Чаллыда ике яшьлек сабыен ачка тилмерткән 3 бала анасы штраф түләп котыла

-- Лэйсирэ

Чаллыда ике яшьлек кызын ашатмыйча ачка тилмерткән 3 бала анасына штраф салганнар, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Стена артында туктаусыз бала елавы хакында полициягә күршесе мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре ишекне ватып керергә мәҗбүр була. Хәлсез, ачлыктан сөйләшә һәм йөри дә алмаучы сабыйны инвалидлык дәрәҗәсендә табиблар кулына тапшыралар.

Суд залында 34 яшьлек хатын-кыз елап, тәүбәләр итеп, ана булу хокукыннан ваз кичермәүләрен сорый.

Нәтиҗәдә 3 бала анасына 5 мең сум күләмендә штраф салганнар.

 

Бәйле