Татарстанлылар депутатларга туган телне яклау сорап видеомөрәҗәгать яздыра

-- Лэйсирэ

Мәскәүдә туган телләрне яклап Путинга имзалар тапшыру дәвам итә. Татарстаннан юлланган хатлар саны 3 меңнән артты. Шул ук вакытта татарстанлылар Дәүләт советы депутатларына туган телне яклауларын сорап видеомөрәҗәгать яздырган.

Берничә активист сөйләгән бу видеоязмада депутатлардан 19 июнь көнне каралачак туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен кабул иттермәү таләп ителә.

«Әлеге канун өлгесе кабул ителү очрагында безнең балаларыбыз мәктәпләрдә туган телләрен өйрәнүдән мәхрүм калачак. Сез Дәүләт думасында безнең хокукларны якларга тиешле кешеләр. Минем бөтен халыкларның да хокуклары тигез булган Русия федерациясендә яшисем килә», дип әйтә ата-аналар.

Активистлар сүзләренчә, канун өлгесенең мәгълүм редакциясе татарларның һәм башка халыкларның ихтияҗын кәнәгатьләндерми. Видеомөрәҗәгать балаларның «без туган телдә белем алырга телибез» дигән сүзләре белән тәмамлана.

Видео белән бергә чыккан текстта 21 июнь көнне Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына да мөрәҗәгатьләр яздыру тәкъдиме ясала.

Моңарчы бер төркем Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия президенты Владимир Путинның туры элемтәсенә дә мөрәҗәгатьләр яздырды. Әмма туры элемтә барышында әлеге мәсьәлә күтәрелмәде.

Азатлык язуынча, Русиянең дүрт милли республикасы — Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутия активистлары милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза җыйган. Аларны Мәскәүдә тапшыру дәвам итә.

Видео: Бизнес-онлайн

Бәйле