Күп балалы әти-әниләр эш урыныннан бирелүче түләүле ялга үзләре теләгән вакытта китә алачак. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге канун проектын беренче укылышта хуплаганнар. Ул арада белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген илдә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яртысыннан да күбрәге үзләренә тиешле ярдәм чаралары турында белми. Кануннар кем өчен языла?
Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесе Тамара Плетнева сүзләренә караганда, бүген илдә өч һәм аннан да күбрәк малай-кыз үстерүче гаиләләр саны 1,5 миллионнан артып китә. Алар арасында 1 миллион 233 гаиләдә – өч, 232 мең гаиләдә – дүрт, 95 меңнән артыгында исә аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Канун проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, яңалык хуплау тапкан очракта, өлкәннәр гаиләсе белән күбрәк вакытын бергә үткәрә алачак. Димәк, әти-әниләр тәрбия мәсьәләсенә тагын да игътибарлырак булачак, дигәннәр. Менә шундый ял! Дөрес, итәк тутырып бала тәрбияләүче теләсә кем үзе теләгән вакытта ялга китә алмаячак. Сүз унике яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк малай-кыз үстерүчеләр турында бара. Ул гына түгел, бала күбрәк булган саен, чыгымнар да арта. Димәк, күбрәк эшләргә кирәк, ял кыйгысымыни?
Ничек кенә булмасын, түрәләр әйтте. Ә ишле гаиләләр ишеттеме? Россия Иҗтимагый палатасы үткәргән соңгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, илдә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яртысыннан да күбрәге үзләренә тиешле социаль ярдәм чаралары турында тәгаен белми. Мәсәлән, респондентларның өчтән бере айга бер тапкыр музей һәм күргәзмәләргә түләүсез йөрү мөмкинлеге турында ишетмәгән. Ишле гаиләләрнең һәр бишенчесендә укырга кергән баланы мәктәп формасы белән тәэмин итәргә тиеш булулары турында белмиләр.
Сораштыруда катнашучыларның яртысы ул-кызлары мәктәптә бушлай туклануын әйткән. Респондентларның өчтән бере җәмәгать транспортында акча түләми. Алты яшькә кадәр балага бушлай дару алу хокукыннан илдәге ишле гаиләләрнең 15 проценты файдалана. Белгечләр, социаль ярдәм чаралары ни өчен кәгазьдә генә кала, дигән сорауга да җавап табарга тырышкан. Әйтүләренә караганда, халык арасында аңлату эшләре җитми. Белмәгәч, ярдәм дә сорамыйлар. Икенче як та гариза язарга тәкъдим итәргә ашкынып тормый.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ишле гаиләләр, барыннан да бигрәк, балалар бакчасында урын белән чиратсыз тәэмин итү, коммуналь түләүләргә бәйле ташлама кебек ярдәм чаралары сыйфатыннан канәгать. Аларны күбрәк дару белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Тиешле җир кишәрлеген ала алмыйча интегәбез, дип зарланучылар да шактый. Иҗтимагый палатада исә күп балалы гаиләләр өчен махсус җыентык әзерләргә киңәш иткәннәр. Бу эшне һәр төбәкнең үзендә башкарырга кирәк, дип тә әйткәннәр.
Башкалада яшәүче күп балалы әни Гөлназ Гыйләҗева үзләре файдалана торган социаль ярдәм чараларын бик тиз санап чыкты. “Коммуналь түләүләр өчен 30 процент ташлама каралган. Балалар бакчасы өчен түләүнең яртысын кире кайтаралар. Алты яшьтән кечкенәрәк ике сабыйның һәркайсына даруга ай саен 125 сум түлиләр. Әлеге сумма әле кайчан гына 111 сумны тәшкил итә иде, артты әнә. Сигез яшь тулгач, улыма җәмәгать транспортында йөрергә “проездной” биргәннәр иде, тик уку йортыннан киткәч, анысын кире алдылар”, – ди Гөлназ. Бәлки, җир бирерләр әле, дип тә өстәде. Казанда ишле гаиләләргә тиешле җир кишәрлеген бишәр ел буе көтәргә туры килә, ди.
“Кызым беренче сыйныфка укырга кергәндә, күп балалы гаилә буларак, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча бирделәр. Әле аның өчен дә ярты ел алдан социаль яклау бүлегенә барып, үзем гариза яздым. Бу хакта мәгълүмат җиткерүче, аңлатучы булмады. Күршеләр аша гына белдек. “Ник алдан кисәтмисез?” – дип әйткәч, социаль яклау бүлегендә: “Кануннарны кем өчен язалар соң, укыгыз”, – дип кенә җавап кайтардылар”, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Альбина Дорофеева. Социаль челтәрләрнең берсендә күп балалылар өчен төрле ташламалар һәм акцияләр турында да хәбәр итеп торалар. Мәсәлән, ишле гаиләләргә Казан зоопаркына билет бәясе очсызрак икән. Башкаладагы берничә кинотеатрда да ташлама ясыйлар, дип язганнар. Кыскасы, тырышып эзләсәң, табып була.
Күп бала тәрбияләүче әти-әниләрнең кайбер хокуклары:
– ТКХ түләүләренә 30 процент ташлама;
– Табиб рецепты буенча, алты яше тулмаган балага бушлай дарулар бирү;
– Баланы бакчада урын белән чиратсыз тәэмин итү;
– Балалар бакчасы, мәктәп, училищеда туклану өчен субсидия;
– Бушлай мәктәп формасы белән тәэмин итү;
– Мәдәни чараларны карау өчен ташлама.
Эльвира Вәлиева, “Ватаным Татарстан”