4 айлык баланы үтергәнче кыйнап, ишек төбенә чыгарып аталар

-- Лэйсирэ

Башкортстан прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата дүрт айлык баланы үтерүдә гаепләү белдергән. Бу хакта Башинформ яза.

Әти-әнисе балаларын әбиләре карамагында калдырып, үзләре эш белән Магнитогорск шәһәренә юл тота. Ләкин әбидә бала карау уе булмый, ул йортка танышын чакырып кәеф-сафа корып утыра.

Салмыш ир сабый бала елавына түзмичә баланы кыйнап ташлый. Аннан йортның баскыч төбенә чыгарып ата. Дүрт айлык бала җитди җәрәхәтләр алып гмере өзелгән. Әти-әниләренең үтенече буенча хәл белешергә дип кергән күршеләре ишек төбендәге мәеткә тап була.

Ир-ат үзенең гаебен танымаган. Тикшерү дәвам итә.

Бәйле