Гомер буе авыр эштә хезмәт куйган пенсионерлар “списать” ителгән баракта яшәргә мәҗбүр

-- Лэйсирэ

Редакциягә Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Тәслия Галимуллинадан менә мондый эчтәлектәге хат килеп төште:

“Яңа юл урамында урнашкан 6нчы санлы “щитовой барак”та яшим. Аны 2012 елда “списать” иткәннәр. Без моны очраклы рәвештә генә белдек, әйтмәгәннәр иде. Дөрес мәгълүматтыр бит? Ә без һаман шунда торабыз. Ишекләре, тәрәзәләре ябылмый. Стеналары китә, стена белән түшәм арасы ачыла башлады. Җылылык торбалары стенага терәлеп үк тора. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәевкә, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗановка да мөрәҗәгать иттек. “Безнең мөмкинлек юк”, – дип җавап бирделәр. Гәрәев исә ниндидер фатирда вакытлыча торып торырга куша. “Анда ошамаса, малаеңа фатир бирәбез, шунда күчеп тор”, – диде. Ни дигән сүз булгандыр инде бу? Чөнки улым үзе кеше фатирында яши. Аннан, тегендә-монда күчеп йөрергә мин эт түгел бит инде. “Бәлки мин күчәрмен дә, ә җиһазның аягы юк бит”, – дигәч, Гәрәев: “Ярар, алайса, тор шул җимерек өеңдә”, – дип көлде. Прокуратурага яздык. Әмма үзгәреш булмады. Инде аларга да ышанырга ярамагач, кемгә барып егылырга? Мичкә күпме яксаң да салкын. Ишек ябылмагач, тупсага кадак кагып, шуның белән тарттырып бәйләп куябыз. Безнең ише гади халыкны кем санга суксын инде? Зуррак урында эшләсәк, шундук тикшерерләр, чарасын күрерләр иде”, – дип язган автор.

“60 яшькә кадәр эшләдем”

Вәт, малай, ә! Республикада әллә нинди чемпионатлар уздырабыз, ә халык җимерек баракларда, ярым­җимерек өйләрдә җан асрый. Район саен бар мондыйлар. Арча баракларында булган идем. Анда хәлләр тагын да аянычрак иде, ул бараклар тимер юлга терәлеп үк тора, әйтерсең лә, өй түреннән поезд чаба. Әле һаман да бар алар.

Советлар Союзы заманыннан ук кайберәүләр баракларда, тулай торакларда утырып калган. Һаман шунда нәрсәдер өмет итеп, якты киләчәккә, җитәк­челәрнең күңе­лен­дәге миһер­бан­лыкка ышанып, инде болай да кимеп баручы көннәрен саный-саный яшәп яталар. Гомер­ләре җитүе генә икеле. Аннан, ничек инде иртәдән кичкә кадәр җиң сызганып, бил бөгеп, бөкрәеп-кәкрәеп иң авыр эшләрдә эшләгән кеше­ләр картлыкларын җиме­рек, тишек баракларда каршыларга тиеш? Кечкенә генә фатирлык та хезмәт куймаганмыни алар? Ваннадагы краннардан килгән җылы суда кулларын да юа алмый үлеп китәрләр микән?

Ишекләрен бау белән тарттырып гомер иткәч, мин Тәслия апаны ялгызы гына яшидер дип уйлаган, эчемнән генә улларын да битәрләп алган идем. Нишләп әниләренең ишекләрен ябыла торган итеп төзәтеп китмиләр, мин әйтәм. Тәслия апаның ире дә бар икән, ләбаса. Ире Радик белән бергә гомер кичерүләренә 34 ел булган инде. Соң өйләнешкән алар, 29 яшьтә генә башлы-күзле булганнар.

Тәслия апа тумышы белән Арча районыннан. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга чыгып китә ул. Укуны дәвам итәргә дигән уй башына да килеп карамый, алай гына да түгел, китап белән букчасын бер читкә алып атып, ирекле кош кебек җиңел сулап куя ул. Эшкә дә артык нәзберек булмый, дөресрәге, кайда торыр урын бар, шунда урнаша.

– Итек комбинатында эшләдем, трамвай-троллейбус депосында идән дә юдым, – ди ул.

Аннан Кукмара районы егете Радикны очрата. Егетнең туган авылына кайтып, туй итәләр. Әмма монда да торыр җир булмый, янә Шәмәрдәнгә чыгып китәргә туры килә. Чөнки Радикның авылда абыйсы белән сеңлесе дә була.

– Башта йорт “снимать” итеп тордык. Соңыннан икебез дә “районара база”га йөк ташучы булып эшкә кердек. Бу баракны 1983 елда сала башладылар. Менә шуннан торыр урын бирделәр безгә. Без килгәндә ике якта кешеләр яши, ә безнең бүлмәгә мич тә чыгарылмаган иде, үзебез хәстәрен күрдек. Йөк ташучы булып байтак гомер эшләгәч, ит комбинатына күчтем, – ди Тәслия апа.

– Капчыклар күтәреп йөрмә­гән­сездер бит? – дип сорыйм аннан.

– Без – хатын-кызлар кәгазь тарт­малардагы әйбер­ләрне күтәреп ташыдык. Товарлар поезд белән төрле өлкәләрдән килә иде. Шуннан бирле Радик помидор ашамый, – ди Тәслия апа.

– Помидорлар килеп җиткәнче череп, сасып бетәләр иде, шуларны башта черекләреннән чистарттык, аннан кибетләргә төяп җибәрдек, – дип сүзгә кушыла Радик абый. – Бөтен җиребез черек помидорга батып, суга төшкән чеби кебек лычма булып кайта идек. Әле баракта юынырга да проблема бит, һаман да гомуммунчага йөрибез. База беткәч, сельподан ат белән кибетләргә ипи ташыдым, сельпо да юкка чыкты, соңыннан урманчылыкка каравылга чакырдылар…

– Гомеребез буе авыр эшләрдә хезмәт куйдык, ул сәламәтлеккә дә йогынты ясамый калмады. 60 яшькә кадәр эшләдем. Хәзер күзләрем тартыша. “Дуңгызның начар каны” тамган диделәр, – ди Тәслия апа.

– Ит комбинатында нинди эшләр башкардыгыз? – дип сорыйм аннан.

– Җиңне беләккә кадәр сызганып, 42 үлчәмле итек киеп эшләдек. Өч пар резин итек бирәләр иде. Башта ит тунадым, малның баш өлешендәге итне казылык өчен чүпли, сөяккә генә калдыра идек. Соңыннан дуңгыз, сыер башлары, аяклары өттек. Комбинатта ун ел эшләдем, пенсиягә шуннан чыктым, – ди Тәслия апа.

– Баракта яшәгәндә киләчәгегез турында уйладыгызмы соң? – дип сорыйм аннан.

– Ничек уйламыйсың инде? Ләкин кая барасың? Хезмәт хакына да токмач белән шикәр бирделәр бит, – ди Тәслия апа.

Менә шушы баракта ике ул үс­тергәннәр, аларны башлы-күзле иткәннәр алар. Барак бүген, чыннан да, утырып еларлык. Эчтән карасаң да юк, тыштан карасаң да юк. Радик абыйның аны төзәтәсе дә килмидер инде, чөнки бу ямаулык кына берничек тә ярдәм итмәячәк. Алай дисәң, “тәрәзәнең теге ягыннан полиэтилен куйдым” ди. Олы бүлмә бигрәк начар хәлдә, кышларын ике тапкыр яксаң да, җылынмый икән. Шуңа күрә, кышны кечкенә бүлмәдә чыкканнар. Олы бүлмәдә ничектер тәрәзә дә, түшәм, стена да аерым-аерым урнашкан кебек. Араларында ярык.

Өстәвенә, ыс исе барлык әйбергә сеңгән. Үзләре бу искә өйрән­гән­нәрдер инде. Утынны сатып ала­лар икән. Газ баллоны да үзлә­ренеке. Нәкъ элеккечә барысы да.
Янәшәдә генә диярлек тимер юл.

– Төнлә поезд тавышына йоклый алмыйбыз, баш авырта, үзебез би­шектәге бала кебек карават белән селкенәбез, – диләр Галимуллиннар.
– Моннан фатир алып китүчеләр булдымы соң? – дип сорыйм.

– Берәүләр алып китте, икенчеләре үзләре йорт салып чыкты, – ди Тәслия апа.

– Соңгы вакытларда баракны бе­рәү дә килеп карамады, тикшер­мәдеме? – дип соңгы соравымны бирәм аларга.

– Казаннан бер хатын килгән иде, фотога төшереп йөрде, – ди алар.

Безнең халык әнә шундый инде ул. “Казаннан бер хатын килгән иде”, – дип тик утыра.


Монда кеше яши аламы инде?

Соңгы сүз

Бараклар, тузган тораклар тирә­сендәге проблемалар тиз генә бет­мәс, ахры. Әлеге коточкыч шартларда яшәүчеләр дөреслек эзләп кайда гына хатлар язмады да, кемнәрнең генә ишеген шакымады. Судлашып беттеләр. Чөнки өстә утыручылар җимерелеп бетәргә әзерләнгән йортларны “авария хәлендә” дип танырга ашыкмады. Ашыгыр иде, аның өчен бушка торак бирәсе була бит. Мин моны Саба районы буенча гына сөйләмим, тулаем республикада шушы хәл. Гомумән, республикада ничә барак бар икән?

Ник безнең шундый бай республика алардан арына алмый?

Хәтерем ялгышмаса, моннан бер­ничә ел элек Алабугада бараклар белән халыкны куркыта ук башладылар. Янәсе, фатир өчен озак вакытлар акча түләмисез икән, баракка кертеп тыгабыз.

Казанда исә авария хәлендәге йортларны бик арзан бәядән сатып алып, күпме кешене төп башына утырттылар. Соңыннан гына бәясен арттырып куйдылар, хаталарын төзәттеләр.

Ә Галимуллиннар белән ни булыр? Саба районы башлыгының урынбасары Расих Закирҗанов белән бу хакта сөйләштек. Ул үз чиратында, әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен әйтте, оешмалар белән элемтәдә торуын җит­кер­де. Кыскасы, баракта яшәүчеләрнең ачы язмышы турында Казанда да беләләр. “Тагын барып карарбыз”, – дип тә күңелемә өмет салды.

Тик Шәмәрдән җирле үзидарә рәисе Айдар Гә­рәев кенә тулысынча җа­вап бир­мәде. “Сорау бирү тоныгыз ошамады”, – диде.

Мин үземә фатир сорамыйм. Галимуллиннар өчен борчылам. Әгәр дә хөрмәтле Гәрәев, сезне җитәкче итеп сайлаганнар, өстәвенә, баракларны да сезнең баланска биргәннәр икән, боларның барысы өчен дә иң беренче чиратта сез җаваплы. Сез чара күрергә, әлеге хәлдән чыгу юлларын югарыда утырганнар белән бергә эзләргә тиеш.

Шулай итеп, сигезешәр мең сум пенсия алып яшәүче Галимуллиннарны киләчәктә нинди язмыш көтә? Ни өчен аларны “авария хәлендә” дип табылган баракта яшәтәләр? Бу сорауларга җавап булмады.

Эльмира Флүн, Акчарлак

Бәйле