26 июнь Чистайның “Кама” яр буенда үткән чыгарылыш кичәсендә дискотекада сүгенүле җырлар яңгыратканнар. Балалар үзләре аны-моны дәшмәсә дә, ата-аналар ачыктан-ачык ризасызлык белдерә, дип яза “Чистопольские известия”.
– Плейлисттагы җырлар бернинди кысага сыймый. Колакларга кадәр кызардык. Моның өчен җаваплы кеше бардыр бит? – дип ата-аналар.
Бәйрәм үткән, ә канәгатьсезлек әле дә дәвам итә.
–
–