Татарстанда юл һәлакәтендә 6 кеше имгәнә: арада 7 яшьлек бала бар [видео]

-- Лэйсирэ

Казан янындагы юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Шулар арасында җиде яшьлек бала да бар. «Татар-информ» агентлыгында бу урыннан видео барлыкка килде.

Авария Идел аша күпер тирәсендә «Малиновка» контроль постыннан ерак түгел урында булган. Татарстан номерлары булган «Киа» джибы һәм Ямал-Ненец округыннан килгән «Опель» иномаркасы кара-каршы бәрелешкән. Ике машина да җитди җимерелгән.

Авариядә имгәнгән кешеләрнең барысын да 12нче хастаханәгә илткәннәр.



Татар-информ

Бәйле