«65 яшьлек җитәкчем ачыктан-ачык бәйләнә, нишләргә?»

-- Лэйсирэ

…Аспирантурага укырга кергәндә миңа 21 яшь иде. Бу вакытта инде кияүгә чыккан, әни булырга да өлгергән идем. Җитәкчем – әтиемнән дә олырак яшьтәге ир-ат. Шуңа күрәдер инде, башта үземә аерым игътибар күрсәтүен, төртмәле сүзләрен, читләтеп нидер әйтергә тырышуын мин озак кына аңламадым. 65 яшьлек ир кеше кызы кебек япь-яшь хатынга ничек өметләнсен?! Бу минем беренче ялгышым булгандыр. Шунда ук кырт кисеп туктатмавымны ул үзенчә аңлады бугай: ачыктан-ачык бәйләнергә кереште. «Мин бит сиңа диссертацияңне якларга ярдәм итәчәкмен, кирәкле кешеләр белән таныштырачакмын», – ди. Үзе янына килүләрне гел кичке якта билгели башлады. Берничә тапкыр дус кызларымны ияртеп барып карадым: ул көннәрне мине бөтенләй кабул итмәде. Кечкенә улымны җитәкләп бардым – тагын ишек төбеннән кире борды. Ачулануы йөзенә чыккан иде… Мин килүгә бүлмә ишеген бикләп куя. Шуннан башлана… «Сез нишлисез?! Минем – ирем, сезнең хатыныгыз бар килеш!» – дип әйтеп карыйм. «Булса соң?! Аларның үз урыны», – ди. «Мин сезне – хатын-кызларны аңламыйм. Нигә жәллисездер? Бер тапкыр булганнан нәрсә үзгәрә? Бәби тап, дип сорамыйм бит синнән», – ди.

Аптырагач, иремә сөйләдем. Аның белән ул чакта аралар шактый суык иде безнең. Әллә шуңа бер дә исе китмәде. «Моңа син үзең гаепле», – диде. Дөрес, бөтен кеше белән дә ачык итеп сөйләшәм анысы… Институт ишеген ачып керү газапка әйләнде. Ташладым аспирантураны – башка юл күрмәдем…

…Танышларым аша бер җырчының төркеменә концерт алып баручы эзләвен ишеттем. Минем дә андый хыялым бар иде! Тәвәккәлләдем. Таныштык, сөйләштек, берничә шигырь әзерләп килергә кушты. Ул чакырган вакытка кабат киттем. Мәдәният сараеның залына барып кердем. Буш, караңгы зал. Җырчы үзе генә. Сәхнәдә тонык кына ут яна – ул миңа шунда күтәрелергә кушты. Ятлаган шигырьләремне сөйли башладым. Тик ул мине бик тиз туктатты. Озын күлмәк кигән идем, «Итәгеңне азрак күтәр әле. Әллә нәрсә уйлама, сиңа бит сәхнә күлмәге тектерергә кирәк булачак – аякларыңны күрергә кирәк миңа», – ди. Аннан: «Бу шигырьләр ярамый әле, әйдә, башкаларны бирәм», – дип, сәхнә артына ияртеп кереп китте. Алдан бүлмәгә мине уздырды һәм… ишекне бикләп куйды. Сәхнә кирәк-ярагы саклый торган тар гына чолан иде бугай ул – борылырга да урын юк… Көчем бик тиз бетте. «Мин – кыз кеше, аннары ничек яшәрмен?» – дип елавым гына айнытып җибәрде аны. «18 яшьтәме?» – дип гаҗәпләнде. Җырлавын телевизордан хәзер дә тыңлый алмыйм…

…Мин дә шундый бер азгын җитәкчегә очрадым… Бездә кыз баланы мондый ир-атларга ничек каршы торырга икәнен өйрәтеп үстермиләр шул. Җитәкче урындыгына утырган ир-ат исә үзен дөньяның кендеге дип белә – нәрсә эшләсәм дә ярый, килешә дип саный. Ә мин яшь, тәҗрибәсез идем. Күңелем дә бик нечкә… «Юк» дигән сүзне, бәлки, өздереп әйтә дә алмаганмындыр. Шулкадәр тупас иде ул! Тормышымны җәһәннәмгә әйләндерде. Коллективта аның миңа бәйләнүен барысы да белә иде, әмма беркем яклап чыкмады. Теләгәненә ирешмәгәч, эш буенча үчләшә башлады. Ике тапкыр «шелтә» белдерде. Иң кызыгы: берничә көннән, приказ белән, ул «шелтә»не кире ала иде. Ике ел түздем… Дөрес, бу арада мине «онытып» торып, башкаларга да бәйләнгәләп алды – сәркатибенә, бухгалтерына… Шуңа күрә генә болай озак түзә алганмындыр. Эшемне бик яратсам да, китәргә туры килде. Китеп, дөрес эшләдем дип уйлыйм. Хәзер барысы да онытылды инде: аннан киткәч, озак гомерләр эшкә урнаша алмавым (анысы да элеккеге җитәкчемнең «тырышлыгы» булып чыкты»!), фатирга түләргә дә акчам булмый тилмерүләрем, үртәлүем…

Бүгенге язмада сүзнең ни хакында барганын аңлагансыздыр инде.

«Җитәкчем бәйләнә, миңа нишләргә икән?» – дигән сорау хатын-кыз форумнарында бик еш яңгырый. Дөрес, рәсми мәгълүматларга караганда, эш урынында мондый күренеш белән бездә хатын-кызларның 15 проценты гына очраша. Тик бу сан бик шикләндерә: әле генә сезгә сөйләгәннәрнең берсен дә мин бит уйлап чыгармадым һәм бу темага тотынгач ишеткән тарихларымның барысын да кәгазьгә дә төшермәдем. Кайдан килеп төгәл булсын инде ул: мондый бәйләнүләр бездә җинаять саналмый – беркайда теркәлми, хатын-кыз үзе бу хакта кычкырып йөрми.

Хәер, нигә бездә генә? Узган ел ахырында Америкада кинопродюсер Харви Вайнштейн белән бәйле зур тавыш чыкты. Дистәләгән актриса аның кайчандыр үзләренә бәйләнүе, хәтта көчләве хакында ачыктан-ачык сөйләделәр. Ума Турман, мәсәлән, туксанынчы еллар уртасында Лондонның бер кунакханәсендә булган хәлләрне искә төшерде:

– Вайнштейн мине этеп екты, үзе чишенә башлады… Мин теләмәгән нәрсәләрне эшләргә мәҗбүр итте, – диде ул. – Мондый чакта үзеңне ерткыч кулына эләккән корбан кебек тоясың икән…

Шуңа күрә 25 ел буе ул да, башкалар да моны сер итеп саклаган инде. Карьераларына зыян килүдән, исемнәренә тап төшүдән курыкканнар. Югыйсә Америка хатын-кызлары, бездән аермалы буларак, ир-атның «игътибары» ничә төрле булуына кадәр белә диләр. Кая ул кул белән кагылу, яшерен теләге барлыгын сиздереп, беркемнең сиңа хәтта карарга да хакы юк анда! Тик закон алар ягында булса да, дәшмәгәннәр шул әнә, оялганнар…

Эштәге харассмент турында көздән бирле бездә дә еш сөйлиләр (җитәкченең сине үзе белән түшәккә ятарга кыстап бәйләнүләрен харассмент дип атыйлар). Башта ул сиңа ялгыш кына тиеп киткән кебек була: күрешкәндә, аркаңнан кочып ала, кулыңа кагыла, беләгеңнән тота… Аннан ике төрле уйларга урын кала торган сүзләр әйткәли башлый. («Үземнән бик олы кеше булгач, аның бу сүзләреннән начар мәгънә эзләмәдем, шаяртадыр дип уйладым һәм… ялгыштым», – ди беренче әңгәмәдәшем.) Бераздан, төрле сәбәп табып, эштән соң калырга куша. («Эш сәгате бетәр вакыт җиткәндә, күзенә чалынмас өчен, кабинетымнан чыкмаска тырыша идем. Хезмәттәшләрең кайтырга кузгалганда, аларга ияреп чыгып китә алсаң, бәхетле буласың», – дип сөйли өченче әңгәмәдәшем.) Аннан инде ачыктан-ачык әйтеп бәйләнүгә күчә: «Минем белән булмыйсың икән, эштән куам (хезмәт хакыңны кисәм)… («Бергә командировкага баруны шундый оста итеп оештырды, сизми дә калдым. Ничек баш тарта аласың – эш буенча бит… Юлга өчәү чыктык анысы, әмма кунакханәгә урнашканда – аерылдык. Мин, әлбәттә, җитәкчем белән бер кунакханәдә калырга тиеш булып чыктым… Шуннан кайткач, «китәм» дип гариза яздым да инде», – боларын да өченче әңгәмәдәшем сөйли.)

Җитәкче ир-ат сиңа хатын-кыз буларак гап-гади игътибар күрсәтәме, әллә чын-чынлап бәйләнәме? Боларны син үзең генә барысын уйлап чыгармыйсыңмы, бәлки ул сиңа шулай дип тоела гынадыр? Хәер, утсыз төтен булмый инде анысы… Кыен хәлгә тарыган хатын-кыз моны флирттан – гыйшык уены уйнаудан башта ук бик тиз аера, диләр. Аның уйнап сөйләшүе сиңа ошамый, шикләндерә, куркыта, «юк» диюләреңне ул ишетми, кире кагуларыңны кабул итми икән – бу инде бәйләнү була. Ә инде ачыктан-ачык йокларга тәкъдим итсә, икеләнергә бөтенләй урын калмый – яраткан кеше бу адымга бармый. Ярату дигәннән, җитәкче – ялгыз ир-ат, ә сез кияүгә чыкмаган кыз икән, ике арада мәхәббәт тә кабынырга мөмкин, әлбәттә. Мәхәббәтнең сез икегез дә гаиләле булган очракта да кабыну ихтималы юк түгел. Тормыш бит бу… Тик без бу хакта сөйләшмибез әле бүген.
Әмма бөтен кеше дә сезнең якка басар дип өметләнмәгез – күпләр үзегезне үк гаепләячәк.

Җитәкчесе бәйләнгән хатын-кызга нишләргә соң инде? Бу катлаулы хәлдән ничек чыгарга? Ни гаҗәп, белгечләр һәр очракта да моның сәбәбен хатын-кызга башта үзеннән эзләргә кушалар. («Ир-ат сиңа бәйләнү генә түгел, хәтта көчләсә дә, барыбер үзең гаепле булып каласың. Безнең җәмгыятьтә шулай бит… Шуңа мин җырчының үземне харап итә язуын дөньяга фаш итә алмадым, милициягә гариза язмадым. Бөтен кеше миннән көләчәк кенә иде… Бу хакта онытсам яхшырак булыр дип уйладым», – ди икенче әңгәмәдәшем.)

Киңәшләргә күчик. Вайнштейн белән булган гаугадан соң, җитәкче янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында экспертлар махсус киңәшләр тупланмасы тәкъдим итте. Сезнең хакта аңарда икеле-микеле уйлар тумасын өчен кирәк болар.
* хатын-кыз иң элек кигән киеменә, тышкы кыяфәтенә игътибар итсен, эштә дресс-код сакланырга тиеш, ди алар. Артык ачык яки бик кыска киенмисезме? Макияжыгыз нинди: бик күзгә ташланырлык итеп буянмыйсызмы?
* җитәкче алдында ничек утыруыгыз да мөһим, мәсәлән, тезне тезгә куеп утырырга кирәкми.
* эшкә урнашканда, гаилә хәлегез белән ул, әлбәттә, кызыксыначак. Әлегә ялгыз булсагыз да, «йөргән кешем» бар дисәгез хәерлерәк.
* җитәкче белән бары тик эш турында гына сөйләшергә тырышыгыз.
* ул сезнең янга артык якын килеп утыра дип саныйсыз икән, күченеп утырудан тартынмагыз: бу сезнең ике арада дистанция сакларга теләвегез турында сөйләячәк.
* соңрак китүегезне сорый икән, алдан ук: «Эш буенча кирәк булсам гына, калам», – дип кисәтергә онытмагыз.
* кулы белән кагылып китүләрен ошатмавыгызны сиздерегез.
Боларның берсе дә ярдәм итмәсә, алга таба нишләргә?

Белгечләр дә үзен кире кагуны теләсә кайсы ир-ат бик авыр кичерә диләр. Җитәкче урынында утыручылар – бигрәк тә. Өстәвенә бу хакта коллектив та хәбәрдар булса… (Мондый хәлне тирә-юньдәгеләрдән сер итеп сакламаска да куша белгечләр. Бәлки, инде бу беренче генә очрак түгелдер – сездән алдагылар аны ничек хәл иткән, нишләгән – биредә озак эшләүче хезмәттәшләрегез акыллы, урынлы киңәш тә бирә ала бит.)

Сезнең өч юлыгыз бар. (Дүртенчесен, җитәкченең азгын теләге белән ризалашып, аның сөяркәсенә әйләнүне санамыйбыз.)

Беренчесе – җитәкче белән аңлашу. Ир-ат белән хатын-кызның төрле галәмнәрдән икәнен күптән беләбез: читләп әйтергә тырышуларны ир-ат гомерендә дә аңламаячак – әйтергә теләгәнеңне аңа турыдан-туры, ачыктан-ачык җиткерергә кирәк. «Фәлән Фәләнович, мин икебез арасында мондый мөнәсәбәтләр булуын теләмим. Эшемне бик яратам, сезне дә ихтирам итәм. Мине аңлавыгызны телим», – дияргә. (Үзенә бәйләнгән җитәкчегә бер танышым: «Мин балага узудан, аборт ясатудан бик куркам. Шуңа күрә, ир-ат белән булу миңа бер рәхәтлек бирми – ирем белән дә йокламаска тырышам. Сез дә кагылмасагыз иде», – дигән иде. Ачыктан-ачык шушы бер сөйләшү җитте: җитәкче аны тынычлыкта калдырды.) Әмма бу сүзләрне тавыш күтәреп, ачуланып, ярсып түгел, тыныч кына әйтергә тырышыгыз. Бу сөйләшү, әлбәттә, кеше күз алдында булырга тиеш түгел.

Алга таба нәрсә эшләячәгегез, аның бу сүзләрне ничек кабул итүенә бәйле булачак.
Юк, андый чакта хатын-кыз ир-атны җиңә алмый икән.

Икенче юл – җитәкчене акылга утырту. Судка мөрәҗәгать итәргә җыенасыз икән, кул астында аны гаепләрлек дәлилләрегез булсын. Моның өчен сөйләшүләрегезне, телефоннан шалтыратуларын диктофонга яздырып барырга, җибәргән «смс»ларыннан скриншот ясарга кирәк. Видеога төшерә алсагыз, тагын да әйбәт. Үзегез әйткән сүзләрне, аны ничек кире кагуыгызны да яздырыгыз. Теләмәсәгез дә, хезмәттәшләрегез алдында ачылырга туры килер – судта сезгә шаһитлар дә кирәк булачак.

Ярый, судка гариза тапшырдыгыз, ди. Һәм… бу хәлгә шуның белән нокта куелырга да мөмкин. Алдарак әйткәнемчә, бәйләнү бездә җинаять дип саналмый. РФнең Җинаятьләр кодексында шантаж юлы белән якынлык кылырга мәҗбүр иткән өчен генә статья бар. 2014 елны Дәүләт Думасында кодекска «бәйләнү» белән бәйле хокук бозулар буенча статья өстәү турында закон проекты каралды. Җәза итеп 30 меңнән 50 меңгә кадәр штраф түләтү яки мәҗбүри эшләргә җибәрү каралган иде. Мондый хәл тагын кабатланса, штраф күләме дә, мәҗбүри эш сәгатьләре дә икеләтә артырга тиеш иде. Әмма депутатлар «бәйләнү» дип нәрсәләрне санарга дигән сорауда уртак фикергә килә алмадылар – закон проекты шулай кабул ителми калды.

Өченче юл – үз теләгең белән эштән китү. Шәрехләп тормасаң да аңлашыла – көчеңне бу мәгънәсез көрәшкә исраф итмәвең хәерлерәк. Хатын-кыз буларак сине түбәнсетә, кимсетә торган көрәшкә… («Ул миннән артист ясыйм, дигән иде. Соңыннан да әллә ничә тапкыр сүз кузгатты. Сәхнә турында кечкенәдән хыяллансам да, ризалашмадым. Мондый юл белән яулаган уңышлар кирәкми иде миңа», – ди икенче әңгәмәдәшем.)

Искәндәр СИРАҖИ, журналист
– Бер-бер нәрсә булса, Америка, «харассмент» дип, тавыш куптара. Бөтен Европада да шушы хәл. Нәтиҗәдә, ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә якынаерга курка анда хәзер. Ирләр: «Безгә хатын-кыз җитәкчеләр бәйләнә», – ди, хатын-кызлар – ир-ат җитәкчеләр ди. Югыйсә ир-ат белән хатын-кыз шуның өчен яратылган бит инде! Тик бүген күбрәк «ир-ат белән ир-ат, хатын-кыз белән хатын-кыз бер-берсе өчен яратылган» дигән фикерне ишетәсең.

Юк, мин бәйләнүләрне дөрес нәрсә димим. Әмма ул гомер-гомергә Россиядә булган (крепостнойлык чорында барин крестьянкалар артыннан чабып йөрмәгәнме?!) һәм бар. Әмма бу хакта беркем дә дәшми, дәшмәячәк тә. Әйтик заманында Билл Клинтонны стажер кыз Моника Левинскины «кыскан» өчен бөтен дөньяга хур иттеләр. Ә безнең илдә, әйтик, кайсы да булса бер министрны шулай тикшерүләрен күз алдына китерә аласызмы? Беркайчан да! Юк, андый гаугалар чыгармаячаклар. Бу илдә, кызганыч, күп законнар эшләми һәм эшләмәячәк.

Бу адымга хатын-кыз ир-атны үзе этәрә дип уйламыйм. Шундый хәл булган икән – монда ике як та гаепле. Урыста «ана эт теләмәсә, ата эт аның өстенә сикереп менми», дип әйтү бар… Тик эш судка барып җиткән очракта, бездә күбрәк хатын-кыз сүзенә карыйлар. Әмма монысы инде аның – бөтенләй икенче проблема.

Хатын-кызны аны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Шул очракта ул чын хатын-кызга әйләнәчәк, үзе дә ир-атны кадерли, аңа ир кеше итеп карый башлаячак. Ә бүген хатын-кыз, ир-ат шикелле киенеп, алар шикелле эшли, гаиләне тәэмин итә. Җәмгыятьтә вазгыять дөрес түгел: безгә хас булмаган тормыш кыйммәтләре килеп керде. Татарда хатын-кыз җил-яңгырдан һәрвакыт сакланган булган – аның өчен ир-ат җаваплылык тойган. Бүгенге ир-атта бу җаваплылык юк, хатын-кызга хезмәтче итеп кенә карау процессы бара. Хатын-кызлар да инде ир-атны үзенең саклаучысы, яклаучысы, туендыручысы, әфәндесе итеп карамый, ә диванда ятучы бер эшлексез, имгәк, булдыксыз, ялкау дип саный. Шуны балалар күреп үсә. Әлбәттә, оясында ни күрсә, аннан очканда шуны кабатлаячак. Бу мәсьәләләрдә Американы бөтенләй аңламыйм! Урамга чыгып, 25 ел элек Вайнштейн миңа кул салды, дип игълан иткән хатын кем була инде ул?! Ә ни өчен соң ул аны чирек гасыр элек әйтмәгән? Яңа исенә төшергән.

Табигатьтә «табигый сайланыш» дигән әйбер бар: сәламәт булмаганнар анда юкка чыгып барырга тиеш. Американнарча болай фикер йөртү дә – сәламәт фикер йөртү түгел: болар шуның белән әкрен генә үлеп бетәчәк. Бу Европага да кагыла. Әнә Нидерландның Премьер-министры хатынын «беренче леди» диясе урынга «беренче джентльмен» дип язганнар. Җәмәгате ир кеше бит. Шушы кыйммәтләрне алар безгә дә тагып маташалар. Вайнштейн турында тавыш чыгарулары да шуңа. Килер бер көн, бер хатын бездә дә беренче булыр. Шулай итеп ул үзен күрсәтәчәк! «Кыйнады», – дип, Марат Башаровның хатыны тавыш чыгарды бит менә. Гәрчә бөтен кеше: «Марат кул күтәрә торган ир-ат түгел, эчкәч ул хатын үзенең нишләгәнен белми», – дип әйтеп тора. Аның каруы, хатыны үзен бөтен дөньяга күрсәтеп алды. Аның кебек йолдыз булырга теләүчеләр тагын килеп чыгачак. Диана Шурыгина, мәсәлән. Без андый кыз барын да белми идек. Ә хәзер 14-15 яшьлек кызлар аның ролендә булырга кызыга. Йолдыз булу өчен бүген синең кем беләндер йоклавың, ә аннан «көчләделәр» дип кычкыруын һәм бу хакта «Пусть говорят»ка килеп сөйләвең генә кирәк икән бит…

Бу дөньяда һәрчак сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр миңа, мәсәлән, каядыр, нәрсәдер язарга рөхсәт итмиләр икән, мин аннан китәм генә. Димәк, хатын-кыз да китәргә тиеш. Китми икән, димәк, ул шушы хәлдән канәгать.

Гөлнур Сафиуллина, Сөембикә

Фото: www.pixabay.com

Бәйле