“Футболны гомер дә караганым да юк, карыйсым да, күрәсем дә килми. Яратмаган әйберне ничек яратам дип әйтеп булсын”, — дип белдерде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов “Интертат” хәбәрчесенә.

Казандагы футбол атмосферасы да рухландырмыймы, дип сорыйм аннан. “Юк, менә шушы рухландыра мине” дип тамашачыларга ишарәләде. Исегезшә төшерәбез, җырчы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында иҗатташ дуслары белән хәйрия концерты үткәрде. Җыелган акчалар ДЦП белән авыручы бертуган игезәк малайлар Альберт һәм Артур Мостафиннарны дәвалауга тотыла.

– Бик зур рәхмәт монда килүегезгә. Монда булганыгызга мин бик шат, чөнки бөтен Казан “чаша” янында гүләйт итә. Анда футбол карыйлар. Мин футболны бик яратып бетермим, шуңа караганым да юк, карыйсым да килми. Мин футболны соңрак карарга җыенам. Бездә шәп футболистлар беләсезме кайчан туачак? Бер 20 елдан. Менә болар эшләрен эшләп кайтып киткәч, бездә яхшы футболчылар, “кара татарлар” туачак, — дип көлдерде Салават тамашачыларны.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА, Интертат

Бәйле