Казанда яшәүче Әлфия бер елдан артык гаделлек эзләп тилмерә

-- Лэйсирэ

Хокукларыбызны бозалар, рәхәтләнеп алдыйлар. Кемдер, башын иеп, бу хәлгә күнә. Ә кемдер үз хокуклары өчен көрәшә. Казанда яшәүче Әлфия Рассулова әнә бер елдан бирле сыйфатсыз телефон өчен акчасын кайтарып ала алмый тилмерә. Хәер, шушы гомердән бирле 15990 сум акчасын (телефонны шул бәягә алган булган) кайтару өчен йөрми инде ул. Гаделлекне эзләп табарга тырышуы Әлфия ханымның.

59 яшьлек Әлфия ханым безнең белән март аенда элемтәгә керде. Нинди эш белән йөрүен аңлатты да: «Бер үзе системага каршы көрәшүче пенсионер әби турында языгыз әле», – диде. Ул вакытта әле судлар башланмаган иде. Судка барып, үз күзләребез белән күрдек тә язабыз менә хәзер. Системага каршы көрәшүче генә түгел, системаны җиңгән пенсионер турында язабыз.

«ВАТЫК ИКӘНЕН КҮРДЕМ…»

Пенсионер ханым телефонны 2016нчы елның 26нчы сентябрендә Казан шәһәре, Вишневский урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан МТС салонында («Русская Телефонная Компания» акционерлык җәмгыятенең ваклап сату ноктасы) сатып алган була. Ике ел элек булган икән бит инде бу, диярсез, бәлки. Ике ел элек сатып алынган ватык телефон вакыйгасы менә быел гына төгәлләнеп килә бит әле.

Әлфия Рассулованың үзендә дә гаеп бар. «Беренче көннәрдә үк телефонның «дөрес түгеллеген» аңлап алдым. Экраны томанлана, катып кала иде», – дип сөйли ул. Яңа алынган телефонның нинди хәлдә икәнлеген хезмәттәшләре дә күрә (алар судка шаһит итеп чакырылган иде. – Авт.). Ләкин Әлфия ханым «дөрес түгел» телефонны кибеткә илтергә ашыкмый. Бөтенләй «үлгәнен» көтә. «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законда әйтелгән сатып алуның беренче 14 көне эчендә барган булса, үзенә дә җиңелрәк булган булыр иде дә бит. Тик моңарчы андый хәл белән очрашканы булмагач, Әлфия Рассулова төзек түгел әйберне 14 көн эчендә кибеткә кире кайтарып булуы турында белми. Шул белмәве үзенә мәшәкать тудыра да инде.

Телефон өч айдан соң бөтенләй «үлә». Менә шуннан соң Әлфия ханым телефонны тотып кибеткә китә инде. Гарантия вакыты бар бит әле, шулай булгач, тиз генә төзәтеп бирерләр йә яңага алыштырырлар, дип уйлый пенсионер ханым. Ләкин алай җиңел генә булып чыкмый.

«МТС салонына мөрәҗәгать итеп, телефонга диагностика үткәрүләрен сорадым. Анда завод җитешсезлеге барлыгын исбатлау иде ниятем. Мине бер җирдән икенче җиргә «типкәләп» йөрттеләр, бу салонга, тегесенә барыгыз, диделәр. Бауман урамында урнашкан «Samsung» сервис үзәгенә барырга куштылар, анда сезгә диагностиканы бушлай уздырырлар, диделәр. Ләкин сервис үзәгенә баргач, диагностиканы бушлай уздырып булмавы ачыкланды», – дип сөйли Әлфия ханым. Мәгълүмат өчен: «Samsung» сервис үзәге шул маркадагы техниканы ремонтлау белән генә шөгыльләнә. Анда диагностика үткәрмиләр. Өстәвенә, сервис үзәге МТС яки башка сату үзәкләре кушуы буенча эшләми. Сатучының моны белмәве (әллә белеп тә Әлфия ханымны шунда җибәрүе) сәер тоела.

Әлфия Рассулова Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, андагы белгечләр рәсми хат юллаганнан соң гына МТС салонында телефонны алып калалар.


Ватык телефон

ТЕЛЕФОН КАБЫНМЫЙ

2017нче елның 7нче июлендә телефонны кире кайтаралар. Эшләнгән эшләр турындагы актта: «Телефонга диагностика үткәрелде, бернинди җитешсезлеге дә табылмады», – дип язылган. Шуңа өстәп, «гарантия буенча ремонтка тапшыру мөмкин түгел, чөнки дисплейда механик җитешсезлек табылды» диелгән. Механик җитешсезлек дигәне телефонның экраны кырылган һәм бу Әлфия ханым сатып алганнан соң эшләнгән дигәнне аңлата инде. Алга китеп булса да әйтик: нинди кырылу турында сүз барадыр: без дә, судья да телефон экранында кырылган эз тапмадык. Әлфия ханым, фәлән мең тәңкәсен түләп, кырылган экранны алыштырткан булса гына инде.

Хуш, телефонны кайтарып бирәләр. Төзек дип язылган була бит инде. Ләкин шул «төзек» телефонны кабыза алмыйлар. «Иван исемле сатучы егет телефонны кабыза алмагач, зарядкасы беткән, дип аңлатты. Өйгә кайткач, өч сәгать заряд җыйдырдым – телефон кабынмады. Шуннан, телефонны тотып, кабат МТС салонына киттем. Иван бик аптырады, шулай да телефонны икенче тапкыр ремонтка алып калды», – дип сөйли Әлфия ханым.

Шуннан соң да телефон кабынмаган, бүген дә кабынмый. Беренче тапкыр ремонтка биргәч нәрсә эшләткәннәр аны – билгесез.

Шуннан соң Әлфия ханым бәйсез экспертиза үткәрүне таләп итә башлый. «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законның 18нче маддәсенә таянып эш итә ул. Анда «товарда җитешсезлек табылса һәм аның барлыкка килү сәбәпләре буенча бәхәс килеп чыкса, шәхси эшмәкәр яки импортер үз хисапларына экспертиза үткәрергә тиеш» диелгән. Ләкин «Русская Телефонная Компания» (бу вакытта инде Әлфия ханым МТС салоны белән генә чикләнеп калмый, телефонны салонга сатуга куйган компаниягә дә дәгъва белдерә. – Авт.) экспертизаны Әлфия Рассулова үзе үткәрергә тиеш дип бара.

25 134 сум акчасын түләп, «Сыйфатны тикшерү милли институт»ында экспертиза үткәрә Әлфия ханым. Эксперт Артур Хәсәнов «телефонда завод җитешсезлеге ачыкланды, ул сыйфатсыз детальләрдән җыелган, кабынмый, ә механик җитешсезлекләр юк» дигән бәяләмә язып бирә. Тик МТС салонында бу бәяләмәне кабул итеп алмыйлар.

Шуннан соң Әлфия Рассулова кабат Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Анда «РТК»га карата дәгъва язуын язарга булышалар. Эш судка барып җитә.

«ПЕНСИОНЕРЛАР ҮЗЛӘРЕН ЯКЛЫЙ АЛМЫЙ, ДИМӘСЕННӘР»

2018нче елның 3нче августында Әлфия ханым Казан шәһәренең Вахитов районы җәмәгать хөкемдарына гариза язып кертә. Беренче утырышта судья Вәлиуллин Р. «Адванс» Эксперт Агентлыгы» дигән оешмада суд экспертизасы үткәрүне билгели. Ләкин Әлфия ханым бу оешманың бәяләмәсен кабул итәргә теләми. Ник дигәндә, бәяләмәдә төгәлсезлекләр күп була, өстәвенә, агентлык җитәкчесенең мөһере дә булмый.

Аннан соң хөкемдар экспертиза үткәрүне икенче оешмага – «Республика экспертиза үзәге»нә билгели. Тик анысының бәяләмәсе белән дә ни Әлфия Рассулова, ни суд килешми. 2017нче елның 25нче декабрендә Вахитов районы буенча җәмәгать суды Әлфия ханымның дәгъвасын канәгатьләндерергә, аңа телефон бәясен (15 990 сум), 3 644 сум күләмендә гомуми чыгымнарны, «неустойка» бәясен кайтарырга дигән карар чыгара.

Ниһаять, хәл ителде, дип сөенергә өлгерми дә кала Әлфия ханым: 10нчы гыйнвар көнне, ягъни ике атнадан судтан мотивлаштырылган карар ала. Анда: «Сыйфатны тикшерү милли институты» бәяләмәсенә ышана алмыйбыз, чөнки ул экспертиза суд кушуы буенча үткәрелмәгән», – дип язылган була. Югыйсә, шушы бәяләмәне биргән эксперт Артур Хәсәнов суд утырышына килгән һәм үзе биргән бәяләмәне тагын бер кат раслаган була да бит.

Бу карар белән килешергә теләмәгән Әлфия Рассулова үз тикшерүен башлый. Тикшерә торгач, шунысы ачыклана: бактың исә, «Адванс» Эксперт Агентлыгы» суд экспертизасы үткәрә ала торган оешмалар исемлегендә бөтенләй булмый. Өстәвенә, документта күрсәтелгән юридик адрес буенча бөтенләй башка оешма урнашкан булып чыга. Суд экспертизасын ниндидер шикле контора уздырып ята булып чыга. Кыскасы, әллә ниләр ачыклап бетерә Әлфия ханым. Ачыклаганнарының барысына да дәлилләр юк әлегә, шуңа күрә аларны бу язмада телгә алмыйбыз.

Татарстан Суд департаменты идарәсе, Русия Федерациясе Югары суды каршындагы суд департаменты, Русия Тикшерү комитеты, РФ Дәүләт Думасы, РФ Генераль прокуратурасы – барысына да мөрәҗәгать итә Әлфия ханым. Барысы да гади бер телефоннан башланганын да оныта инде ул, гаделлек даулап йөри башлый. Вахитов районы буенча апелляция судына гариза бирә.

Бу утырышта без дә катнаштык. Кызганыч, каршы як (ә анда – ватык телефонны саткан оешма да, «Адванс» Эксперт Агентлыгы» оешмасы директоры да. – Авт.) белән сөйләшеп булмады. Алар судка килмәде. Телефоннарын да алмадылар.

Суд алардан башка гына үтте. Дүрт сәгать дәвамында мәсьәләне өйрәнгәннән соң, судья Илья Аркадьевич Сычёв җәмәгать хөкемдарының мотивлаштырылган карарын гамәлдән чыгарды, Әлфия ханымның дәгъвасын канәгатьләндерде. Хәзер аңа телефон акчасын һәм «неустойка» бәясен кайтарып бирергә тиешләр.

«Без, пенсионерларны, яклаучысыз халык дип уйламасыннар. Без дә үз хокукларыбызны яклый алабыз. Мин шуны исбатларга, үз мисалымда башкаларга да үрнәк күрсәтергә теләдем, шуңа күрә ахырга кадәр бардым», – диде Әлфия ханым судтан соң.

Законда нәрсә язылган…
Әлфия Рассулованың хатасы нидә? Ни өчен аңа ватык телефон акчасын кайтару артыннан шулай озак йөрергә туры килгән? Бу сорауга җавапны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН бирде. Берочтан укучыларыбызга техника сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә аңлатты.

– Күпчелек сатып алучыларның, шул исәптән Әлфия Рассулованың да төп хатасы – «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законның нигезләрен белмәү. Анда язылганча, телефонны сатып алганнан соң 2 атна эчендә җитешсезлек табылса, шул 14 көн эчендә бу телефонны кибеткә кире кайтарырга, шундый ук төрдәге башка телефонга алыштырып алырга, җитешсезлеген төзәтүне яки, гомумән, телефон акчасын кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Әлфия ханым телефонны 14 көн эчендә кибеткә кире кайтармаган. Әгәр 14 көн эчендә ватык телефонны тотып кибеткә барган булса, бу мәсьәләне ерып чыгу күпкә җиңелрәк булыр иде.

– Телефон сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Иң беренче һәм иң төп кагыйдә: нәрсә генә сатып алырга уйласагыз да, иң элек әлеге товар турында мәгълүматны укыгыз. Азык-төлек булса – этикеткасын һәм составын, телефон яки суыткыч булса – инструкциясен яки куллану кагыйдәләре язылган кәгазен, кием-салым булса – биркасын. Сатучы барысын да әйтеп бетермәскә мөмкин, һәм сез үзегезгә туры килмәгән товар тотып кайтып китәчәксез. Аннары товарны алыштыру мәшәкате белән йөрисе булачак (әле алыштырып булса!). Менә шундый хәлдә калмас өчен, һәрвакыт товар турындагы мәгълүматны укырга кирәк!

Телефонга әйләнеп кайтсак, сатып алганчы аны кабызып карагыз. Батареясы беткән булса, сатучыдан зарядкага куюны сорагыз. Күпчелек кибетләрдә инде кулланылышта булган телефоннар да сатыла. Аларга «БУ» дип язылган була. Ләкин сез ул язуны күрмәскә, ә сатучы әйтеп бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә телефонны кабызгач, аны эшләтеп, төрле папкаларга кереп карагыз – анда элекке хуҗасы керткән музыка, рәсемнәр, контактлар калмаганмы икән.

Телефонның бөтен комплектациясен, аеруча гарантия талонын һәм инструкцияне карап чыгыгыз. Алар булырга тиеш. Гарантия талонына тиешле билгеләр куелганмы – анысын да яхшылап тикшерегез. Анда телефонның маркасы һәм моделе, IMEI, сату датасы, сатучының исеме, адресы һәм имзасы булырга тиеш.

– Ә бер җитешсезлеге дә булмаган техниканы «ул миңа ошамый/интерьерга туры килми/ул миңа кирәкми икән» дип 14 көн эчендә кире кайтарып буламы?

– Күпчелек техника Русия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә гамәлгә куелган техник катлаулы товарлар Исемлегенә керә (924нче Карар, 10.11.2011). Бу исемлеккә кергән товарларны «ошамый башлады» яки «миңа туры килми» дип кенә кире кайтарып булмый. Шуңа күрә техниканы уйлап сайларга кирәк.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94. Мөрәҗәгатьләр телефон аша да кабул ителә: (843) 277-94-96; (843) 278-91-93. Республикада алкоголь инспекциясенең 7 территориаль органы бар, болар – Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Казан, Яшел Үзән, Арча һәм Әлмәт органнары. Сорау белән үзегез яшәгән җирлектәге (күрше районда булса – күршедәге) органга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Бәйле