Тәтештә 4 метр тирәнлектә тереләй күмелгән ирне коткаралар [фото]

-- Лэйсирэ

Татарстанда туфрак белән күмелеп калган ир-атны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Тәтештә “Сельхозтехника” базасы территориясендә гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр кичә көндез ашыгыч хезмәтнең 112 номерына килгән. Канализация торбасын алыштырганда, эшче өстенә туфрак ишелеп төшкән, дип хәбәр итә шаһитлар.

Һәлакәт урынына килгән 133 нче янгын сүндерү хезмәткәрләре 4 метр тирәнлектә 1 метр туфрак астында ир-ат ятуын ачыклаган. Коткаручылар водоканал хезмәткәрләре белән бергә 48 яшьлек эшчене траншеядән чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Татар-информ

Бәйле