Сабантуйда балалар белән батут капланган [видео]

-- Лэйсирэ

Башкортстанның Чишмә районындагы Сабантуй бәйрәмендә чак фаҗига булмый калган. Анда балалар уйный торган батут капланган, дип хәбәр итә Башкортстан телевидениесы. Бу хәл насос тишегенә пакет очып килеп керүдән килеп чыккан.

Капланган вакытта батут эчендә унлап бала булган. Аларны тиз арада полиция хезмәткәрләре чыгарган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Бәйле