Җырлый белеп җырламаган, сәләте булып сәхнәдә уй­намаган Илгиз Зәйниевтан министр нәрсә сораган?

-- Лэйсирэ

Халык театрга йөри әле. Камал театры заллары шыгрым тулы. Замана чанасы йөгерә-чаба, камаллылар аннан калышмыймы? Калышмыйлар шикелле. Тәҗрибәләр ясыйлар: берничә жанрны кушалар, искеләрен яңарталар – төрлечә кыландыралар. Кемгәдер ошап та бетми, тәнкыйтьләгән кыяфәт ясыйлар. Ә төп массага барыбер ошый.

Элекке рухны саклап, шул ук вакытта яңа сулыш өреп, кылдай нечкә урталыкны югалтмау – минемчә, менә төп уңышларның берсе. Моңа оста кешеләр: Фәрит Бикчәнтәев белән бергә хәзер Илгиз Зәйниевне дә гел телгә алабыз. Илгизнең куйган спектакль-тамашалары 20дән артык, язган пьесалары 40 чамасы. Зәйниевне сәер кеше диләр. Кибәндәй чәче, йөзен күмгән сакал-мыегы, уйлары белән җирдән аерылып “очып” йөрүе – саный китсәң байтак… Әмма аның белән сөйләшкәч, без үзебез кайдадыр очып йөрибез икән, дигән уйлар калка. Ул, киресенчә, җиргә, тормышка, хакыйкатькә ябышкан. Тамашачыларын да кайчак шунда йолкып төшергәли.
Куйганнары, язганнары турында болай да беләбез: “Мәхәббәт FМ”, “Бабайлар чуагы”, “Бармы ришвәттән дәва?” Куелачаклары белән танышыйк:

– 7 ноябрьдә премьера чыгарга тиеш. Быел Чыңгыз Айтма­товның “Гасырлардан да озын көн” исемле әсәрен сайладык. “Мәңгелек буран” дип атарга ният­либез. Инсценировкасын үзем эшлим. Тагын бер яңа спектакль, монысы мин язган – “Дию пәрие”. Яңа төрлерәк тамаша – хореографик комедия булырга тиеш. Төп рольләрдә Илдус Габдрахманов, Ләйсән Рәхимова.

– Илгиз, сине беренче тапкыр “Иделем Акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә хәтерлим. Бик сәләтле егет дип мактаганнар иде. Драматургия буенча “Гран-при” да оттың бугай әле.

– Гран-при отмадым мин анда. Бөтенләй бер урын да алмадым дип хәтерлим. Беренче курста укыган чак, шигырьләр, поэмалар тапшырган идем. Шигырь дип тоелгандыр, күрәсең, алар миңа ул вакытта. Бер повесть бар иде, хикәяләр, драма әсәре.

– Никтер истә калгансың бит барыбер. Талантлы һәм җиңүче булып. Тормыш барысын да көйли. Ник театр соң, Илгиз? Нәрсәсе белән ошый?

– Кечкенәдән җырлап йөрдем. Гел сәхнәдә. Мәктәптә бөтен диярлек спектакльләрдә уйнадым…

– Син җырлыйсың дамы?

– Гомер буе җырладым. (Елмая.) Мәктәпнең төп сандугачы, янәсе. Казанга укырга килгәч, җырны туктаттым. Театр юнәлешен сайладым. Мәктәпне тәмамлаганда 5 пьесам бар иде. Төп хыялым – кинорежиссерлыкка укырга керү. Тик бездә андый ук җитди дәрәҗәдәге кинога укыту юк бит. Театр көчле. Шуңа театрга режиссурага ки­лергә уйладым. Фәрит абыйга килдем. Ул: “Мәктәп белеме белән генә режиссерлыкка укырга ала алмыйм. Башта актерлыкка укы”, – диде. Кердем, 4 ел укып, Камал театрына эшкә алдылар. Беренче зур эш — Ркаил Зәйдулланың җитди әсәре “Үлеп яраттым”ны олы сәхнәдә куйдым.

– Син хәзер ике театрда эшлисең дип беләм…

– Әйе, рус Яшь тамашачылар театрында да эшләп йөрим. Ярдәм кирәк, диделәр. Камалда репитиция бетә дә шунда чабам.

– Ике фронтка эшләгән өчен сүз әйтмиләрме?

– Юк, барысы да килешенеп, рөхсәт белән эшләнелә бит. Министр үзе сорады, Камал театры җитәкчелеге каршы килмәде.

– Уйнамыйсың инде хәзер, куеп кына йөрисең?

– Режиссурага күчкәннән соң, сәхнәдә уйнаганым юк.

– Ни өчен? Сәхнәдә ошамыймы?

– Бик осталар бар бит, алар актер буларак миннән берничә баш өстен. Даһи актер булмагач, нәрсәгә кирәк ул? Миңа күбрәк сәхнә артында булу ошый. Оештыру эшләрен яратам.

– Җырлый беләсең, җырламыйсың. Актерлык сәләте бар, сәхнәдә уй­ныйсың килми. Кеше алдында ялтырап йөрергә яратмауданмы бу, Илгиз?

– Миндә ул сыйфат юк, никтер.

– Кешеләргә күренмим, аның каравы, кешеләрне күрәм?

– Әйе, шулайрак (көлә).

– Рус теле белән татар те­лен­дә спектакль куюның аермасы бармы?

– Юк. Без бер үк Станиславский мәктәбе буенча эшлибез. Актерлар белән аралашырлык кына телне беләбез. Уйнау – бер үк.

– Тегендә-монда йөгереп йөреп, гаиләң янына кайтырга өлгерәсеңме?

– Өйдә кунак кына инде мин. Шулай да тырышам. Кы­зы­бызны яслегә йөртү – минем җа­вап­лылыкта, малай – хатынныкы. Кызы­быз Гәүһәргә биш яшь, улыбыз Хәйдәргә яшь ярым була, Алла теләсә.

– Хатының Резидәнең күңелен ничек яуладың?

– Татфак чакырды да, “Студвес­на”га номер эшләргә булыштым мин аларга. Минем беренче режиссерлык эшем. Аннары “Яңа дулкын” килеп чыкты. Шуннан якыннан аралашып, дуслашып киттек.

– Үзең беренче сүз каттыңмы?

– Юк, берни әйтмәдем, минем кыяфәт кызларны гашыйк итә торган түгел бит. Йә сакал баскан, дигәндәй, йә тузган озын чәч… Бергә эшләү дәверендә генә дуслашып киттек. 7 ел бергә хәзер, Аллага шөкер.

– Туган якларга – Аксубай, Карасуга кайткалыйсыңмы?

– Бик сирәк. Яңа елга кайтырга тыры­шабыз. 1 январь – әтинең туган көне.

– Үзләре килә торгандыр?

– Әти авылдан чыкмый. Әни спектакльләргә килгәли.

– Бердәнбер шундый “сәер” баламы син гаиләдә?

– Ике апам бар, бер абый. Мин төпчекләре. Апалар – укытучылар. Абый – полиция хезмәткәре. Аларның да иҗатка сәләтләре бар. Әмма никтер ул якка тартылмадылар.

– Нигә?

– Һәркемнең үз һөнәре. Иҗат кешесе булу – бу дөньяның төп максаты түгел. Үз һөнәреңдә оста булырга кирәк. Димәк, аларның ипиләре башка җирдә.

– Сиңа хәзер 30 тирәсе. Ир-атлар өчен авыр чор, диләр. Бер артка, бер алга карап ала торган вакыт. Сизәсеңме моны?

– Шулай, эш тә бара кебек, гаиләдә дә барысы тәртиптә, Аллага шөкер, яңа спектакльләр куела, ә күңелдә барыбер ниндидер канәгатьсезлек, борчу: мәчеләр тырмаган кебек. Шул күчеш чорыдыр инде ул. 31 яшь тула менә, тынычланырмын дип өметләнәм.

– Тынычланмаячаксың инде син. Яңа баскычка аяк басканыңны аңлап, тагын да тынгысызрак тормышка кереп китәрсең. Минемчә, алда тагын да бөегрәк эшләр көтә сине.

– Амин, шулай булсын.

Райнур Әгъләметдинов, Акчарлак

Бәйле