Апаста суга батып үлгән баланың әбисе фаҗига алдыннан начар төш күрә

-- Лэйсирэ

Апас районы авылларының берсендә 23 июнь көнне фаҗига була. Авылдан бер чакрым ераклыктагы чишмә буасында су коенганда 11 яшьлек Адилә Имамиева (исем-фамилиясе үзгәртелде) батып үлә. Газиз кешесенә – әнисенә аның батуын күлгә бергә килгән дуслары — 9 яшьлек малай һәм 10 яшьлек кыз кайтып әйтә.

“9 яшьлеге чыккан, 11 яшьлек кыз баткан”

– Ул сулык авылдан бер чакрым ераклыкта. Анда барган кеше дә юк. Аның өстен үләннәр, камышлар баскан. Шул тирәдә генә чишмә ага. Маллар эчерергә су булсын дип ясалма сулык – буа ясалган иде бер-ике ел элек. Балалар шунда барган. 10 яшьлек кыз суга бөтенләй кермәгән. 9 яшьлек малай белән Адилә су коенып чыгарга булганнар. Әмма малай чыга алган, Адилә юк, — диде авыл җирлеге башлыгы.

“Җансыз гәүдәсен үзебезнең авыл егете алып чыккан”

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, кызның батуы турында аңа Адиләнең әнисе хәбәр итә, коткаручылар чакыртуын сорый. Аңа кадәр ана кеше үзе суга төшеп, кызын эзләргә маташа. Әмма коткаручылар ярдәме кирәк булмый, 11 яшьлек кызның үле гәүдәсен шушы авыл егете Ринат табып, ярга алып чыга.

“Әнисе яхшы укыганы өчен телефон алып биргән булган”

– Әнисе сөйләве буенча, Адилә өйдән төш тирәсендә чыгып киткән. Бу хәл турында миңа 4 яртылар тирәсендә хәбәр иттеләр. Әнисе аңа: “Ерак китмә, озак йөрмә”, — дип калган. Адилә болай тәртипле укучы саналды. Әнисе: “Быел уку елын “4”,”5”кә генә тәмамласаң, телефон алып бирәм”, — дигән булган. Сүзендә торган. Тик Адиләгә яңа телефонның тәмен озак татырга гына язмаган, — диде авыл җирлеге башлыгы.

“Анда баручы да, сукмак та юк”

Авыл халкы бүген тирән кайгыда. Бу аларның сөйләшүләреннән үк сизенә. Мәктәп директоры да әлеге хәлне “Бик тирән кайгы, бик зур югалту” дип тасвирлады. Җәйге каникул вакытында моңарчы мондый фаҗигаләр, бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән.

— Шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә миңа: “Адилә баткан ахры” дип хәбәр иттеләр. Үлгәндер дип әйтмәделәр әле. Мин машинага утырдым да фаҗига урынына чаптым”, — диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге урынга юл да юк, анда кеше аяк басмаган.

– “Изге кое” дигән чишмә бар анда. Шәһәрдән кайтучылар меңгә бер су алып китә аннан. Ә болай анда баручы кеше юк. Сукмак та юк хәтта. Чишмә суы җыелып торсын дип күл казыганнар. Ясалма сулык була инде. Аңа җиткәнче дә саерак сулыклар бар. Әмма балалар, “Кеше күрмәсен, юкса ачуланырлар” дип, аулакка, ераккарак барган инде, — диде директор.

“Әни, су коенасым килә” дип йөргән”

Директор сүзләренчә, Адилә быел 4нче сыйныфны тәмамлаган. “4”, “5” ле билгеләренә укыган, актив укучы саналган, биергә яраткан. Конкурсларда, җәмәгать эшләрендә катнашкан. Укытучылар тарафыннан кисәтүләр алмаган. Тыныч, аралашучан кыз булган.

– Күрәчәк күзне яздыра диләр бит. Ул әнисенә ике көн алдарак: “Әни, су коенасым килә” дип йөргән. Әмма әнисе инде: “Әле көннәр дә җылынып бетмәде бит” дип каршы төшкән. Безнең районда махсуслашкан су коену урыннары юк. Үләсе көнне ул урамнан кайткан да, дөп-дөп басып, тагын чыгып киткән. Әнисе сүзләренчә, алыштырып куйган кебек булган ул бала. Сөйләшмәгән, йөзе дә караңгы булган.

Директор сүзләренчә, бу көнне Адилә авыл кырыенда яшәүче дусларына бара. Киңәшләшкәннән соң алар – 9 яшьлек малай, 10 яшьлек кыз һәм 11 яшьлек Адилә, велосипед белән, шул күлгә китәләр.

“Аркасына ятып йөзеп чыгарга маташкан”

– Ун яшьлек кызның әнисе авыл башында көтү көтә. Алар аның янына да сугыла. Бу ханым да: “Су янына бармагыз” дип әйтеп кала. 10 яшьлек кыз суга керми. Балалар сүзләренчә, Адилә күлнең уртасындарак була, малай яр читендәрәк. Ул куллары белән үз-үзенә ярдәм итеп, йөзеп чыга. Адилә аркасына ятып, тыпырчынып та караган, әмма булдыра алмаган, — ди мәктәп директоры.

Директор әйтүе буенча, балалар юньләп йөзә белмәгән.

– Безнең якларда сулыклар булмагач, мин аларны яхшы йөзәләр дип уйламыйм. Хәер, йөзә белсәң дә, суга төшүгә куырылып килгән, көзән җыерган инде аларны. Чишмә суы бит ул. Адиләне судан алып чыккан егет: “Су боз кебек”, — ди. Аның шул өстәге 5-6 см гына җылымса”, — диде директор.

Директор әйтүенчә, Адиләнең бертуган апасы бар. Ул Буа училищесының беренче курсын тәмамлаган. Әнисе беркайда да эшләмәгән, урын өстендә ятучы әтисе белән әнисен караган. Адиләнең әтисе белән әнисе аерылышкан һәм әтисе вафат булган.

– Әни кеше күңеле сизенгән инде. Ул тынычлык тапмаган бу көннәрдә үзенә. Җитмәсә, әнисе дә төш күргән. Төшенә мәрхүм авылдашы кергән. “Кызым, йә мине, йә әтиеңне алырга кайткан бугай” дип, шом салган. Өйдә урын өстендә ятучы ике авыру булганда, 11 яшьлек бала үләр дип кем уйлый инде”, — диде директор.

Адилә уку елы тәмамлангач, җәйге каникулга киткәндә, мәктәп үткәргән махсус инструктажга кул куйган. Аның нигезендә ул, елга-күл янына олылардан башка бармаска тиеш була. Әмма көчле теләк аркасында килеп чыккан саксызлык фаҗигале тәмамлана.

– Авылда, мәктәп тарихында мондый фаҗигаләр булганы юк иде. Адиләне бүген җирлибез. Бик авыр вакытлары, мәктәп коллективы акчалата ярдәм дә җыйды. Әмма Адиләне кире кайтарып булмый инде. Әнисенә бик авыр. Кызының җансыз гәүдәсен кочаклап-кочаклап елый. Акылдан язмаса ярый дип торабыз, — ди мәктәп директоры.

Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Бәйле