тәхеттә утырамы? Бер генә мисал: Тукай бүләге алган сынчы Рада Нигъмәтуллинаның «Хәерчелектә яшим» дип, ачынып сөйләвен бер язып та чыккан идек.

Ә бит «Иске Таш» яшәргә тырыша әле. Ел да октябрьдән алып май аена кадәр хатын-кызларны биредә дин нигезләренә өйрәтәләр, никахлашырга килүчеләр дә бар, дини чараларны да башкалардан калышмыйча үткәреп баралар. Мәчет сүнеп калмаган, булдыра алганча яшиләр. Ләкин үз көчең белән күпме сөйрәп барырга була аны – әнә шул сорау да бар бит әле…

ХЫЯЛЛАР ИЗГЕ, ӘММА…

Мәчетнең эчке өлешен карап чыккач, Надир хәзрәтнең бүлмәсенә кердек. Шкафыннан ашыгып бер калын гына папка сөйрәп чыгарды ул.

– Менә бу – мәчетнең проекты, аны ничек итеп яхшыртырга уйлыйм, нинди хәлдә булырга тиеш ул, шул турда. Заманында зур акчалар түгеп эшләткән идем…

Әйе, эшләтүен эшләткән хәзрәт, тик бу папкага да тузан куна башлаган инде. Проектны карыйсың да, тел шартлатасың – ә бит ничек матур була алыр иде бу урын! Менә ифтар чатырлары, парковка, казулар вакытында табылган кабер ташларының реставрацияләнгән үрнәкләре… Надир хәзрәт «шап!» итеп папканы япты да, авыр сулап кабат урынына – киштәгә алып куйды. Бу проектның киләчәге шушы агач шкафта гына калырмы икән?

Әкрен генә урамга чыгабыз. Мәчет имамы борчулы тавыш белән сүз башлый:

– Эчке ягын тырышып бераз алып барабыз. Ә тышкы ягын эшләве авыррак. Моның түбәсе илле еллык, алыштырырга кирәк. Әнә, җилле көннәрдә әле бер башыннан, әле икенче ягыннан калайларын алып томырды инде. Үзебезчә рәтләштереп куйган кебек булдык. Ләкин быел кышка кергәч, бу түбә җимерелмәс дип, мин ышанып әйтә алмыйм, – ди ул.

Түбәдән соң, күз диварларга төшә. Акшар белән агартылган, урыны-урыны белән кубып төшкән… Шундый чагыштыру китергән өчен мөселманнар мине гафу итсен, әмма мәчетнең бу бинасы белән чагыштырганда, авылдагы сыер фермаларының тышкы ягы күпкә төзегрәк.

Надир хәзрәт Шәйморатов әйтүенчә, бу иман йортын бер тапкыр «почти ремонтлый язганнар». Эш болай булган. Халык телендә «Президент Миңнехановныкы ди бит ул!» – дип сөйләнә торган «Ак таш» төзелеш оешмасының генераль директоры Газинур Әхмәтов булып киткән монда. Үзе генә булмаган. Элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергәләп килеп, өстәл артында ипле генә чәй эчеп утырганнар. Сүз иярә сүз китеп, Газинур Абдуллович вәгъдәләр биреп ташлый: «Мондый хәл булырга тиеш түгел, сез нәрсә! Бу бит мәчет! Тарихи урын! Моның түбәсен эшләттерәм мин, сметаңны төзе дә, Надир хәзрәт, кил син минем яныма!».

Ну, вәгъдә – иман диләр бит. Мәчет имамы бу сүзләргә канатланып, тиз арада смета төзи, калай заводы белән арзан бәягә материал алу турында сөйләшә, хәтта такталар кайтартып, мәчет артына өйдерә. Ул такталар череп беткән инде, иптәшләр. Генераль директорның түбә ясатуы сүздә генә калган. Сметалар әзер булганнан соң, Надир әфәнде директорның ишек төбен таптый башлый, һәм барысын да сүзсез аңлый.

– Эшкә барган кебек, сәгать иртәнге 9га бүлмәсе янына килеп баса идем. Бу һаман булышмый бит инде. «Нишләп йөрисең син монда көн дә, бар, эшеңне эшлә!» – диде. Чыгып киттем дә, башка бармадым. Мин бит үзем өчен сорамыйм, минем, Аллага шөкер йортым тора – менә дигән, аныкыннан ким түгелдер. Мин мәчет өчен сорыйм – Аллаһ йорты бу!

Надир хәзрәтнең ачынып әйткән сүзләреннән соң, икебез дә тын калдык. Мәчет ишек төбенә, ифтарга дип, халык җыела башлады.


Наил Нәбиуллин мәчеткә «көрәштә булган» байрак бүләк итте

БЕРЛӘШҮ ДӘ КИРӘК

Ифтарга килүчеләр арасында ирләр дә, хатын-кызлар да, балалар да бар иде. Җәмгысе 60лап кеше килгәндер. Әле авыз ачарга шактый вакыт калуын исәпкә алып, чараны оештыручыларның берсе – «Азатлык» татар яшьләр берлеге әгъзасы (элек аның рәисе иде – А. З.) Наил Нәбиуллин белән аралаштык.

– Казанда ифтарлар күп үтә, әмма аларның күбесенең үз йөзе юк. Урысча бик күп сөйләшәләр, вәгазьләр дә урыс телендә, ә без милли җанлы рухта татар ифтары үткәрергә теләдек. Монда журналистларны чакырдык, Татар ата-аналары комитетыннан әти-әниләр җыелып килде. Алар белән дуслашып, уртак фикердә булу дөрес булыр. Бүгенге шартларда безгә берләшергә кирәк. Нинди генә оешма булмасын, үзара килешеп эшләсәк, уңышка ирешербез. Әйтик, ифтардан соң, комитетныкылар халыктан татар теле дәресләрен калдыру буенча җитәкчеләргә җибәрергә җыенган хатларына имзалар җыячаклар. Монда балалар да килгән. Аларны милли мохиткә тарту безнең төп бурычларыбызның берсе. Үземнән чыгып әйтәм – элек авылларда Коръән ашлары була иде һәм алар безгә кызыклы тоела иде. Дин белән бергә телгә дә якынаясың. Әйе, ифтарны беренче чиратта Аллаһ ризалыгы өчен дип үткәрәбез. Ләкин монда башка функцияләр дә бар, әйтик милләтне берләштерү, – ди ул.

«Азатлык»ның тагын бер максаты – мәчетнең исемен таныту, аның проблемалары турында киң җәмәгатьчелеккә чыгару. «Иске Таш» – тыйнак мәчет. Аның тарихын күп кеше белми дә, территориясендә ун мең көрәшче күмелүен – бигрәк тә. Шуңа күрә ифтарларын нәкъ менә шушы мәчеттә үткәрергә булган да инде активист яшьләр.

Ифтар өчен акчаны активистлар үзара җыешкан. 60 кешегә исәпләнгән мәҗлескә 20 мең тирәсе сум акча киткән. Кайнар ризыкларны хәләл кафедан заказ биреп китерткәннәр. Барысы да алдан җентекләп уйланылган.


Ифтарга алтмышлап кеше җыелган иде

ӨМЕТ БАРМЫ СОҢ?

Җыелган халык вәгазь тыңлап, авыз ачып, намаз укып алганнан соң, «Иске Таш»ның ашханәсенә төште. Милли ифтарны башлап җибәрү өчен беренче сүзне «Азатлык» татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин алды.

– Милләтпәрвәр татар өчен иң мөһим әйбер – ул байрак. Рухландыра торган да, елата торган да. Надир хәзрәт, сезгә оешмабыз исеменнән Татарстан байрагын бүләк итәсебез килә. Бу – гади әләм генә түгел. Ул төрле чараларда, митингларда, туган телебезне яклау буенча урам чараларында «көрәштә» булган әләм. Ул мәчетебезгә бүләк булсын, – диде Нәбиуллин. Моннан тыш, «Азатлык»ның мәчет өчен акча җыю кампаниясе башлаячагын әйтте. «Белмим, тиешле сумма җыелып бетсен өчен күпме вакыт кирәк булыр, әмма без тырышачакбыз», – диде ул.

Ифтарга килүчеләрнең берсе – танылган журналист Искәндәр Сраҗи исә, «Иске Таш» мәсьәләсе буенча, бераз «тавыш чыгарып алырга» вәгъдә итте.

– Бераз гына тавышланып алырбыз, дип уйлыйбыз, чөнки шатлыклы хәбәребез бар. Ул шуның кадәр шатлыклы ки, хәтта митрополит та сөенгән: Президентыбыз Казанны яулаганда үлгән урыс гаскәрләренә салынган чиркәү-һәйкәлне реставрацияләргә сүз бирде бит. Митрополит нык сөенгән, малай! Президент – «җегет» ул, сүз бирсә, үтәми калмый, ди. Ә мин ни өчен сөендемме? Димәк, без дә бит хәзер үзебезнең 10 мең татар гаскәре күмелгән җирдә салынган мәчетне торгызып бастыруны да, яңадан адәм рәтенә кертүне дә рәхәтләнеп таләп итә алабыз. Түбәнчеле-е-ек белән, билгеле, һәм законлы юллар белән генә. Ләкин барыбер, сорый алабыз. «Кара әле, аларда бар, бездә юк шту ли?!» – дигән кебек итеп булса да, – диде ул.

Чыгышлар тәмамланып, татар телен ихтыяри укытуга каршы имзалар җыю башланганда, халыкның күңеле күтәрелгән иде. Мәчет имамының да күзләрендә өмет очкыннары кабынды. «Юк, борчылмыйк. Без исән бит әле. Без бергә бит. Бердәм булсак, «нүжәли», шушы түбәне яптырырлык кына акча табып булмас?» – дигән уй һәр кешенең дә башыннан үткәндер, мөгаен.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле