Фирдүс Татарстан халкын «Тямаев-фест»ка чакыра [видео]

-- Лэйсирэ

Фирдүс Тямаев 8 июль Нурлат районы Тубән Нурлат авылында күпер салу уңаеннан «Тямаев-фест» бәйрәменә чакыра. Чарада Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов , Фирзәр Мортазин, Римма Никитина, Азат һәм Алсу Фазлыевлар һәм башкалар булыр дип көтелә.

Фирдүснең туган авылында зур шоу уздыруы беренче ел гына түгел. «ФЕСТ»ны шаяртып, үзләренчә «Фирдүс егетләре сәхнә тота» дип аңлаталар.

Бәйрәмгә кунаклар Нурлаттан, якын-тирә авыллардан гына түгел, курше өлкәләрдән дә җыела. Җырчы бу чараны Түбән Нурлатта күптән үткәрелми башлаган Сабан туе форматында оештыра. Хәтта ат чабышлары, милли көрәш һәм башка уеннар да үткәрелә.

Бәйле