Түбән Камада гомер итүче Эльвира бу сүзләрне еш кабатлый. 27 яшьлек ире Риваль Нәгыймуллинның авыруы аларның матур тормышын ике өлешкә бүлгән. Моннан дүрт ел элек гаилә корган пар, кечкенә кызлары Ралинәгә сокланып, шатланып яшәгәндә, аларның ишеген кайгы җиле шакый.
Кинәттән генә Ривальнең тән тиресе үзгәрә. Моны хатыны сизеп ала. Әмма артык игътибар бирмәскә, башына начар уйлар кертмәскә тырыша.
– Быел март аенда иремнең тәне саргая башлаганын сиздем. Кунакка килгәч, әнисе дә Ривальдәге үзгәрешне күреп алды. Ирем исә бер дә зарланмады. Дөрес, кайчак эче авырткалый иде, – дип сөйли хатыны Эльвира. – Без ФГДС ясатырга булдык. Бар да тәртиптә, диделәр. Әмма туктап калмадык, тагын да тикшеренергә булдык. Кирәкле анализлар бирдек, УЗИга бардык. Аннары безне Республика клиник онкология диспансерына җибәрделәр. Алар исә Клацкин яман шеше барлыгын әйтте. Аптырап киттек. Риваль тәртипле тормыш алып барды. Сәламәтлеген кайгыртты. Гел велосипедта йөрде.
Диагноз куелганнан соң, Риваль ике айдан артык Казанда дәвалана. Әмма бернинди үзгәреш тә күзәтелми. Шуннан соң табиблар чирнең тиз таралуын, бик авыр очрак икәнен әйтә. Аларга Мәскәүгә барырга кушалар. Мәскәү табиблары кулдан килгәннең барысын да эшли. Үзләре җиңә алмагач, бавыр онкологиясен дәвалый торган чит ил клиникасын тәкъдим итәләр.
“Абыебызның шулай кинәт авырып китүе бөтенебез өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Рәмзия апа белән Равил абый да улларының авыруын авыр кичерә. Риваль абый – гаиләдә бердәнбер бала. Шуңа да ул күбрәк безнең белән, туганнан-туганннары белән аралашты. Аңа булышыр өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Интернетта ярдәм төркеме дә булдырдык. Башкача ул сумманы җыю мөмкин дә түгел. Без хәзер бер генә теләк белән яшибез. Тиешле сумма җыелып бетсен дә, Риваль абыйның авырулары юкка чыксын иде”, – дип сөйли туганнан-туган сеңлесе Регина.
Көньяк Кореядә урнашкан клиникадан җавап килгәч, Риваль әнисе белән 30 майда чит илгә юл тота. “Авыр вакытта янәшәсендә буласым килсә дә, кечкенә кызыбызны ташлап китә алмадым. Әмма әниебез анда булгач, тынычланып торабыз. Чит ил табиблары яман шешне химия терапиясе белән җиңәргә җыена. Әлегә берни дә әйтеп булмый. Барысы да Ривальнең үзеннән тора. Әгәр ул көчле даруларны кабул итә алса, яман шеш күзәнәкләрен җиңеп булачак, – дип өметләнә Эльвира. – Ирем анда булса да, дәвалану өчен тиешле сумманы җыеп бетереп булмый. Түлисе акчаны бөтенләе белән сорасалар, нишләрбез? Чит ил табиблары бездән 3 миллион сум сорады. Әлегә аның яртысын гына җыя алдык. Булышучылар күп. Бер белмәгән кешеләрдән ярдәм килә. Бар өметебез – мәрхәмәтле кешеләрдә. Ничек тә иремне шул афәттән йолып аласы иде!”
Риваль Нәгыймуллинга ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:
ЯНДЕКС.ДЕНЬГИ:
410016912904679.
QIWI КОШЕЛЕК: 79375906682.
Саклык банкы картасы:
2202200331799377
(әтисе Нәгыймуллин
Равил Рафаилович исемендә).
Телефон номеры: 7924596424 (әнисе Рәмзия Мөдәрис кызы Нәгыймуллина).
ДЕВОН-КРЕДИТ КАРТАСЫ:
4038420021921943
(Нәгыймуллин Риваль Равилевич)
Тинькоф-банк:
5213243850922442 (Риваль).
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан