Илсөя Бәдретдинова Сабан туена соңга калган

-- Лэйсирэ

Узган ялларда район һәм авылларда Сабантуйлары гөрләде. Республика Сабантуйларыннан 10 иң кызыклы мизгел «Интертат.татар» күзәтүендә.

Дүрт миллионлык Сабан туе

Тукай районы Сабан туе 4 млн сумга төшкән. Бәйрәм үткәрүдә спонсорлык ярдәмен районның җирле предприятиеләре күрсәткән, дип яза chelny-biz.ru

Алдарак Тукай Сабантуена Элвин Грей килә дип хәбәр ителгән булса да, бәйрәмнең төп кунагы – Фирдүс Тямаев булган.

Төп бүләк — мотоблок

Кайбыч Сабантуеның баш батыры Владимир Токсаровка тәкәдән тыш мотоблок бирелгән. Башка районнарда суыткыч, телевизор бүләк ителде.

Сабантуймы, артисттуймы?

Түбән Кама Сабан туенда 3 меңнән артык артист чыгыш ясаган. Бәйрәмдә барлыгы 37 мең кеше булган.

Лаешта кино төшергәннәр

Лаеш Сабан туенда National Geographiс телеканалы журналистлары эшләгән. АКШның National Geographic телеканалы журналистлары Казандагы мундиаль матчлары алдыннан күрсәтү өчен Сабан туе турында фильм төшергән. Моңа кадәр алар Калининград, Мәскәү һәм Волгоградта булган инде.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар Кукмара районы Олыяз авылында чыгыш ясаганда, уеннарда катнашырга да өлгергән. Икесенең дә күзләрен бәйләгәннәр һәм Алсу кыңгырау шалтыратып, Азатны үзенә чакырып йөргән. Әллә яулыклары шуның кадәр генә бәйләнгән, әллә башка сәбәп, Азат Алсуны тиз арада эзләп таба.

Тәтешнең арбалы хатыннары

Тәтештә кул арбаларына утырып узышканнар. Әмма арбаны ирләр түгел, ирен яки улын утырткан хатын-кызлар эткән.

#Тетюши #Сабантуй-2018

Публикация от Тетюши-газета «Авангард» (@tetuch_awangard)

Түбәтәйле Сабантуй

Актанышта — “Түбәтәйле Сабантуй” узды. Алдан хәбәр ителгәнчә, Сабантуй кунаклары түбәтәйдән килергә тиеш иде. Әлеге кагыйдәгә актанышлыларның барысы да буйсынганмы-юкмы, әмма район башлыгы Энгель Фәттахов кап-кара ыспай түбәтәйдән! Чынлап! Бу фотода гына ул түбәтәен кулына тоткан.

Хәйрияче Сәлимов

Венер Сәлимовның әтисе авылда, яшьләргә Сабантуй бүләге итеп, тәкә бүләк иткән.

Соңарган Илсөя

Буада Сабан туе быел бер генә көн үтте. Башка елларда “Буа алан” дигән сабантуе мәйданчыгында сабантуй ике көн гөрли иде: көндезге һәм кичке сабантуй. Быелгысы 14 сәгатьтә башланды. Эстрада йолдызларыннан Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаган. Бәдретдинова номеры кичке 6га билгеләнгән булган, әмма ул тиешле вакытына килеп өлгермәгән, дип хәбәр итә буалылар.

Автор: Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Бәйле