Диләрә Илалетдинова Казан зоопаркын түгел, ә башка шәһәрнекен тәкъдим итә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Бүген татар эстрадасы җырчысы Диләрә Илалетдинова якыннары белән бергәләп Татарстанга чиктәш Удмуртия башкаласы Ижау зоопаркында хозурланып йөргән. «Кемнәр генә юк биредә! Исем китте, вольерларда тәртип, чиста! Барыгызга да Ижау зоопаркын барып күрергә киңәш итәм» дип яза җырчы аккаунтында.

Иң кызыгы, халык арасында әлеге зоопарктагы таш бүре сынын, ә төгәлрәк әйтсәк, аның тәпиен сыйпасаң, бөтен хыялларың тормышка аша дигән риваять йөри икән. «Сыпырып карадык», ди артист.

Кем белә, бәлки бу кызуда Әлмәттән Удмутиягә кадәр 4 сәгать буе барган Диләрә зоопаркка нәкъ шуның өчен килгәндер дә?…

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий