Баласын КФУга укырга кертүче әти-әниләргә түләү бәясе билгеле

-- Лэйсирэ

КФУның рәсми сайтындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 1нче курска керүчеләргә кимендә 120 мең сум түләргә туры киләчәк. Дөресрәге, аларның әти-әнисенә.

Иң кыйммәт белгечлек, узган елдагыча, культурологиядә, шулай ук дизайн, «техник физика» «нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника». Әлеге дүрт белгечлектә дә бер үк бәя – еллык түләү 193500 сум. Икенче урында – икътисадчылар һәм юристлар – 165360 сум. Өченче урында – «нефтьгаз эше», геология белгечлекләре – 162240 сум. Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге сайлаучыларга аз гына арзанрак – 160980 сум.

Педагогик белем алырга теләүчеләргә 122460 сум. Филологияне сайлаучылар бераз күбрәк түли: 132540 сум.

Магистратурада уку бәяләре белем алу теленә карап та үзгәрә

Әйтик, радиофизика белгечлегенә (рус телендә) бер ел уку өчен 146160 сум, ә инглиз телендә белем алырга теләүчеләргә — 282000 сум.

Геологиядә – 166380 сум (рус телендә), 282000 сум (инглиз телендә).

Биологиядә дә аерма шушы чама. Гомумән, инглиз телендә белем үзләштерү бәяләрне ике тапкыр арттыра.

Теш табибы һөнәре алу элек-электән кыйммәткә төшә иде. Хәзер дә шулай. Магистрлар өчен – еллык уку 183300 сум. Ә инглиз телендә — 468000 сум.

Педкөллияткә укырга керергә теләүчеләр игътибарына!

Казан педкөллиятендә бер ел уку – 28.000 сум тора. Районнарда күпкә арзанрак. Чистай педкөллиятендә, мәсәлән, бер ел уку — 14.000 сум

Автор: Нурия ӘЛМИЕВА, Мәгариф

Бәйле