Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте бүгенге кебек кызу көннәрдә эш бирүчеләргә эш сәгатьләрен кыскартырга тәкъдим итә. Бигрәк тә бу эш урыннарында комфортлы уңайлыклары, чкондиционерлары булмаган, хезмәте авыр булган категория эш ияләренә кагыла.
«СанПиН таләпләре буенча, офистагы температура 28,5 градустан артса, эш вакыты бер сәгатькә, 29 градустан югары күтәрелсә — ике, 30,5 градустан артып китсә — дүрт сәгатькә кыскартылуы киңәш ителә», дип хәбәр итә Рострудның матбугат хезмәте.
Шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш бирүчеләргә хезмәт урыннарында уңайлыклар булдырып, эш вакытында тәнәфесләр ясауны тәкъдим итә, чиста су һәм аптечкада мондый чорда актуаль булган тиешле медикаментларның тәэмин ителешен тикшерергә йөкли.