Кукмара прокурорының баш прокурорга бүләк турында шаяруы интернет-хитка әйләнде [видео]

-- Лэйсирэ

Кукмара прокуроры Ришат Шакировның Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйковның туган көненә нәрсә бүләк итәргә кирәклеге турында шаяруы интернетта бик кыска вакыт эчендә популярлык казанып өлгерде. Әлеге минутларга аны 9 мең кеше карап, 100дән артык комментарий калдырган.

Роликта Ришат Шакиров һәм «Рәвеш» юмор театры артистлары Әбри Хәбриев белән Фәрит Галиев Илдус әфәндегә ни-нәрсә бүләк итәргә дип баш ваталар.

«Әйдәгез 100 литр бензин бүләк итик. Ә бәлки хатынына берәр ни кирәктер?» — дип фикер алыша егетләр. Ахыр чиктә Илдус Нәфыйковка җыр бүләк итәргә карар кылалар.

Бәйле