Пермь якларыннан ул. Барда районының Танып авылында туып-үскән кызга нибары 23 кенә яшь булса да, инде үз тамашачысын табарга өлгерде. Үзен тулысы белән җырга багышлау өчен театр училищесында укытуын да ташлаган. Анда ул вокал дәресләре бирә иде.
– Чулпан, җырчы буларак бүген үз урыныңны табу авырмы?
– Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Аннан, тамашачының да таләпләре үзгәреп тора. Көчле тавыш белән генә түгел, ниндидер шоу, сәхнә бизәлеше белән дә шаккатырырга кирәк бит хәзер халыкны.
– Синең тавышны Әлфия Авзалованыкы белән чагыштыралар…
– Моның белән горурланам. Начар кешенеке белән чагыштырмыйлар бит. Тик махсус Әлфия апага охшарга тырышып җырламыйм. Ничек бар – шулай килеп чыга.
– Синең тамашачың күбрәк өлкән буын кешеләре. Яшьләр өчен дә иҗат итәргә теләмисеңме?
– Яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәген аңлыйм. Әмма бу тагын шул финанска барып төртелә. Күп клиплар, ротация кирәк.
– Интернетта әти-әниең турында еш кына җылы сүзләр язасың…
– Әти белән әни минем өчен дивар кебек. Авыр вакытларымда алар гына ярдәмгә килә. Мине һәрвакыт Казан үзенә тартты. Әти-әнием моны аңлап яшәде, “кызларыбызны кеше итәбез” дип, туган якларын калдырып, 2010 елда безнең белән Казанга күченделәр. Әлегә кадәр ярдәм итеп торалар. Концертлар белән чыгып киткәндә улымны әнием карый. Әти-әни белән бер фатирда яшибез. Әле дә хәтерлим, улымны тапкан вакытта әни көнгә өч тапкыр җылы ризык пешереп алып килә иде. “Бала тапкач ашый алмыйсың” дип кило-кило җиләк, черешня ташыды…
– Әти-әниең кайсы өлкә кешеләре?
– Әтием 30 ел колхоз рәисе булып эшләде. 68 яшендә булса да, әле дә тик утырмый. Казан янындагы Царицыно бистәсендә җир алып, зур йорт салдык. Төзелеш эшләре белән әти мәш килә. Әнием кияүгә чыкканчы, биш ел филармониядә хезмәт куйган. Шулай ук җырчы. Минем концертларда да чыгыш ясый.
Әти-әнисе һәм улы
– Бертуганнарыңнан кемнәр бар?
– Сеңлем. Быел театр училищесын тәмамлый.
– Туган якларга кайтасызмы? Төп йортыгыз исәнме?
– Бик сирәк кайтабыз шул. Төп йорт буш тора.
– Ирең белән бер авылдан булгансыз икән. Аерылышуыгыз турында сөйләшәбезме?
– Гафу итегез, ул темага кагыласым килми…
– Балачагың нәрсә белән истә калды?
– Үземне белгәннән бирле әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермәскә дип яшәдем. Күп һәм тырышып укыдым. Үз теләгем, үз ихтыярым белән. Олимпиада, конкурсларда гел актив катнаша идем. Ике музыка мәктәбен тәмамладым. Башта баян, соңрак вокал классын. Быелгы концертымда баянда уйнап бер җыр да җырладым. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Дөресен генә әйткәндә, башка балалар кебек урамда уйнап йөргәнемне хәтерләмим.
– Нинди җырлар тыңлыйсың?
– Татар җырларын бик тыңламыйм. Машинада йөргәндә үземнең җырларны кабатлап йөрергә яратам. Ә болай Филүс Каһиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Әлфия Авзаловаларның иҗатына гашыйкмын.
– Күңелеңә авыр булганда ничек бушанасың?
– Иң зур куанычым – улым Солтан. Аны кочакласам, бөтен борчулар юкка чыга. Икенчедән, җыр, сәхнә бөтен авыртуларны бетерә. Үземне сәхнә өчен туганмындыр дип саныйм. Бер көн җырламый торсам да авыр. Салкын тидереп, өч көн өйдә ятарга туры килде, шундый кыен булды.
Улы белән
– Холкың нинди?
– Җиңел түгел. Туры әйтә торган кеше, усаллыгым да бар. Бәлки бу холыкны үзгәртергә дә кирәктер. Ләкин табигатем шундый, бернишләп булмый.
Нәзилә Хуҗина, Акчарлак