20 көндә җыелган 11 тонна кәгазьне авыру балалар өчен акчага әйләндерәләр

-- Лэйсирэ

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге кәгазь җыю хәйрия эшен дүртенче ел рәттән оештыра, быел исә ул 1 июньнән 20 июньгә кадәр узды.

Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, акция кысаларында 20 көндә барлыгы 11,8 тонна макулатура тупланды. Хәйрия чарасында волонтерлар актив катнашты, алар кирәк булмаган кәгазьләрне җыю, бушату, үлчәү кебек эшләрдә ярдәмче булдылар. Акциягә республика халкы һәм башкалада яшәүчеләр дә кушылды.

Кирәк булмаган кәгазьләрне тапшырырга казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Аеруча Татарстанның мөхтәсибәтләре — Аксубай, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Кукмара, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Әлки, Лениногорск, Сарман, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы, Саба мөхтәсибәтләре һәм Казан шәһәренең Мәскәү, Киров, Совет районы мәхтәсибәтләре зур активлык күрсәтте. Акция хәйриячеләре арасында шулай ук оешма да бар. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек, республика районнарыннан җыелган гомуми макулатура күләме 9,6 тонна тәшкил итте. Казанның Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә 2,2 тонна кәгазь чималы тупланды. Акция кысаларында җыелган чаралар матди ярдәм сыйфатында күрсәтү максатыннан «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий