Әкияттәге кебек тылсымлы таягым һәм шуның ярдәмендә нибары бер теләгем генә чынга ашардай булса, «Бөтен авыру балалар сәламәтләнсен!» – дигән теләк теләр идем. Ачу да килә кайчак: әллә нинди илләрнең миллиардлаган сум бурычларын гафу кылган, кирәксезгә яңа «мөгезләр» чыгарып, акчасын ыбыр-чыбырга әрәм иткән бөек илебездә авыру балалар проблемасы ата-ана җилкәсенә генә төшеп кала.
Салкын тиеп кенә чирләсәң дә, бер айлык диярлек хезмәт хакың даруга китә. Ә менә сырхавың катлаулырак булса нишләргә? Чыгу юлын эзләп, газапланган баласының хәле аз булса да җиңеләйсен, дип, ата-ана ярдәм сорарга мәҗбүр. Хөкүмәттән сораган ярдәмнең койрыгы кыска – «фәлән карар нигезендә» дип түләнгән тиеннәр ашарга да җитми, дәвалану турында нинди сүз була алсын?! Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә ышана әти-әни. «Ил төкерсә – күл була, бәлки бераз булса да булыша алырлар?» – дип өметләнәләр.
Әнә шундый уйлар белән бу юлы Башкортстанның Уфа шәһәреннән мөрәҗәгать иттеләр безгә. «Хөрмәтле милләттәшләр! Зинһар өчен ярдәм итегез! Рафаэль исемле шаян улыбызның шушы матур дөньяда башка балалар кебек уйнап-көлеп, йөгереп һәм шаярып яшәргә бик зур теләге бар. Тик аңа атлап китүе һәм сөйләшүе генә авыргарак туры килә. Шуңа күрә «Сакура» медицина үзәгендә дәвалану таләп ителә. 50-100-200 сум бик күп түгелдер, ләкин Рафаэль өчен бу зур мөмкинлек! Рафаэльгә 6 яшь, диагнозы – балалар церебраль параличы», – дип язганнар. Без бу үтенечкә битараф кала алмадык. Рафаэльнең әнисе Әлия Шакировага шалтыратып, тулырак белештек.
Әлия 2010нчы елда кияүгә чыккан. Ике елдан соң, беренче мәртәбә йөккә узган. Карынында берьюлы ике ул яралганын белгәч, шатлыгының чиге булмаган. Нәсел дәвамчылары бит! Ире дә бәхетнең җиденче катында булган, барлык әти-әниләр кебек, яшь пар өзелеп бәбиләрнең туар көнен көткән.
Беренче йөклелеге булгангамы, ике сабыен берьюлы күтәргәнгәме, Әлия вакыт-вакыт үзен начар хис итә. Ләкин табиблар борчылырга урын юк, дип тынычландыралар. «Бар да әйбәт сезнең. Бар да тиешенчә бара». Көмәненә 32 атна булган вакытта, бер шимбә иртәсендә булачак әнинең эче авырта башлый. Нәрсәдән икәнен дә аңламый, баштарак әллә ни әһәмият тә бирми Әлия. Бәлки шулай тиештер? Балаларга туарга иртәрәк әле. Димәк, бу үзәк өзгеч авыртынулар – тулгак булмаска тиеш… Әнә шулай дип тынычландыра үзен, ләкин ялгыша: балалар чынлап та дөньяга килергә ашыга, һәм бу эч авыртынулары да шул сәбәпле башланган була.
Эч авыртулары түзеп булмаслык була башлагач, ире белән больницага ашыга ул. Аналыгының 4 сантиметрга ачылган булуын хәбәр итәләр. Димәк, тиздән балалар туачак. Ләкин бер проблема бар. Табиблар «стремительные роды» дип бәяләгән халәт шунысы белән куркыныч тудырган: ананың сабыйлар чыгачак юллары бу ашыгыч хәлгә әзер булмаган. Димәк, туган вакытында баланың берәр әгъзасына зыян килү, яки кысылып калу куркынычы бар. Ләкин кесарев кисүе ясый алмыйлар – чөнки аналык ачылган.
– Гади көн иде бит югыйсә, нәрсәдер килеп чыгар дип уйламадык та. Организмым да әзер булмаган инде моңа. Кинәт килеп чыкты шул. Табиблар: «Авыртуга түзә торган кеше икәнсең», – диде. Балалар сәламәт кенә тусын, дип, бик борчылдым һәм авыртуларга да карамастан, бала тапканда үземне тыныч тотып, табиблар кушканны эшләдем. Алар тынычландырып торды. Чыгу юлларым тиешенчә ачылырга өлгермәгәнлектән, беренче булып туган улым – Рафаэльгә бөтен авырлыкны үзенә алырга туры килде – аның туган вакытта муены кысылып калган, башына берничә секунд кислород килмәгән, шул вакыт эчендә баш мие зыян күргән, – дип сөйли Әлия Шакирова.
Тугач та, башка балалар кебек тотмый сабыйлар үзләрен – еламыйлар. Табиблар борчылмаска куша: «Ә сез нәрсә көтәсез соң, балалар вакытыннан алда туды, җитлекмәгәннәр. Менә – беренчесе, менә – икенчесе», – дип, тиз-тиз күрсәтәләр дә, ике сабыйны да реанимациягә алып китәләр. Балалар үзлегеннән сулый да, ашый да белми. Бер ай буе диярлек больницада тотканнан соң гына кайтарып җибәрәләр аларны. Икенче булып туган малай – Рөстәм ныклырак була. Абыйсына караганда алданрак суларга өйрәнә. Кыяфәте буенча да, сәламәтрәк күренә.
– Балалар тудыру йортыннан чыкканда, Рафаэльдә ДЦП булырга мөмкин дигән сүз бөтенләй булмады. Шуңа без бернинди хәсрәт-кайгы көтмичә, ике баланың да исән тууына шатланып, гадәти тормыш алып бара башладык. Өйгә кайткач әнием, кайнанам ярдәм итеште. Бик бәхетле идек без. Табиблар әйтте анысы – бер яшькә кадәр Рафаэльнең үсешендә тоткарлыклар булачак, ләкин яхшы неврологка мөрәҗәгать итсәгез, бар да нормальләшәчәк, үтәчәк, диделәр. Бу сүзләрдән куркып, больницадан чыккач та, балаларны неврологка күрсәттек, ул исә: «Бар да тәртиптә», – дип тынычландырды. Мәшәкатьләр белән ике ай үтеп китте. Һәм шуннан сизелә башлады инде. Ике баланың үсешен чагыштырсаң, җир белән күк арасы иде. Икенче булып туган улыбыз Рөстәм – тынгысыз, гел хәрәкәттә, башын тота, ә Рафаэль шуның капма-каршысы. Кабат поликлиникага бардык, табибларга күрсәттем: «Ник баланың берсе генә көйсезләнә, елый, һәм үсеше буенча бик күпкә артта кала, хәрәкәтләнми диярлек?» – дим. «Алар бертөрле үсә алмыйлар инде, икесе ике кеше бит, ничек бөр төрле булсыннар?!» – диделәр.
Шундый юату сүзләре белән кайтарып җибәрсәләр дә, әни кеше буларак Әлия Рафаэльнең сәламәтлегендә кимчелекләр барлыгын сизенә. Сабыйларга 4 ай тулгач, түләүле клиникадагы неврологка бара. Әнә шунда беренче туган улына ДЦП дигән куркыныч диагноз куялар да инде. Шушы көннән алып, алты ел буе Әлия бертуктаусыз улын дәвалый, тернәкләндерү үзәкләреннән кайтып керми. Иң төп максаты – улын аякка бастыру. Инде алты яшь булса да, Рафаэль бит әле дә яралы солдат кебек акрын гына идәннән шуыша белә дә, чак кына мүкәли ала. Утыруы – авырдан, аякларын алга сузып утыртсаң – егылып китә, шуңа аларны һәрчак аска бөкләп куялар. Рафаэльнең үзлегеннән йөри алмавы бөтен әйберне дә катлауландыра анага. Ире белән аерылышканнар – балалар тулысынча ана кеше тәрбиясендә. Шуңа күрә юындырырга кирәк булса да, каядыр барырга уйласалар да, Әлия улын үзе күтәрә. Бала гел кечкенә тормый шул, үсә – алты яшьлек малайны күтәреп аркалары сызлаган вакытлар аз түгел әни кешенең. Таксида йөри алмыйлар – акча күп китәчәк, шуңа күрә коляскага улын утырта да, шул колясканы күтәреп автобуска керә, күтәреп чыга… Һәм көн саен шулай.
– Аяклары йөрмәсә дә, бөтенләй хәрәкәтсез ятып кына тормый ул. Бераз борылып ята белә, матур итеп сөйләшмәсә дә, без аңларлык итеп, эндәшкән була. Үзенчә аңлата, сүзлек запасында 60-70 сүз бардыр. Ләкин күп нәрсәдә артта калган, билгеле. Төсләрне белми, саннарны, фигураларны. Психик яктан да тайпылышлары бар инде – сәбәпсез елый, көйсезләнә, кычкыра. Мин эшкә урнаша алмыйм, чөнки улымны карыйм. Баланың пенсиясенә өчәү яшибез. Әле шул акчага Рафаэльне дәвалыйбыз, ипотекага тулай торактан бүлмә алган идем, шуның акчасын да түлибез, – дип сөйли Әлия.
Бүлмәләре 16 квадрат метрлы гына. Инвалид һәм сәламәт баланы шул мәйдандагы торакта бергә яшәтү авыр Әлиягә. Сәламәт улы мәктәпкә укырга керер яшьтә – ул укый башласа, дәресләрен ничек әзерләтермен, дип борчыла.
– Арый Рөстәм Рафаэльдән. «Кайчан дәваланырга китәсез инде?» – дип, еш сорый. Без киткән чакта өйдә үзе генә кала бит, шуңа сөенә, чөнки тынычлыкка сусый балам. Бүлмәдә иркенләп йөрерлек урын да юк. Рафаэльгә тернәкләнү узу өчен төрле җайланмалар бирәләр: утыру өчен ярдәмче терәк, басу өчен ярдәмче терәкләр, инвалидлар өчен «ходунки»лар. Шуның аркасында бөтенебезгә дә авыр, әлбәттә. Мин инде икенче улым белән идәндә йоклавым турында әйтмим дә. Чөнки бездә бер карават кына, икенче караватны куярга урын юк, ә бергә диванда ятсак, Рафаэль белән йоклап булмый. Авыру бала белән авыр. Дошманыңа да теләмәссең. Баланың үз кул-аяклары тыңламый, аның бу әгъзалары – мин. Ашатам, йөртәм, сораганын эшлим. Үземә дә бернинди буш вакытым юк – шул бала дип кенә яшисең, эшләмисең, кеше арасына чыкмыйсың. Кыен, бик кыен. Елаган чаклар да була. Хәзер дә менә, сезгә сөйләгәндә дә, чак еламый түзәм… – ди әңгәмәдәшем.
Бу зарлары – аның тормышындагы бер мизгел генә. Һәр көн кабатланып тора торган мәшәкатьләрне нибары «Улым үз аякларында йөри башлаячак та, барыбызга да җиңелрәк булачак!» – дигән ышаныч кына җиңеләйтә. Табиблар да әни кешене яхшыга өметләндерә: бүген булмаса иртәгә атлап китәчәк, баланың үз аягына басарга мөмкинлекләре зур, бары тик бераз ярдәм генә кирәк, ди алар.
Тиздән Рафаэльгә янә тернәкләнү курслары узарга кирәк булачак. Әни кеше улын Каф тавына да алып менәргә әзер – булыша гына алсын. Ләкин табиблар сораган 120 мең сум акча бу гаиләдә юк. Шуңа күрә хәлләренә керүчеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр Әлия Шакирова. Тиешле сумма җыелган очракта, улына ЛФК, массаж, энәләр белән дәвалау, дефектологлар белән сеанслар, мануаль терапия курслары биреләчәк. Бәлки нәкъ менә шушы дәваланудан соң Рафаэль йөреп китәр, кем белә бит…
Бу гаиләнең хәсрәтенә битараф калмаучылар укучыларыбыз арасында да булыр дип ышанабыз. Сабыйны тернәкләндерү өчен аз булса да матди ярдәм күрсәтә алсагыз, рәхмәтле булыр идек.
Тулырак белешмә алу өчен Әлия Шакированың кесә телефоны: 8-965-928-14-57
Рафаэльнең реквизиты (Сбербанк картасы): 4276 8801 3397 8514
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит